(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь, Юлия Летникова). Бүгенге көндә Казанда социаль өлкә объектларының һәм торак йортларның 70% ына җылылык бирделәр. Барлык ТЭЦлар, «Казэнерго» АҖ котельныйлары, ведомство җылылык комплекслары, шул исәптән сезонлылары да эшли. Җибәрү-көйләү эшләренә ике атна вакыт бирелә, әмма салкыннар башлану сәбәпле, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин процессны тизләтергә куша. Бу хакта ул аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Кышкы чорга күчү шәһәр хуҗалыгында объектлар саны күп булу сәбәпле (төрле ресурс оешмалары, идарәче компанияләр, торак фонды) һәрвакыт катлаулы момент. Процесс ике атнага кадәр бара, шуңа күрә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән һәм район администрацияләре башлыкларыннан мәгълүматны мөмкин кадәр тизрәк халыкка җиткерүләрен сорыйм. Эштә кемдер җылы, ә кемдер батареялар салкын дип әйтсә, борчылырга кирәк түгел. Барысы да тиздән җылылык алачак, без бу эшне башкарачакбыз. Бөтен йортларга һәм социаль объектларга җылы киләчәк», - дип ышандырды ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Искәндәр Гыйниятуллин искәрткәнчә, ягу сезоны шәһәрдә 5 нче октябрьдә старт алды, әмма социаль учреждениеләр заявкалары буенча вакытыннан алда җылылык җибәрү 14 нче сентябрьдә башланды. Мәсәлән, 400 гә якын балалар бакчасына, мәктәпләргә, хастаханәләргә җылылык бирделәр. Бүгенге көндә социаль өлкә объектларының 70% ы җылылык белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, үзәк җылылык белән 3832 торак йортта җылылык бар (70%). 433 күп фатирлы бина үзәкләштерелмәгән бәйсез чыганаклардан җылытыла, шуңа күрә җылылык җибәрү турында карарны милекчеләр үзләре кабул итә.
Җылылык җибәрү буенча мөрәҗәгатьне «Ачык Казан» системасында, анда «Җылылык җибәрү» махсус ресурсы эшли башлаган, «Халык контроле» платформасында һәм кайнар линияләр телефоны аша калдырырга мөмкин. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сөйләвенчә, дүрт көн эчендә ТР башкаласы халкы «Ачык Казан» системасында 3948 гариза һәм тагын 153 не кайнар линия буенча калдырган. Төп шикаятьләр – аерым бүлмәләрдә һәм стоякларда җылылык булмау, бу йорт эчендәге җылыту системаларында һава пробкалары барлыкка килү сәбәпле циркуляциянең бозылуы белән бәйле.
«Әгәр сораулар туса, гаризалар оператив рәвештә эшкәртелергә тиеш. Барлык шәһәр хезмәтләре мобилизацияләнгән, идарәче компанияләрдәге коллегаларыбыздан да интенсивлыкны арттыруны көтәбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.