Чехов
базарын реновация көтә – төп бинаны торгызачаклар, ә янәшәдә сәүдә рәтләре һәм
галереялар белән күпфункцияле мәйдан барлыкка киләчәк. Киңлекне яңарту проектында
архитекторлар урын тарихын исәпкә алганнар һәм заманча «фишкалар» өстәгәннәр.
Реконструкция проектын шәһәр мэрына
архитектор Олег Маклаков тәкъдим итте. Ул Чехов базары
киңлегенең берничә өлешкә бүленәчәген сөйләде: төп бина, сәүдә рәтләре һәм
галереялы күпфункцияле ишегалды. Төп чатырны торгызу
планлаштырыла, эчтә сәүдә алып барылачак. Артта яңа киңлекләр – ике катлы сәүдә
рәтләре барлыкка киләчәк, алар СССРда булган павильоннарны
хәтерләтәчәк.
Бер
катлы галереялы күпфункцияле эчке мәйдан Чехов базарының
үзенчәлеге булып торачак. Аны сәүдә өчен генә түгел, ә чаралар үткәрү өчен дә
кулланырга мөмкин булачак. «Без киңлекне куллану сценариеның дүрт вариантын
тәкъдим итәбез, ләкин күбрәк тә булырга мөмкин. Конструктор кебек төрле
фигураларга җыела торган урам мебельләре исәбенә мәйданчыкта фуд-корт, лекторий
оештырырга, ярминкәләр үткәрергә һәм бәйрәмнәрне, мәсәлән, Яңа елны билгеләп
үтәргә мөмкин», – дип сөйләде Олег Маклаков.
Эчке
ишегалдында чатыр урнаштыру мөмкинлеге каралган. Сүз уңаеннан, 1980 елларда
әлеге урында шундый ук конструкция булган. Чатырда лекцияләр, презентацияләр
яки башка активлыклар үткәрү планлаштырыла. Олег Маклаков чатырны теләсә кайсы
вакытта җыеп алып куярга мөмкин булачак, дип җиткерде.
Моннан
тыш, сәүдә рәтләренең һәм эчке мәйданнарның түбәләре актив
кулланылачак. Аларны үсемлекләр белән бизәргә ниятлиләр.
Чехов
базары – ике җәмәгать киңлеге (Аксенов бакчасы һәм Медицина хезмәткәрләре
скверы) арасындагы яшел элемтәнең аерылгысыз өлеше. Базар бу эспланаданың үзәге
булып санала. Шуңа күрә территорияне яшелләндерү һәм җәяүлеләр маршрутларын
формалаштыру мөһим. Шул чакта гына бердәм киңлек барлыкка киләчәк.
Архитекторлар
машина йөртүчеләр турында да онытмаган – автомобильләрне эчке ишегалды һәм
сәүдә галереялары территориясе астында барлыкка киләчәк җир асты паркингында
яки базар периметры буенча төзелгән муниципаль парковкаларда калдырырга мөмкин
булачак.
Концепцияне
төзүчеләр күп яктан тарихка таянган: 1966 елда ук Чехов базары урынында сәүдә
рәтләре урнашкан. Соңрак аларны сүтәләр, ә 1980 елда типик павильон төзиләр.
Территория сәүдә өчен ачык мәйданчык була.
Илсур
Метшин мондый позиция киңлекне җәлеп итү
ноктасы итәргә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
«Чехов
базары – безнең азык-төлек базары тарихы гына түгел, ә шәһәр үзәгендәге яраткан
урын да. Без авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен генә түгел, ә бизнес өчен дә,
авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә, иң мөһиме шәһәр халкы өчен дә яңа җәлеп
итү ноктасы ясыйбыз», – диде шәһәр башлыгы.
Ул
дизайн-проектны хуплавын җиткерде: «Башкалага һәм шәһәрлеләргә Чехов базарын
хезмәт күрсәтү һәм сәүдәнең бөтенләй башка дәрәҗәсендә кайтарыр өчен, аны
тизрәк тормышка ашыруга өметләнәбез».
Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе зур роль уйнаган проект алга таба Татарстан рәисе
каршындагы тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча
ведомствоара комиссия утырышында карап тикшереләчәк.
Камилә
Вилданова