Аномаль кар Казанны тынычлыкта
калдырмый: февраль башыннан шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 95% ы яуган.
Коммуналь хезмәтләр соңгы өч атнада һава торышы нәтиҗәләре белән көрәшүне дәвам
итә. Төп магистральләрне беренче чиратта чистартудан соң йорт яны
территорияләрен, квартал эчендәге юлларны һәм поселок юлларын җыештыруга басым
ясала. Казан мэры Илсур Метшин поселокларда эшне көчәйтүне,
ничек булса да җәмәгать транспорты уза торган юлларны чистартуны таләп итте һәм
озакка сузылган кар чистарту эшен аңлатты.
Шул
ук вакытта Илсур Метшин ишегалдында карны җыю шәһәр халкының бурычы түгеллеген
ассызыклады. Әлеге эшне идарәче компанияләр хезмәткәрләре башкарырга тиеш, ләкин
аларга бу җиңел бирелми.
«Без
тагын бер тапкыр кабатлыйбыз: бу стихияле афәт, кар штормы. Ишегалды янса,
күршеләр янгын сүндерүчеләр сүндерергә тиеш дип тормыйлар, барысы да чыга һәм
ярдәм итәләр. Әлеге өч атна дәвамында яуган кар шундый ук булды. Әлеге сынауны
узарга ярдәм иткән барлык битараф булмаган кешеләргә, шәхси торак төзелештә
яшәүчеләргә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Шәхси секторда яшәүчеләр
ишегалларын көрәкләре белән чистарталар. Бу – аларның бурычы, алар моны аңлый»,
– диде Илсур Метшин.
Илсур
Метшин шулай ук түбәләрдә, бигрәк тә авыш түбәләрдә җыелган карны искә төшерде.
Ул район администрацияләре башлыкларына торак-коммуналь хуҗалык комитеты һәм
идарәче компанияләр белән берлектә хәлне күзәтеп торырга һәм бу урыннарны
чистартуны контрольдә тотарга кушты.
«Бу
карлы кышның барлык дәресләре өйрәнеләчәк. Нәтиҗәдә, башкарма комитетның барлык
структуралары, район башлыклары, подрядчылар, идарәче компанияләр, шулай ук
шәһәр субъектлары өчен алгоритмнар язылган камилрәк кар чистарту системасы
буенча тәкъдим булырга тиеш. Ничек кенә арсак та, шәһәрне кардан чистарту
темпларын киметергә ярамый. Кешеләр бездән хәлне яхшыртуны көтә. Тиздән аяз
һава торышы булачак, бу безгә үз өстебезгә алган бурычларны үтәргә мөмкинлек
бирәчәк», – дип белдерде Илсур Метшин.
Совет районында ишегалларының 92% ы һәм күпфатирлы
йортлардагы авыш түбәләрнең 60% ы чистартылган
Көн
саен Совет районының юлларын һәм ишегалларын җыештыруда 270 берәмлек техника
кулланыла, шуларның 41 е – квартал эчендәге юлларда, 39 ы – поселокларда.
Район
ишегалларын 396 урам себерүче чистарта. Аларның көче белән йорт яны
территорияләренең 92% ы чистартылган. Ә 18 бригада күпфатирлы йортлардагы авыш
түбәләрнең 60% ын тәртипкә китергән. Халык кар чыгару эшен җайлаган йортлардан
кышкы чорда 32 мең тонна тирәсе кар чыгарылган, дип хәбәр итте администрация
башлыгы Роман Фәтхетдинов.
Юлларда
253 кеше кар чистарта. Сезон дәвамында урам-юл челтәреннән 245 мең тонна кар
чыгарылган, бу узган кышка караганда, бер ярым тапкырга күбрәк. Әмма өченче
категорияле юлларны – торак массивлардагы юлларны җыештыру халыкны борчыган төп
проблема булып кала. Мондый территорияләрдән карны чыгару каралмаган, шуңа күрә
аны урамнарда саклыйлар, бу юлның тараюына китерә һәм автомобильләр йөрүен
кыенлаштыра.
Әлеге
проблеманы хәл итү өчен Совет районы администрациясе үз йортларының барлык
нечкәлекләрен белгән кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. «Без мондый
практиканы башка поселокларга да кертә башлыйбыз, чөнки бу кар чистарту эшен
тизрәк һәм нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Роман
Фәтхетдинов.
Шулай
ук контейнер мәйданчыкларына керү юллары чистартылган. Совет районында аларның
саны – 634. Чүп чыгару план режимында алып барыла, әмма парковка аркасында
гаризаларны үтәмәү очраклары булгалый.
Роман
Фәтхетдинов сөйләвенчә, район администрациясе вакытлыча кар туплау өчен яңа
урыннар исемлеген төзегән, чөнки бар булган өч урын тулган диярлек, ә ике кар
эретү пункты үз эшчәнлекләренең иң югары ноктасында эшли.
Вахитов һәм Идел буе районнарының ишегалды
территорияләре 87% ка чистартылган
Вахитов
һәм Идел буе районнарының 1107 ишегалды территориясендә кар җыю өчен
кулланылган техника саны тиз арада ике тапкыр арттырылды. Бүгенге көндә
ишегаллары 87% ка чистартылган. Эшләрне якын көннәрдә тәмамлау планлаштырыла,
дип хәбәр итте администрация башлыгы Альберт Салихов.
Соңгы
айда район территорияләреннән кар эретү станцияләренә һәм коры чүплекләргә 300
мең тонна кар чыгарылган, бу узган елгы күләмнең 83% ын тәшкил итә. Чистарту
эшләренә 310 юл эшчесе һәм 425 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Район
администрациясе башлыгы кар җыю урыннары булмаган йортларда яшәүчеләргә
мөрәҗәгать итте: «Яшел зоналар һәм кар җыю урыннары булмаган кечерәк йортларда
яшәүчеләрдән, Вахитов районының 15 нче йортындагы кебек, карны чыгару турында
карар кабул итүләрен сорыйбыз». Ул шулай ук чүп чыгару проблемасына игътибар
итте – 998 контейнер мәйданчыгының тагын 19 ын чистартырга кирәк. «Бүген без
аларны тулысынча тәртипкә китерә алырбыз дип ышанам», – диде район
администрациясе башлыгы.
Альберт
Салихов 53 йортны кардан чистартуда катнашкан 500 кешегә рәхмәт белдерде, шулай
ук идарәче компанияләрнең урам себерүчеләргә ярдәмгә чыккан 80 хезмәткәренең
эшен билгеләп үтте.
Вахитов
һәм Идел буе районнарында да түбәләрне боздан чистарту буенча эш башкарыла. Көн
саен 50 эшче 30 дан артык йорт түбәсен чистарта.
Киров һәм Мәскәү районнарында каты көнкүреш калдыклары
мәйданчыкларының 96% ы чистартылган
Киров
һәм Мәскәү районнарында идарәче компанияләр тарафыннан 1131 ишегалды, каты
көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына керү юлларының 96% ы кардан чистартылган,
шулай ук 659 авыш түбәдән боз төшерелгән. Көн саен ишегалларында 552 җыештыручы
һәм 30 берәмлектән артык техника эшли, өстәмә рәвештә 23 машина җәлеп ителгән.
Хакимият башлыгы Сергей Миронов сүзләренчә, төп проблема – кар
җыю өчен урыннар булмау.
Узган
атнада Киров һәм Мәскәү районнары территорияләреннән 45 мең тонна кар
чыгарылган. Көн саен урам-юл челтәрен җыештыруга 240 берәмлектән артык техника
һәм 200 эшче җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан кар эретү станцияләренә һәм
коры чүплекләргә 248 мең тонна кар, яки 16 меңнән артык КамАЗ җибәрелгән.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында урамнарның 70%
ы чистартылган
Бер
атна эчендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясеннән 19 мең тонна
кар чыгарылган. Көн саен уртача 220 берәмлек махсус техника кулланыла. 150
тонна реагент һәм 645 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылды, дип хәбәр итте
администрация башлыгы урынбасары Артур Мөхәммәтшин.
Поселок
урамнарын чистарту эше көчәйтелгән режимда бара, хәзерге вакытта 70% ы
чистартылган. Башка районнардагы кебек үк, эшчеләр өченче категорияле юлларны
чистарту проблемалары белән очраша. «Бу күләмдәге кар су басу куркынычы тудыра.
Су басуга каршы чаралар үткәрүгә лимитларны арттыру карарларның берсе булып
тора», – дип тәкъдим итте Артур Мөхәммәтшин.
1229
йорт яны территориясенең 1124 е чистартылган, бу 91% тәшкил итә. Көн саен 659 урам
себерүче, 75 берәмлек махсус техника һәм 38 кече механизация машинасы җәлеп
ителгән. 14 бригаданың 42 кешесе 343 авыш түбәдән карны төшергән – бу
районнардагы түбәләрнең гомуми санының 80% ы. Контейнер мәйданчыкларына
килгәндә, алар 95% ка чистартылган. Калган каты коммуналь калдыклар бүген
чыгарылачак.
Исегезгә
төшерәбез, район администрацияләрендә һәм идарәче компанияләрдә кар җыю буенча
кайнар линияләр эшли. Мөрәҗәгатьләрне «Минем Казаным» @kznhelpbot чат-боты
аша, «Ачык Казан» сайтында, торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында да кабул
итәләр: +7(843)223-19-22.
Камилә
Вилданова, Диләрә Гафурова