(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). Бүген Казан Ратушасында Казан Мэриясе белән берлектә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы оештырган «Евразия шәһәрләре һәм глобаль трендлар» тренингы старт алды. ТР башкаласында өч көнлек тренингка 20 илдән, шул исәптән Кытай, Төркия, Ливан, Көньяк Африка Республикасыннан 60 делегация җыелды. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евразия бүлеге вәкилләреннән тыш, Казанда Азия-Тын океан һәм Якын Көнчыгыш бүлекчәләре президентлары һәм әгъзалары, шулай ук Көньяк Африка җирле хакимиятләр берлеге әгъзалары бар.
Евразия тренингы – тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашу өчен традицион мәйданчык. Казанда ул беренче тапкыр үткәрелә. Төп тренингны ел саен Испаниянең Барселона командасы кабул итә. ТР башкаласында өч көнлек семинар халыкара муниципаль хезмәттәшлек һәм глобаль трендлар темасына пленар сессия белән ачылды. Анда Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
«Бүген шундый абруйлы Евразия форумын кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә. Бүген биредә 20 илнең 60 тан артык шәһәреннән муниципалитетлар лидерлары җыелды», – диде шәһәр башлыгы. Ул муниципалитетлар арасында горизонталь бәйләнешләр үсеше – шәһәрләрне көчлерәк итә торган мөһим глобаль тенденция дип өстәде.
Мэр хәзерге вакытта изоляциядә уңышларга ирешү мөмкин түгеллегенә ышануын белдерде: «Башкалар өчен ачык һәм иң яхшы кейслар белән алмашканда гына без үсеш ала алабыз, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен көндәшлеккә сәләтле һәм җәлеп итүчән була алабыз. Бүген иң яхшы идеяләрне белү һәм аларны халык мәнфәгатьләренә яраклаштыру бик мөһим.
Күпмилләтле шәһәр башлыгы буларак, ул Казанда мәдәниятләр һәм диннәр арасында даими диалог баруын сөйләде. Бу хезмәттәшлектә Татарстан башкаласы үсә һәм яңалыкны өйрәнә, дөньяны тулырак һәм яктырак кабул итү сәләтен ала.
«Казанның тагын бер үзенчәлеге – шәһәр соңгы елларда ясаган тиз адым. Шуның аркасында Татарстан башкаласы бүген – Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында танылган лидерларның берсе, глобаль вакыйгалар уздыру урыны: дөнья чемпионатларыннан алып узган атнада тәмамланган форум һәм киләсе елга планлаштырылган БРИКС илләре саммиты кебек икътисади форумнарга кадәр», – дип ассызыклады Мэр.
Ул тренингны Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр үткәргән системалы эзлекле эшнең бер өлеше дип атады.
«Семинар программасында абруйлы спикерларның чыгышлары, консультацияләр, иң яхшы практикалар белән алмашу һәм эшлекле уеннар планлаштырылган. Бу тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә муниципалитет җитәкчеләренең компетенцияләрен арттырачак», – дип саный Мэр.
Үз чыгышында ул сентябрьдә Казанда узачак шәһәр дипломатиясе форумын игълан итте һәм сессиядә катнашучыларны анда катнашырга чакырды.
«Бүген дөнья авыр вакытлар кичерә, ләкин әйдәгез үз-үзебездән сорыйк әле – кайчан җиңел булды? Лидерларның роле муниципалитетлар үсеше, киләсе буыннар мәнфәгатьләрендә шәһәр халкының тормышын яхшырту өчен һәрвакыт барысын да эшләүдән гыйбарәт», - диде Казан башлыгы.
Ул катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм Казан һәм республика белән танышудан уңай тәэсирләр алуларын теләде.
Видеоэлемтә аша сессиядә катнашучыларга Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр президенты һәм генераль секретаре Эмилия Сайз мөрәҗәгать итте.
«Тынычлык, бердәмлек, хезмәттәшлек глобаль проблемаларны чишү юлын табарга этәрә. Без сез башкарган эшне кадерлибез. Иң мөһиме, тотрыклы үсеш максатларына ирешергә кирәк. Бергә эшләү мөмкинлеген түземсезлек белән көтәбез», – диде ул.
Шулай ук делегатларга Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Азия-Тын океан бүлеге җитәкчесе Ашок Кумар мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул билгеләп үткәнчә, уртак эшсез муниципаль хакимиятләр шәһәрләрнең киләчәген тәэмин итә алмаячак.
«Тотрыклы үсеш максатларына ирешү өчен иң яхшы практикаларны кабатларга кирәк. Форум моны эшләргә мөмкинлек бирер һәм бөтен дөнья өчен уңай нәтиҗәләргә китерер дип ышанам», – диде Кумар.
Ул Азия-Тын океан төбәгенең шәһәрләр арасында глобаль хезмәттәшлек челтәре төзергә теләвен, муниципалитетларның дуслык мөнәсәбәтләре төзүдә кызыксынуын, шуның аркасында шәһәрләрнең хәле яхшырырга мөмкинлеген өстәде.
Үз чиратында, Көньяк Африка җирле хакимиятләр берлеге президенты Беке Стофиле бөтен дөнья буенча муниципаль хакимиятләр төрле авырлыклар белән очраша, бу аларның эшен катлауландыра диде.
«Шуңа күрә без монда булырга, төрле кыенлыкларны җиңәр өчен региональ берләшмәләрнең хезмәттәшлеген көчәйтергә бик шат», – диде ул.
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр Якын Көнчыгыш бүлеге Генераль секретаре Мәхмәт Думан үзенең чыгышында Төркия һәм Сүриядә дистәләгән мең кешенең үлеменә китергән соңгы җир тетрәүләрне искә алды.
«Кешеләр түбәсез калды, шәһәрләрдә җимереклек, шуңа күрә эчке миграция артты. Нәтиҗәдә, җирле хөкүмәтләр яңа кризисларга дучар булдылар, алар көндез дә, төнлә дә зыян күрүчеләргә ярдәм итәр өчен эшлиләр. Ләкин шәһәрләрне торгызу өчен тагын да күбрәк эшләргә, һәлакәтнең масштабын танырга, нәтиҗәле чаралар күрергә һәм мондый проблемаларны алдан күрәчәк алымнарны кулланырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте ул тыңлаучыларга. Тотрыклы үсеш катаклизмнардан тизрәк торгызылырга мөмкинлек бирәчәк. Стратегия һәм юл карталары төзү аеруча мөһим. Бездә моның турында фикер алышырлык платформалар бар, әйдәгез бергә эшлик».
Сессия барышында катнашучылар глобаль проблемаларны атадылар, шәһәрләр белән идарә итү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, авырлыкларны хәл итү өчен элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк практикалар тәкъдим иттеләр.
Муниципальара хезмәттәшлекнең гамәли мәсьәләләренә Россотрудничествоның Иҗтимагый дипломатия идарәсе җитәкчесе Екатерина Торубарова да тукталды. Аның сүзләренчә, Россиядә 2,2 мең туганлык бәйләнеше урнаштырылган. Ул яшьләр белән аралашу темасына аерым тукталды: «Әгәр сезнең кадрлар резервында яшь мэрлар булса, без алар өчен чара ясарга тырышачакбыз. Казанга алып киләбез, белем бирү блокларын уйлап табабыз. Кызык булыр дип уйлыйбыз».
Үз чыгышында ТР башкаласы Мэрына Данние муниципалитетлар берлеге президенты, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Якын Көнчыгыш бүлеге омбудсмены урынбасары Мөхәммәт Саадие мөрәҗәгать итте.
«Илсур Метшин үз командасы белән Казанны күренекле шәһәр итү һәм ул үзенең һәм шәһәрнең искиткеч үсештә булуын күрсәтү өчен мөһим эш башкарды. Сез Татарстан һәм Россиянең киләчәген үстерүгә өлеш кертәсез, сез халыкара аренада танылган, сезнең керткән хезмәтегезне онытмыйбыз», – диде ул.
Саадие шәһәрләрнең тотрыклы үсеше муниципалитетларның тырышлыгы аркасында мөмкин булуын өстәде, алар министрлыклар кебек бюрократия белән түгел, ә көндәлек кешеләр белән эшлиләр. Шуңа күрә шәһәрләрнең озак вакытлы тотрыклылыгы өчен тәҗрибә алмашу һәм халыкара муниципальара мөнәсәбәтләр мөһим.
Сессия ахырында Метшин бүләкләр тапшырды. Мәсәлән, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәте Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евразия бүлеге Генераль секретаре Расыйх Сәгыйтовка тапшырылды.
Очрашуның модераторы булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова чыгыш ясады.
Көннең икенче яртысында тренинг «кыры»нда Азия мэрлары форумының башкарма бюросы утырышы узачак.
«Шуның аркасында семинар кысалары шактый киңәйде, дөньяның күпполярлыгын ачык итеп күрсәтте», – дип ассызыклады Метшин.
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр – 2004 елда глобаль карарлар кабул итү процессында җирле һәм төбәк хакимиятләренең ролен ныгыту өчен төзелгән муниципалитетлар, мегаполислар һәм төбәкләрнең, шулай ук аларның берләшмәләренең глобаль челтәре. Берләшкән милләтләр оешмасы Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрне җирле хакимиятләр белән эшләү буенча төп партнер буларак таный.
Евразия бүлеге Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Казахстан, Монголия, Россия һәм башка илләрнең муниципалитетларын берләштерә – коры җирнең 1/6 өлеше һәм 300 миллионга якын кеше. Евразия бүлекчәсе шәһәрләре үзләрендә милли һәм халыкара дәрәҗәдәге күп кенә чаралар кабул итә. Бүлекнең штаб-фатиры Казанда урнашкан.