(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь, Камилә Вилданова). «СберАналитика» мәгълүматлары буенча, Казанда 8 айда туристлар 16,7 млрд сум сарыф иткән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 59% ка күбрәк. Бу сумманың 24% ы кафеларга, барларга, рестораннарга, 22% ы азык-төлек кибетләренә, 21% ы хезмәт күрсәтүгә, күңел ачуларга һәм урнаштыру чараларына туры килә.
«Туристларның 8 айлык чыгымнары 16 млрд сум тәшкил итте. Әле бу бары тик Сбер гына – аны гомуми санның 70% ы файдалана. Әлеге 16 млрд сумны таксилар, туристик фирмалар, рестораторлар, кафелар, кунакханәләр генә түгел, шәһәр дә алды, чөнки бу безнең сезнең белән Казанны төзекләндерә торган салымнар да», – дип шәрехләде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Аналитика шулай ук Казанга төп туристлар агымының күрше һәм башкала төбәкләреннән килүен күрсәтте. Иң күп кунаклар Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән (12,6% һәм 5,57%), Башкортстан Республикасыннан (9,79%), Самара өлкәсеннән (5,94%), Чувашия Республикасыннан (5,73%), Удмурт Республикасыннан (5,2%), Марий Эл Республикасыннан (5,03%), Свердловск өлкәсеннән (4,33%), Санкт-Петербургтан (4,03%) килә.
Казанда туристлар сезоны апрельдә башлана һәм октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда барлык килүләрнең 72% тан артыгы туры килә.
Татарстан башкаласында кунакларның 61% тан артыгы – хатын-кызлар, 39% тан кимрәге – ир-атлар. Туристларның уртача яше – 40 яшь, ә сәяхәт озынлыгы дүрт көн тәшкил итә. Элегрәк Казанга сәяхәт уртача ике-өч көн дәвам иткән.
Казанның туризмны үстерү комитеты һәм Сбер шәһәргә туристлар агымын тикшерү өчен хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Татарстан башкаласы компания хезмәтләреннән файдаланачак бишенче шәһәр булды. Мондый килешүләр Мәскәү, Самара, Ярославль һәм Төмәндә бар.
«Яңа сервис ярдәмендә шәһәр килү төбәге буенча бүленгән карта ияләре мәгълүматлары нигезендә туристлар саны турында агрегатланган һәм шәхессез мәгълүмат, шулай ук чыгымнарның төп категорияләре, уртача чек һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат ала алачак. Динамикада тикшерү акча әйләнеше, кунакларның социаль-демографик характеристикалары, Казанда булу дәвамлылыгы һәм вакыйгаларның Казанга килүгә йогынтысы турында мәгълүмат күрсәтәчәк», – дип билгеләп үтте Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.