(Казан
шәһәре KZN.RU, 8 нче август, Диана Жиленкова). Көзгә Казанның Вахитов
районындагы Юнысов мәйданында өч скверны төзекләндерү тәмамланачак: Мәхәббәт,
Бию һәм Мәйдан бакчалары. Бүгенге көндә эшләр 67% ка башкарылган, ремонт
эшләренең барышын бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Юнысов мәйданы
XVIII гасырның икенче яртысында төзелгән, аны сәүдәгәрләр Юнысовлар хөрмәтенә
атаганнар. Төзекләндерүнең беренче чираты узган елның сентябрендә яңартылганнан
соң ачылган Сагыш бакчасыннан башланды. Монда яңа юл япмасы, автомат сугарулы
газон, тематик коймалар барлыкка килде. Сквер видеокүзәтү системасы һәм тышкы
яктырту белән җиһазландырылган.
2,5 меңнән
артык чәчәк атучы куаклар һәм үләннәр утыртылган. Иске Татар стилендәге
архитектура формалары – урындыклар, чаршау кыяфәтендәге мәгълүмати
стенд, урналар урнаштырылган. Үзәк элемент булып су колонкасы рәвешендәге
фонтан тора. Фатыйх Кәрим урамы ягыннан туристик автобуслар өчен тукталыш
күчерелгән,
аның урынын киңәйтелгән тротуар алган.
Быел
Мәхәббәт, Бию һәм Мәйдан бакчаларын төзекләндерү башланды. Монда шулай ук Сагыш
бакчасына охшаш тематик архитектура формалары урнаштырылачак: эскәмияләр,
урындыклар, урналар, сандыклар да барлыкка киләчәк. Скверларны швед миләше,
гортензия, седум, эхинацея һәм башкалар бизәячәк.
Бүгенге
көндә борт ташлары урнаштырылып беткән диярлек, брусчатка салу 75% ка, агач
түшәмә җәю 70% ка тәмамланган. Газон чәчү, видеокүзәтү һәм автосугару
системалары, тышкы яктырту җайланмаларын урнаштыру эшләре яртысыннан күбрәк башкарылган. Кече
архитектура формаларын монтажлау 30% ка тәмамланган.
Шәһәрне
үстерү институтының
проектлар баш архитекторы Арина Хәсәнова билгеләп үткәнчә, төзекләндерү
проектын төзегәндә илһам чыганагы булып Иске Татар бистәсе тарихы хезмәт иткән.
Юнысов мәйданының үткәндә ничек булганын сөйләүче картлар белән очрашулар узган.
«Универсиада
алдыннан шәһәрнең мактаулы кешесе Нуриса апаның (Нурания Биктемирова – ред.иск.), бу бакча турында сөйләде, – дип
истәлекләре белән уртаклашты Илсур Метшин. - Кызганычка каршы, ул инде бакыйлыкка
күчте, авыр туфрагы җиңел булсын. Башка өлкәннәр дә актив катнашты. Ләкин ул вакытта без якын киләчәктә
әлеге сквер барлыкка киләчәк дип хыяллана да алмадык, һәм ул чыннан да картлар
сөйләгәнгә охшаш булып чыкты».
Шәһәр
башлыгы архитекторларга Юнысов мәйданын реконструкцияләгәндә Иске Татар бистәсе
тарихына ярату һәм игътибар белән якын килүләре өчен рәхмәт белдерде.
Арина
Хәсәнова билгеләп үткәнчә, барлык скверлар бер концепция белән берләштерелгән
булуга карамастан, һәркайсының үз үзенчәлекләре булачак. «Мәсәлән, Мәйдан
бакчасында Беркутов йорты бар – ул мәдәни мирас объекты. Өй зәңгәр төстә, шуңа
күрә без монда зәңгәрсу-кызгылт үсемлекләр утыртабыз. Ә мәхәббәт бакчасында
Юнысов – Апанаевлар йорты урнашкан һәм аны кызыл-алсу төсмерле үсемлекләр
тулыландырачак. Өстәвенә, бу мәхәббәт сүзе белән ниндидер ассоциация», – дип
аңлатты Шәһәрне үстерү институтының проектлар баш архитекторы.
Скверларның
үзенчәлекләре мәдәни-күңел ачу чараларын үткәргәндә дә исәпкә алыначак.
Шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова аңлатуынча,
Сагыш бакчасында рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыла, ә Мәхәббәт бакчасында киләчәктә
теләүчеләр үз никахларын терки алачак – хәзер мондый мөмкинлек турында ТР
башкаласының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белән сөйләшүләр алып
барыла.
«Без моны
Кабан күле яры белән тоташтырырга уйлыйбыз. Беренчедән, бу туристлар һәм җирле
халык арасында популяр урын. Ул Иске Татар бистәсе белән бик бәйле, бездә татар
телен өйрәнүне, татар мәдәниятен һәм татар киеменең үзенчәлеген саклауны алга
сөрүче чаралар күп. Шулай да без монда шуларны ук кабатларга ниятлибез», – дип
уртаклашты Айгөл Латыйпова.
Күчмә
киңәшмәдә шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев
һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов
катнашты.
Быел
Казанның сигез иҗтимагый киңлеген төзекләндерү планлаштырыла. Юнысов мәйданынан
тыш, эшләр Горький исемендәге паркта, Балыкчы бакчасында, Серов урамындагы
бульварда һ.б. алып барыла.