(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче август,
Диана Жиленкова). Казанда поселокларда яшәүчеләрнең су белән тәэмин итү
проблемалары буенча мөрәҗәгатьләре саны ике тапкырга диярлек кимегән. Әгәр элек
җәйге чорда ел саен 300 гә якын шикаять килгән булса, быел, эссе һава торышына
карамастан, 144 кенә шикаять алынган. 22 поселокта 5,5 км озынлыктагы су белән
тәэмин итү челтәрләре салынган һәм алыштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә
шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
«Казанга
шәһәр тукымасының үзенчәлекләре аркасында республикабызның башка шәһәрләренә
хас булмаган күп кенә проблемаларны хәл итәргә туры килә, – дип билгеләп үтте
Мэр Илсур Метшин. - Бүген тыгыз шәһәр үзәге һәр яктан Казанның тыгыз боҗрасы
белән әйләндереп алынган, аны бер катлы дип атау авыр. Проблемалар бер көн
эчендә генә җыелмады, дистә еллар буе шәһәр яны үсә барды. Соңгы 20 елда анда
халыкның алтыдан бер өлешеннән артыгы тупланды, бу 200 меңнән артык кеше дигән
сүз. Һәм без барыбыз да казанлылар, безнең өчен үзәктә, шәһәр читендә һәм
поселокларда яшәүчеләр дә бер үк бер үк дәрәҗәдә кадерле».
Шәһәр
башлыгы сүзләренчә, элек шәһәр яны кешеләренең бик азы гына Казанда эшләгән.
Әмма бүген «маятник миграциясе» барлыкка килде, алар иртән эшкә шәһәргә
баралар, ә кичен кире кайталар.
«Җәй
көне су куллану өч-дүрт тапкыр арта, өстәвенә, безнең шәһәр суы белән сугарыла
– бу шундый алтын су. Бөтен шәһәр һәм барлык поселокларда «Водоканал» эчәр өчен
су җибәрә, һәм аның бәясе бөтенләй башка. Әлбәттә, аның белән түтәлләрне сугару
– безнең өчен бәһале әйбер», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Поселокларны
шәһәр киңлегенә интеграцияләү проблемасы белән Шәһәрне үстерү институты
шөгыльләнә, һәм аны хәл итәчәкләр, дип дәвам итте ул. Барлыгы 97 поселок бар,
һәм аларның саны үсүен дәвам итә. Торак массивларны барлык кирәкле
инфраструктурасы булган «башкала» стандартына китерү өчен 51 млрд сум кирәк.
«Сумма
зур, әмма 220-230 мең кешегә бүлеп карасак, чынлыкта алар күбрәк тә әле, бу шул
ук Түбән Кама халкы һәм плюс Лениногорск белән Чистай, әлбәттә, мондый саннар
зур булып күренми. Поселок проблемаларын хәл итүгә максатчан программалар аша
гына ирешеп була. Без хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге закон чыгару
органнарына чыгачакбыз һәм хәл итәчәкбез. Без сезнең белән фикер алышкан
мәсьәләләр республика Рәисендә дә, хөкүмәт коллегаларыбызда да һәрвакыт хуплау
таба», – диде Мэр.
«Узган
эшлекле дүшәмбедә юллар программасы турында фикер алышынды, – дип дәвам итте
ул. - Кайчандыр Казанның юл төзелешенә 1,5 млрд сум акчасы бар иде, ә без 5-6
млрд сум турында хыяллана идек. Ә быел бездә инде 28 млрд сум, шуңа күрә
поселокларда да максатчан программалар аша әлеге мәсьәләне хәл итүгә
ирешәчәкбез».
Искәндәр
Гыйниятуллин сөйләгәнчә, 2021 елда 97 поселоктан 34 торак массив су белән
тәэмин итү ягыннан проблемалы дип саналган. Шул вакыттан бирле 22 поселокта 5,5
км озынлыктагы челтәрләр салынган һәм алыштырылган, алар арасында Медгородок,
Залесный, Иске Горки, Северный, Яңа Каравай һ.б. бар.
Быел
су белән тәэмин итү челтәрләрен төзүгә, реконструкцияләүгә һәм алыштыруга 300
млн сум каралган. Эшләр Царицыно, Иске Горки, Кече Клыки, Яңа Сосновка, Мирный,
Станцион Дәрвишләр поселокларына кагылачак.
Коммуналь
челтәрләрне модернизацияләүнең федераль программалары ярдәмендә «Водоканал» МУП
төрле чыганаклардан, шул исәптән заем чыганакларыннан, 2024 елда 1,5 млрд
сумнан артык акча алачак. Бу акчага 19 суүткәргеч участогы алыштырылачак.
«Әмма
алар беренче чиратта күп фатирлы төзелеш өчен билгеләнгән, анда кертелгән һәр
сум күбрәк халыкны су белән тәэмин итәчәк. Шуңа күрә поселоклар проблемаларын
хәл итүдә предприятиенең үз ресурсларына һәм максатчан республика һәм шәһәр
программаларына таянырга кирәк», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары.
Торакларга
газ кертү программасына Казанның 3692 йорты кергән. Бүгенге көндә газ 1006
участокка кадәр җиткерелгән, 680 йортта ул инде җибәрелгән.