2023 елда Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 169 мең укучыны кайнар төшке аш белән тәэмин иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 9 меңгә күбрәк. Департамент тарафыннан 76,8 мең башлангыч сыйныф укучысы, югары сыйныф укучыларының ташламалы категориягә караган 18 проценты, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бушлай туклану оештырылган. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә предприятиенең генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.
«Көн саен 300 мең баланы һәм казанлыларны, күршеләребезне һәм шәһәр яны районнарын ризык белән тәэмин итү – зур тырышлык һәм җаваплылык сорый торган хезмәт. Сез аны уңышлы башкарасыз, – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин. – Шушы еллар эчендә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шәһәр тормышы өчен зур әһәмияткә ия предприятиегә әверелде. Сез сыйфат һәм сан ягыннан үсүегезне дәвам итәсез, күп кенә катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашасыз».
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, квалификацияле кадрлар җитмәү кыенлыклар тудыра. Проблеманы хәл итү өчен предприятие белгечләрне, стандарт булмаган ысуллар кулланып, үзе укыта, бу команданың һәм аның җитәкчелегенең югары профессиональлеге турында сөйли.
Рима Мөхәммәтшина чыгышыннан күренгәнчә, муниципаль бюджет акчалары хисабына югары сыйныф укучыларының 18% ы туклана – алар ташламалы категориягә керүчеләр. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле укучылар мәктәп ашханәләрендә ике тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә.
«Без моңа аңлы рәвештә килдек. Ел саен, бюджет кабул иткәндә, шуның өчен тавыш бирәбез, балаларыбызга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Барысы да сәламәт булып үссеннәр, балачактан ук сәламәт тукланырга өйрәнсеннәр», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шулай ук департамент Казанның балалар бакчаларында тәрбияләнүче 74,6 мең сабыйны, республиканың биш районында 23,6 мең мәктәп укучысын һәм ун районда мәктәпкәчә яшьтәге 23 мең баланы ризык белән тәэмин иткән. Моннан тыш, шәһәрнең җиде хастаханәсендәге 4,8 мең пациент өчен туклану оештырылган.
Узган елның июнь аеннан предприятие хәрби госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр өчен таблет-туклану оештыра башлаган. Рима Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, таблет-туклану – ул махсус регламент буенча алты тапкыр ашату.
2023 елда департамент лабораториясе тарафыннан продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшерү өчен 232,6 мең анализ ясалган. Аның нәтиҗәләре буенча 661,5 тонна чимал яраксызга чыгарылган.
Азык-төлекнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан лаборатория белгечләре Казан һәм Татарстан балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә 1,2 мең тапкыр чыккан. Санитария хезмәте хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә 900 тапкыр булганнар, анда санитар нормаларның һәм кагыйдәләрнең, техник регламентларның үтәлешен тикшергәннәр, персонал өчен укулар оештырганнар.
Моннан тыш, узган ел Тула урамы, 56 йорт адресы буенча урнашкан бинадагы бүлмәләрне үзгәртеп планлаштыру һәм капиталь ремонтлау гамәлгә ашырыла башлаган. Проект-смета документларын эшләүгә килешү төзелгән. Демонтаж эшләре өлешчә алып барыла инде.
«Кайнар ризык һәм камыр ашлары әзерләнә торган цехларның мәйданнарын үзгәртеп планлаштыру комбинаттагы кайнар ризык цехының куәтен 1,5 тапкырга арттырачак, шулай ук хезмәт шартларын яхшыртырга: җитештерү персоналы өчен яңа киенү-чишенү һәм душ бүлмәләре төзергә мөмкинлек бирәчәк. Ремонт эшләре бинаның офис өлешендә дә планлаштырыла», – диде предприятиенең генераль директоры.
«Департаментны модернизацияләү төп эш белән параллель рәвештә алып барыла. Проблема шунда ки, җәйге каникуллардан кала, эш циклын бер көнгә дә туктатып булмый. Мәктәп лагерьлары эш күләмен күпкә арттырмаса да, бу барыбер өстәмә йөкләнеш. Җитештерү циклының өзлексез дәвам итүенә карамастан, модернизацияләү гамәлгә ашырыла», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.