(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь. Диләрә Гафурова). Бүген «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумының йомгаклау көнендә Казанда иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше проекты смотр-конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Алар гараж комплексы проекты белән «ПРОГРЕССПРОЕКТ» ҖЧҖ, «Арт-СтройДом-2» һәм «А+Р Проект»ының Достаевский урамындагы торак комплексы, «Трансюжстрой» һәм «АКСИОМ Казан» компанияләре тарафыннан проектланган Киров районындагы Әхмәдзәки исемендәге мәчет комплексы, «Камастройинвест» компаниясенең Altura торак комплексы һәм «BETON» архитектурасы студияләре булды.
«Бу безнең хезмәттәшләребезгә, архитекторларыбызга һәм Казанның иртәгәге көненә зур өлеш кертүчеләргә карата зур хөрмәтебезнең һәм рәхмәтебезнең кечкенә генә өлеше. Икенче дәрәҗәдәге һөнәрләр юк, әмма сезнең хезмәт дистә еллар яши, ә аеруча талантлы эшләр – гасырлар дәвамында. Илсөяр Мисхәт кызы Төхвәтуллинага рәхмәт, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, архитектура бюросы, девелоперлар, яшь архитекторлар – бу сезнең һәм безнең уртак хезмәтебез. Казанны шәһәр халкы да, кунаклар да ярата. Әйдәгез, башкалабызны тагын да яхшырак итик», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы.
Быел конкурска 166 гариза килгән. Конкурста катнашу өчен тормышка ашырылган һәм тормышка ашырылмаган проектлар да рөхсәт ителә. Бүләкләр 11 номинациядә бирелә.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, килештерелмәгән һәм тормышка ашырылмаган проектлар архитекторларга популярлашырга ярдәм итәчәк. «Бу дөнья күреп-белергә тиешле студент эше, яисә инвесторлар тормышка ашырмаган эш», - диде ул.
Әлеге категориядә «Иң яхшы инженер-техник объект» номинациясендә проектлауга нетривиаль якын килүе өчен «ПРОГРЕССПРОЕКТ» ҖЧҖ бүләкләнде, баш архитекторы – Алина Пагода. Команда «Седьмое небо» торак районының м-5 микрорайоны территориясендә гараж комплексы проектын тәкъдим итте.
«Бу бик кызыклы эш, монда берничә типтагы парковка урнаштырырга кирәк иде. Архитекторлар барысын да гараж комплексына берләштерергә һәм беренче катларда яшьләр киңлекләре – клублар һәм модалы кибетләр булдырырга теләгәннәр. Территория янында торак массивлар юк, бу зур чаралар өчен бик яхшы туры килер иде», – дип билгеләп үтте проектны шәһәрнең баш архитекторы.
«Иң яхшы торак комплексы» һәм «Территорияләрне үстерүнең иң яхшы концепциясе» номинацияләрендә тормышка ашырылмаган һәм килештерелмәгән проектлар категориясендә гран-прига «Арт-СтройДом-2» ҖЧҖ һәм «А+Р Проект» ҖЧҖ лаек булды. Алар Достоевский урамындагы торак комплексы проектларын тәкъдим иттеләр.
Киров районындагы Әхмәдзәки исемендәге мәчет комплексы «Иң яхшы социаль объект» номинациясендә билгеләп үтелде. Шәһәр Мэры «Трансюжстрой» ҖЧҖ һәм «АКСИОМ Казан» ҖЧҖ бүләкләде.
Иң яхшы торак комплексы һәм шәһәр халкының сайлавы булып Аltura торак комплексы проекты тора. Беренче урын белән «КамаСтройИнвест» ҖЧҖ һәм «BETON» архитектура студиясе бүләкләнде.
Шәһәрлеләр сайлавы шулай ук Казанның Идел буе районындагы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 163 нче балалар бакчасына туры килде. Шәһәр башлыгы балалар бакчасы мөдире Алсу Фәтхиеваны һәм проект архитекторы Александр Счастьевны «Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә беренче урын өчен бүләкләде.
Казанда иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше карарына смотр-конкурс номинацияләре бирелгәннән соң Илсур Метшин аерылып торган гражданнарны ведомство һәм муниципаль бүләкләр белән бүләкләде. Шулай итеп, «Россиянең Мактаулы төзүчесе» билгесе белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон бүләкләнде, РФ Төзелеш Министрлыгының Мактау грамотасын «Казан шәһәре тормышы» компанияләр төркеме генераль директоры Эмиль Хөснетдиновка тапшырдылар, «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» билгесе белән ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова бүләкләнде һ.б.
Бүген «Казаныш» форумының лекорийларының берсендә Илсур Метшин һәм Илсөяр Төхвәтуллина «НИЯТ» проектының ике егетен бүләкләделәр, алар Protone by ATOM белән берлектә метаҗиһанны эшләү белән шөгыльләнәләр. Аларга шәһәрнең экологик тормышына керткән өлешләре өчен яңа телефоннар тапшырылды.
Узган ел конкурста катнашу өчен 41 архитектура һәм 126 төзелеш компаниясеннән гариза бирелгән иде. Гамәлгә ашырылган объектлар категориясендә Павлюхин урамындагы гаилә ялы үзәге, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк һәм Atlantis Deluxe торак комплексының архитектура яктыртуы гран-при алды.