(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче
декабрь, Диләрә Гафурова). Бүген «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш
форумында Казан Мэры Илсур Метшин «Мәктәпкә юл» пилот проекты башлануы
турында игълан итте. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен белем бирү учреждениеләренә
бару маршрутларында куркынычсыз һәм уңайлы мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр башлыгы район башлыкларына проектны киләсе елда сынау режимында эшләтеп
җибәрергә кушты.
«Минем, Мэр
буларак, һәм безнең команданың гамәли бурычы бар – форумда киләсе елга шәһәрдә
гамәлгә кертелергә мөмкин булган карарларны табу. Мин «Мәктәпкә юл» проектында
зур потенциал күрәм. Аны әлегә пилот вариантында – шәһәрнең һәр районында
шундый бер проект буенча тормышка ашырырга тәкъдим итәм. Район башлыкларына
мәктәпләргә, ата-аналар комитетларына һәм балаларга шушы тәкъдим белән
мөрәҗәгать итәргә кушам. Безгә балаларның әлеге проектта актив катнашуы бик
мөһим. Һәм иң зур кайтаваз булган җирдә без әлеге проектны гамәлгә кертәчәкбез»,
- дип белдерде Илсур Метшин.
Проектны тәкъдир
итү «Мәктәпкә юл: бергә атлау күңелле» пленар сессиясендә узды, аның модераторы булып шәһәрнең баш
архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар «STEP.
Транспорт карарлары» дигән компаниянең тикшеренүләре буенча фикер алыштылар,
аның барышында экспертлар 132 нче һәм 103 нче мәктәп укучыларының мәктәп
маршрутларына анализ ясаганнар. Мәгариф учреждениеләре Казанның Яңа Савин
районының 25 нче кварталында урнашкан. Бу территориянең үзенчәлеге шунда ки, ул
күп катлы торак төзелешнең функциональ зонасында урнашкан һәм транспорттан
югары дәрәҗәдә файдалана алырлык.
Якын-тирәдәге
территорияләрне анализлаганда, белгечләр төп проблемаларны билгеләде. Алар
арасында – квартал эчендәге юлларда тротуарлар булмау, хаотик парковка, мәгариф
учреждениеләренә илтүче иң кирәкле сукмакларда каты япма булмау. Илсөяр
Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, мондый каршылыклар Казанның барлык мәктәп
маршрутларында да диярлек очрый. «Балаларның популяр маршрутларын анализлаудан
чыгып, аларның иминлеген үзебез тәэмин итә алабыз, әмма киңлекләрне без уртак
тырышлык белән генә үзгәртә алачакбыз», – дип билгеләп үтте ул.
«STEP. Транспорт
карарлары» компаниясенең үсеш буенча директоры Алексей Смирнов квартал
киңлеген оештыру мисалында проблеманы хәл итү өчен дүрт кейс бирде: җәяүлеләр
маршрутлары системасының база берәмлеге буларак транзит элемтә булдыру, ял итү
өчен кечкенә типлаштырылган урыннарны кертеп транзит элемтә оештыру, покет-парк
яки «кесә» паркын ачу, шулай ук халык өчен яссы паркинг төзү. Шулай итеп,
проблемалы территориядә укучыларның куркынычсызлыгын һәм хәрәкәт итүен тәэмин
итеп кенә калмыйча, алар өчен рекреацион зоналар да булдырырга мөмкин булачак.
«Узган гасырда
проектлаштырганда кулланылган автомобильләрне урнаштыру принциплары һәм
гамәлдәге төзелешләр юл хәрәкәтен оештыру нормаларына туры килергә һәм машина
йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең үзара күренеп торуын тәэмин итәргә мөмкинлек
бирми. Әлбәттә инде, боларның барысын да үзгәртергә мөмкин һәм кирәк», - дип
ассызыклады Алексей Смирнов.
«Мәктәпкә юл»
проектының төп идеясе – үсеп килүче буынны аларның көндәлек маршрутын проектлау
процессына җәлеп итү. «Мәктәпкә юл» проектының баш архитекторы, «ФА-САД»
студиясенә нигез салучы һәм педагог, Россия архитекторлар берлеге әгъзасы Валерий
Салихов балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшне оештыруның мөһимлеге
турында тулырак сөйләде.
Шәһәр Мэрына
мәктәп җәяүлеләр маршрутларын төзекләндерүгә кагылышлы ике схема тәкъдим
ителде. Проектларда төсле юллар, индивидуаль яктырту, махсус өслек, шулай ук
җир өсте корылмалары ярдәмендә җәяүлеләр хәрәкәтенең куркынычсыз планын оештыру
каралган. Мисал итеп Валерий Салихов «ФА-САД» студиясеннән аждаһа фигурасы
рәвешендә шоссе аша җәяүлеләр күпере булдыру концепциясен тәкъдим итте.
Валерий Салихов
сүзләренчә, мәктәп маршрутларын төзекләндергәндә, укучыларның яшен исәпкә алу
мөһим. Мәсәлән, кече сыйныф укучылары мөстәкыйль түгел, шуңа күрә алар өчен
истә калырлык юллар булдырырга кирәк. Урта мәктәп укучыларында төрле юл киртәләре
кызыксыну уятачак, ә югары сыйныф укучыларының мәктәп маршруты рациональ
рәвештә тикшерелергә тиеш. Шул ук вакытта идеяләрне балалар үзләре тәкъдим итә
ала, мәктәпләрдә иң яхшы кече архитектура формалары, арт-объектлар, навигация
элементлары, дизайн элементларына һ.б. конкурслар оештыру җитә. Шулай итеп,
архитекторларның профессиональ мохите үсеп килүче буын фикерен исәпкә ала
алачак.
«Асылда без
проект эшчәнлеге белән түгел, ә социологик тикшеренү белән шөгыльләнәбез. Болар
барысы бергә зур, глобаль проектка әверелә – бөтен мәгънә шунда. Безнең төп
максатыбыз – «Мәктәпкә юл» мисалында катнаш проектлауга балаларны җәлеп итү
мөмкинлеген күрсәтү», - дип билгеләп үтте проектның баш архитекторы.
Исегезгә
төшерәбез, «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 нче
декабрьдә уза. Зур урбанистик конгресста чит ил делегатлары, шул исәптән эре
шәһәрләр мэрлары, архитекторлар, урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр
катнаша. Форумда Россиядән 200 дән артык спикер, БРИКС илләреннән – Кытай, Иран,
Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән – барлыгы 5 меңнән артык эксперт
катнаша. Шулай ук Катар һәм Төркия вәкилләренең визиты планлаштырылган.
Форумның «Милли үзенчәлекне чагылдыру» дигән төп темасы аның барлык төп
трекларында да ачыла. Программада – шәһәрләрне үстерү һәм аларның уникаль кодын
саклау стратегияләре белән бәйле халыкара кейслар турында фикер алышу һәм
тәкъдир итү, креатив кадрларны җәлеп итү, регионнар һәм табигый территорияләр
үсешенә эре транспорт проектларының йогынтысы, җитештерү биналары һәм зоналары
редевелопменты һәм башкалар.