(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август, Юлия Летникова). Бүген ишегалды бәйрәме Серов урамындагы 3 нче һәм 33 нче, Ш.Усманов урамындагы 35 нче йортлар территориясендә узды. Биредә 30 нчы августка «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Халык өчен пергола, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзекләндерелде. Ишегалды «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте» офисына барып тоташа, шуңа күрә төзүчеләр әйләнмәле тротуар салганнар һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган шәһәр халкының куркынычсыз йөрүләре өчен коймалар тотканнар. Төзекләндерү тәмамлану белән аларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
«Хәзерге Казан сезнең мәхәббәтегез һәм хезмәт сөючәнлегегездән шундый!»
Бүген төзекләндерелгән ишегалдында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Сәхнәдә иҗади коллективлар, вокалистлар һәм «Безнең ишегалды тавышы» конкурсында катнашучылар чыгыш ясады. Балалар өчен мастер-класслар һәм конкурслар оештырылды: балалар кәгазьдән эшләнмәләр, Татарстан символлары белән сувенирлар ясадылар, шулай ук тизлектә һәм җитезлектә ярыштылар. Нәни шәһәрлеләрнең игътибарын аниматорлар һәм сабын куыклары тамашалары җәлеп итте. Өлкән яшьтәге казанлылар өчен дә дәресләр табылды – пенсионерлар шахмат ярышында көч сынаштылар.
Сәхнәдән казанлыларга Илсур Метшин мөрәҗәгать итте. «Бәйрәм белән, Республика һәм шәһәр көне белән! Бүгенге кояшлы көндә бөтен шәһәр буйлап бәйрәм чаралары уза, шул исәптән яңа ишегаллары ачыла. Без сезгә эшләрнең башлангыч этабында килдек, аларның барышын контрольдә тоттык. Әмма иң төп контрольдә тотучылар – сез. Казанга булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт! Хәзерге Казан сезнең мәхәббәтегез һәм хезмәт сөючәнлегегездән шундый», - диде ул. Мэр Рөстәм Миңнехановка бер генә төбәктә дә аналоглары булмаган гамәлгә ашырылучы программалары өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында Рәис төзекләндерелгән ишегалдына килүенә бик шат булуын билгеләп үтте. «Без башкала һәм республика елдан-ел матурая барсын өчен тырышачакбыз. Без Казан белән горурланабыз. Башкаланың, халыкның, предприятиеләрнең республика үсешенә керткән өлеше гаять зур. Казанда бик күп эшләр эшләнә – шәһәр моңа лаеклы», - дип мөрәҗәгать итте халыкка Рөстәм Миңнеханов. Ул шәһәрлеләрне бәйрәм белән котлады: «Һәрберегезгә сәламәтлек, яхшы вакыйгалар белән бәйле очрашулар күбрәк булсын! Сәламәтлек һәм үсеш телим!»
Яңартылган ишегалды һәм күрше оешмалар территорияләре бердәм инклюзив киңлеккә әйләнде
Төзекләндерелгән ишегалды 600 гә якын кеше яшәгән йортларны берләштерә. Ишегалдында «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте», тернәкләндерү комплексы, «Ярдәм» мәчете, мәктәп һәм ике гимназия урнашкан. Шуңа күрә ишегалды эчендә җәяүлеләр элемтәсен саклап калу һәм оешмалар белән бердәм киңлек булдыру мөһим иде.
Ишегалдында 11,7 мең кв.м мәйданлы асфальт һәм тротуарларны яңарттылар, машина кую өчен 23 урын өстәделәр, ә тар юлларны норматив киңлеккә җиткерделәр. Моннан тыш, начар күрүчеләр өчен эшчеләр махсус коймалар урнаштырган, аларда Браил шрифты белән язылган күрсәткечләр барлыкка килгән. Шулай ук сәламәтлек үзенчәлекләре булган казанлылар өчен ишегалдының интерактив мнемосхемасын урнаштырдылар – аның тавышлы хәбәр иткече дә бар.
Кварталның яшел каркасы өчен агачларны саклау мөһим булган – ишегалдында кыйммәтле үсемлек сортлары (каен һәм карагай) бар, шуңа күрә эшчеләр ботакларны санитар кисү үткәргәннәр. Өстәмә рәвештә белгечләр ишек алдында 36 агач һәм тагын 150 куак утырттылар.
Иске бетон блоклар һәм эре габаритлы чүп-чар урынында балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Начар күрүчеләр өчен ишегалдында әйләнмәле тротуар түшәгәннәр. Хәзер шәһәр халкы перголда ял итә ала, ә ишегалдында шахмат сөючеләр өчен махсус өстәл урнаштырдылар.
Моннан тыш, «Казэнерго» АҖ хезмәткәрләре яктыртуның 27 терәген монтажлаган, ә «Таттелеком» ГАҖ белгечләре җиде камера видеокүзәтү урнаштырган. Ишегалды территориясе халыкның ялын уздыру өчен имин һәм уңайлы урынга әйләнде.
Ишегалдында 3 нче йорт фасадында пәйда булган мурал да игътибарны җәлеп итә. Аны Никита Маркин ясаган. Рәсемнәрдә Валентин Серовның «Шәфталулар белән кыз», «Елга ярында рәссам Коровин» һәм «Европаны талау» картиналары белән открыткаларны күрергә була.
«Мәскәү районының ТКХ» идарәче компаниясе ишегалдын төзекләндерү белән бер үк вакытта йортларның фасадларын һәм керү төркемнәрен өлешчә ремонтлаган, подъезд тәрәзәләрен һәм отмосткаларны алыштырган.
«Сүзләр юк, ишегалды матур итеп эшләнгән, ә матурлык кешеләрдә һәрвакыт игелек тәрбияли. Ишегалды биредә яшәүче өлкән буынга да, балаларга да бик ошады. Янәшәдә сукырлар өчен мәдәният йорты урнашкан – аларның ихтыяҗларын шулай ук исәпкә алганнар. Ишегалды алар өчен дә, башка кешеләр өчен дә уңайлы», - дип билгеләп үтте Казанда яшәүче Любовь Снегова.
2023 ел программасына 473 күпфатирлы йортны керткәннәр, асфальт-бетон өслекне ремонтлауның гомуми мәйданы 530 мең кв.м артып китә. Өч ел эчендә шәһәрдә гомуми мәйданы 2 млн кв.м артык булган 1356 йортның йорт яны территорияләре төзекләндерелде.