(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Бүген Пермьдә Федерация Советының Федератив төзелеш, төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Андрей Шевченко, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле урынбасары Игорь Буренков, Пермь крае буенча федераль инспектор Алексей Воробьев, шулай ук Самара, Түбән Новгород, Уфа, Ижевск, Оренбург, Пермь, Пенза, Чебоксар һ.б. кебек 24 шәһәр җитәкчеләре катнашында Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең гомуми җыелышы узды.
Җыелышта ассоциациянең эше турында хисап тыңланды, планнар расланды, 18 кешедән торган идарә, шулай ук яңа рәис сайланды. 2014 елдан бирле ассоциацияне өч срок дәвамында җитәкләгән Казан Мэры Илсур Метшин рәис вазифасына Уфа Мэры Ратмир Мәүлиевны сайларга тәкъдим итте. Кандидатура бертавыштан хупланды.
«Ун елга якын без бергә булдык, шәһәрләребезнең иң актуаль һәм проблемалы мәсьәләләрен хәл иттек. Мин шушы елларда ассоциацияне күтәргән планканың киләчәктә дә саклануын телим», – диде Илсур Метшин.
Казан Мэры хезмәттәшләренә ышанычлары, уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа җитәкчелеккә һәрьяклап ярдәм итәргә вәгъдә итте. Ул элеккечә ассоциациядә катнашучы хокукларында Казанны тәкъдим итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ассоциация рәисе өч елга сайлана. Беренче тапкыр Илсур Метшин аны 2014 елда җитәкләде, ә аннан соң ике тапкыр бу вазифага 2017 һәм 2020 елларда яңадан сайланды. Хәзерге вакытта ул БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив Комитеты (UNACLA) президенты вазифасын башкара. Агымдагы елның сентябрендә II Казан халыкара юридик форумында ул БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.
Идел буе шәһәрләре ассоциациясе 1998 елда җиде шәһәр – Казан, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Ульяновск, Чебоксар һәм Саратов җитәкчеләре аны оештыру турында килешүгә кул куйгач оештырыла. 2014 елда ассоциацияне Илсур Метшин җитәкли. Бу вакыт эчендә аңа тагын 14 шәһәр кушыла. Бүгенге көндә Идел буе шәһәрләре ассоциациясе составына 26 шәһәр керә. Шуларның 16 сы – Россия Федерациясе субъектлары үзәкләре, ә алтысы – миллион халкы булган шәһәрләр. Ассоциация шәһәрләрендә Идел буеның төп икътисади, энергетик һәм мәгълүмати ресурслары, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре тупланган.
Бүген ассоциация әгъзалары даими рәвештә төрле шәһәр проблемалары буенча тәҗрибә уртаклашу өчен җыелалар, Дәүләт Думасына, Федерация Советына һәм РФ хөкүмәтенә төрле тармакларның эшен яхшырту буенча аналитик язмалар һәм тәкъдимнәр җибәрәләр, муниципалитетларда тормыш сыйфатын яхшыртучы закон инициативалары белән чыгыш ясыйлар, шәһәрләр арасында халыкара хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыкты.