(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь, Диләрә Гафурова, Камилә Вилданова). Казанда якындагы 15 елга елга сервисын үстерү концепциясе тәкъдим ителде, ул шәһәргә Идел буе су туризмы үзәгенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк. Еллар дәвамында этаплап 17 эре су инфраструктурасы объекты булдыру планлаштырыла – Россиядә 11 шәһәр маринасы, яхта-клуб һәм кече үлчәмле суднолар өчен алты кунак тукталышыннан торган иң зур челтәр. 12,2 километр яр буе полосасын төзекләндерү һәм 1450 заманча швартовка урыны булдыру күздә тотыла. Бүген «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында шәһәр Мэры Илсур Метшин Идел һәм Казансу яр буе зоналарын төзекләндерү һәм елга суднолары өчен тиешле инфраструктура булдыру буенча озак сроклы масштаблы проектны гамәлгә ашыруга әзерлек турында белдерде.
«Суга чыгу: тотрыклы шәһәрдә социомәдәни, рекреацион һәм киңлек ресурсы» пленар сессиясендә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы башкаласы башлыгы проектның алдагы берничә ел эчендә тормышка ашачагына ышаныч белдерде.
«Шәһәрләрнең иң яхшы практикасын өйрәнеп, без бүген фикер алышуга күтәргән мәсьәләләр – Казанның иртәгесе көне. Алдагы елларда проектны гамәлгә ашыруыбызга шик юк, һәм бу яңа Казан булачак. Без бик озак уйладык, ләкин бу очракта җиде тапкыр үлчәргә һәм бер тапкыр карар кабул итәргә кирәк. Үз карарларыбызда халык өчен һәм дистә еллар дәвам итсен өчен эзлекле булачакбыз. Республика җитәкчелеге һәм битараф булмаганнар ярдәме белән уңышка ирешәчәкбез, һәм бу һәркем өчен тормышның бөтенләй башка уңайлылыгы булачак», – дип мөрәҗәгать итте пленар сессиядә катнашучыларга Илсур Метшин.
Сәнәгать территорияләрен, шул исәптән шәһәрнең төп су артерияләре янында урнашкан территорияләрне реновацияләү мәсьәләсе 10 ел элек күтәрелгән иде, дип искәртте Мэр. Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллинаның актив позициясе аркасында процесс хәрәкәтсез ноктадан күчте һәм фикер алышулар актив гамәлләр фазасына килеп җитте. Мәсәлән, 2022 елның сентябрендә Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Порт урамы янындагы территорияне реновацияләүне башлап җибәрделәр, беренче микрорайон төзелешенә старт бирделәр. Мэр төзелеш индустриясе объектлары архитектурасына туры килмәгән, шунлыктан аларның урыны миллионлы шәһәрдән читтә булган Даурия урамы янындагы сәнәгать зонасын реновацияләгәндә дә шундый ук катлаулы юл узылуын мисал итеп китерде. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүген, шул исәптән Вознесение тракты ачылуы аркасында, бу Казанның бөтенләй яңа, перспективалы һәм матур районы.
Яр буе территорияләрен төзекләндерү һәм аларда урнашкан сәнәгать зоналарын реновацияләү киләсе зур эш этабы булачак, аның нәтиҗәсе дистә елларга сакланачак.
«Бүген тикшерелә торган мәсьәлә бик мөһим. Казанның иң зур байлыгы – Кабан күле, Казансу һәм Идел елгалары, әмма без көчне күптән түгел генә таптык һәм бу территорияләрне төзекләндерүгә керештек. Бүгенге көндә, әлбәттә, Казансуда – тәртипсезлек. Йөзләгән рөхсәтсез атылган, түгелгән, агызылган очраклар. Ләкин теләсә нинди юл беренче адымнан башлана, без аны ясадык. Бу һәрвакыт зур ресурслар белән бәйле, бигрәк тә финанс, хезмәт һәм вакыт ресурслары. Инфраструктураның үзгәрүе, яңартылган Кремль яр буе мисалында суга керүне оештыру, Казансу янында дәвам иткән төзекләндерү нәтиҗәсендә шәһәрнең йөзен ничек үзгәрүен күрәбез», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Казанда елга сервисын үстерү концепциясен баш архитектор Илсөяр Төхвәтуллина тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә Идел буенда кече үлчәмле суднолар өчен логистика эшләнгән, ә Казансуда, шәһәр эчендә, алар өчен бер генә причал эшли.
«Казанның су туризмын үстерү өчен потенциалы бик зур. Шәһәр Европадагы иң зур сусаклагычта урнашкан, тарихи рәвештә Татарстан башкаласында яшәүчеләр елга белән бик тыгыз бәйләнгән һәм су янында рекреациягә ихтыяҗ бар. Өстәвенә, безнең көннәрдә кече үлчәмле суднолар саны арту динамикасы күзәтелә, үсеш елына 20% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Илсөяр Төхвәтуллина.
Яңартылган елга инфраструктурасының төп элементларының берсе, Казанның баш архитекторы сүзләренчә, шәһәр мариналары – кече үлчәмле суднолар өчен тукталышлар булачак. Алар шәһәрнең алты локациясендә 8-12 метр озынлыктагы төрле суднолар өчен йөзмә пристаньлардан формалашачак. «Мариналар «Ричмонд» торак комплексы, «АК Барс Арена», Татарстан Милли китапханәсе, «Казан» гаилә үзәге, елга портыннан көньяктарак урнашкан Порт урамында, шулай ук «Ривьера» янында урнашачак», – дип сөйләде шәһәрнең баш архитекторы.
Кече үлчәмле суднолар өчен тукталышлар булдыру өчен яр сызыгына якынлашуны оештырырга, электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен сузарга, швартовка өчен понтоннар төзергә, шулай ук төпне тирәнәйтү буенча эшләр башкарырга кирәк.
Концепция кысаларында швартовка өчен минутлы түләү белән кунаклар тукталышлары челтәре булдыру планлаштырыла. Алар «Манзара», «Ривьера» парклары, «УРАМ» экстрим-паркы, Кремль дамбасы һәм Кремль яр буендагы ике тукталыш янында урнашачак.
Илсөяр Төхвәтуллина Казанда судноларны кышкы саклау һәм ремонтлау өчен җиһазландырылган урын булмавына игътибар итте. «Бездә андый территория юк, аны ләм кырлары урынында булдырырга тәкъдим итәбез. Бу шәһәрнең көньяк өлешен активрак үстерергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады ул.
Казанның су инфраструктурасын үстерү концепциясенә шулай ук шәһәрнең төп яхта-клубы «Локомотив»ны булдыру проекты керде. Иделнең яр буе территориясендә 450 швартовка урынына марина планлаштырыла. 2,3 чакрым озынлыктагы территорияне төзекләндерү һәм 2,5 мең квадрат метр мәйданлы иҗтимагый функцияле бина төзү планлаштырыла.
Яр буе территорияләрен төзекләндерү профессиональ спортчылар өчен инфраструктураны үз эченә алачак. ТР башкаласының Елга аръягында ташландык көймә станциясе урынында җилкәнле спорт үзәген төзү планнары турында Казан шәһәренең үсеш институтының пространстволы үсеш бүлегенең әйдәп баручы шәһәр төзүчесе Павел Тиняев сөйләде.
«Елга сервисын булдыру концепциясе кысаларында Казанның елга аръягындагы берничә объект та күздә тотыла. Совет чорында бу урында көймә станциясе булган, ул хәзер ташландык хәлдә. Нәкъ менә шушы өлеш җилкәнле спорт үзәген булдыру өчен яраклы, акватория җилкәнле спорт, шул исәптән балалар спорты буенча халыкара ярышлар үткәрү өчен бик отышлы. Аннан шәһәрнең тарихи өлешенә бик яхшы манзара ачыла. Объект үзе бик зур булмаячак, чөнки ул Кремльнең сак зонасы, аларның биеклеге ике-өч каттан артмаячак. Үзәктә спортчылар өчен кирәкле бөтен инфраструктура урнашачак», - диде ул.