(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь, Диләрә Гафурова). 15 нче октябрьдән Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчәчәк. Бүгенге көндә махсус техниканың 76% ы әзерләнгән. Быел тест режимында юлларны кардан чистарту сыйфатын контрольдә тоту, шулай ук маршрутларны төзәтү «Шәһәр мониторы» системасы җилкәсенә төшәчәк. Бүген ТР башкаласына 82 махсус техника йөртүче җитми.
«Цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәрне кардан чистартуны яхшыртырга тырышабыз. Быел без яңа платформа кертәбез, ул юлларны һәм тротуарларны җыештыру сыйфатын күзәтеп кенә калмыйча, җыештыру техникасы маршрутларын төзәтергә дә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләвенчә, 584 берәмлек махсус техниканың 443 е кышка әзер, калганнары әлегә юлларны җәйге карап тоту белән мәшгуль. Кышка аларны һава шартларына карап әкренләп үзгәртеп корачаклар. Әгәр «Буран» планы игълан ителсә, техника саны кыска вакыт эчендә мең берәмлеккә кадәр артачак.
Җыештыру территориясе дүрт заказчы – Казан районнары администрацияләре арасында бүленә. Подряд оешмалары («Шәһәр төзекләндерүе» МУП, «Трест» Горводзеленхоз» МУП, «Шәһәр күперләре» МУП, «ДРЭУ» МУП) белән килешүләр ел ахырына кадәр гамәлдә. 2024 елга подрядчылар декабрь аенда конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Игорь Куляжев сүзләренчә, хәзер предприятиеләрдә машина йөртүче-механизаторлар дефициты бар, оешмалар кадрлар җәлеп итү белән мәшгуль. Тышкы төзекләндерү комитеты аларга персонал җыярга ярдәм итә һәм социаль челтәрләрдә белдерүләр урнаштыра. Кышкы чорда эшчеләрне авыл районнарыннан да эзлиләр.
«Хәзер 502 машина йөртүче-механизатор һәм 533 юл эшчесе эшкә урнаштырылган. Бөтен техниканы эшләтеп җибәрү өчен бер сменада гына 82 кеше җитми. Предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача яше 50-54 яшь тәшкил итә. Юл эшчеләренең уртача хезмәт хакы – 35 мең сум, машина йөртүчеләрнең – 50 мең сум», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Илсур Метшин кадрлар мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты.
«Механизаторлар җитми, ноябрь аенда сез икенче сменаны җыярга вәгъдә иттегез. Бу сорауны контрольдә тотуны сорыйм. Гомумән, техниканың әзерлеген бергәләп тикшерәбез», - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Төзекләндерү предприятиеләренең кышкы эш режимы 182 көн дәвам итәчәк. Ул 2024 елның 15 нче апрелендә тәмамланачак.