2023 елда
муниципаль заказчылар 10,8 млрд сумнан артык суммага 1192 конкурентлык
процедурасы игълан иткән, 2022 ел белән чагыштырганда сатып алулар күләме 8% ка
арткан. Муниципаль сатып алуларда, унитар предприятиеләр һәм акционерлык
җәмгыятьләре сатып алуларында гомуми экономия 1,6 млрд сумга җиткән. Бу хакта
Казан Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә конкурентлык сәясәте һәм сатып
алулар буенча дирекция башлыгы Илшат Сәлимҗанов хәбәр итте.
«Сатып алуларда 1,6 млрд
экономияләү – бу яхшы нәтиҗә, бюджетта калган һәм безнең көнүзәк бурычларны хәл
итүгә юнәлдерелгән акча, – дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин. – Нәкъ менә
шуның өчен без үз вакытында конкурентлык сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекция
булдырдык. Бүген ул муниципаль учреждениеләргә һәм предприятиеләргә акчаны
экономияләргә генә түгел, ә бу акчаны акыл белән сарыф итәргә, гаризаларны
дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итә».
Моннан тыш, кече һәм урта эшкуарлык
субъектларыннан сатып алулар саны ике тапкырдан артык артты. Барлыгы 3 млрд
сумлык 900 дән артык сатып алу процедурасы игълан ителде. «Бу иң беренче
чиратта Казанның кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү», – дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.
Шул ук вакытта 2023 елда торгларның
потенциаль катнашучылары ягыннан шикаятьләр саны 80% ка кимегән – бары тик дүрт
мөрәҗәгать килгән. «Конкурентлы процедураларны үткәрүнең югары сыйфатын
билгелим, меңләгән процедуралар белән потенциаль катнашучылардан нибары дүрт
шикаять – бу күрсәткеч нәтиҗә», – диде Илсур Метшин.
Илшат Сәлимҗанов сөйләвенчә, 2023
ел нәтиҗәләре буенча конкурент процедураларында катнашучыларның уртача саны
элекке дәрәҗәдә сакланып калган һәм 2,7 тәшкил иткән. Барлык гаризаларның кире
кагылганнарының өлеше 6,8% ка кадәр кимегән. Потенциаль тәэмин итүчеләр
арасында югары конкуренцияле сатып алу торгларында катнашучылар саны 21 гә
җиткән.
Дирекция заказчыларга килешүнең
башлангыч бәясен оптимальләштерү, объектка таләпләрне төзәтү, сатып алу күләме,
тәэмин итү шартлары һ.б. буенча тәкъдимнәр бирә. Узган елда гомуми күләме 28,8
млрд сум булган 14 меңнән артык гариза каралган, бу 2022 ел белән чагыштырганда
53% ка арткан. Сатып алулар күләме арткан, шул исәптән инженерлык челтәрләрен
модернизацияләү һәм шәһәр җәмәгать транспорты паркын яңарту хисабына.
Шулай ук дирекция бюджетта элек
исәпкә алынмаган планлаштырылган чыгымнарның нигезлелеген анализлый. Узган елда
421 млн сумлык 130 проект каралган, нәтиҗәдә чыгымнар 123 млн яки 29% ка
кимегән.