(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май, Татьяна Марюхова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшинның Казан эшкуарлары белән очрашуы узды. Ачык диалог форматында бизнесменнар шәһәр башлыгына аренда, кадрлар ярдәме, эшмәкәрләр өчен вакыйгалар календаре турында сораулар бирделәр. Чара нәтиҗәләре буенча берничә документ эшләү йөкләнде: фудтракларны урнаштыруның юл картасы, сәүдә нокталарын урнаштыру өчен мәйданчыкларны арендалау һәм башкалар.
Беренче сорауны Cafe Group ресторан холдингы хуҗасы Рәис Вәлиев бирде. Ул шәһәр хакимияте ярдәме белән җәйге верандаларны бушлай урнаштыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Практика күрсәткәнчә, җәйге верандалар эшмәкәрләрнең табышын уртача 30% ка арттыра. Һәм инде аларны бушлай урнаштыруны шәһәр беренче ел гына рөхсәт итми, ул бизнеска реаль ярдәм булып тора. Казанның җәмәгать киңлекләрендә урнаштырыла торган фудтраклар популярлык казана. Ләкин бүген моны законлы рәвештә тормышка ашыру өчен хокукый мәйдан юк», - диде ул.
Үз чиратында Метшин фудтраклар өчен урыннар билгеләнәчәк картаны, шулай ук алар нигезләнеп эшли торган кагыйдәләрне эшләүне йөкләде. Бу кагыйдәләрне закон рангына Мәскәүдә кертергә кирәк, Казанда Дәүләт Думасының актив депутатлары бар, алар бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрергә ярдәм итәчәк.
Ел әйләнәсе Бауман урамы халык һәм туристлар арасында популяр урын булып кала бирә. Анда булган оешмалар төрле чаралар – фестивальләр, бәйрәмнәр һәм башка вакыйгалар үткәрәләр. Аны төзекләндерү һәм яшелләндерүнең мөһимлеген «ТР Аш-су осталары гильдиясе ассоциациясе» директоры Елена Жидель ассызыклады.
«Бездә җәмәгать туклануы предприятиеләренә якын булган хуҗасыз, буш территорияләрне куллану тәкъдиме бар. Без аларда төрле мастер-класслар, тематик кичәләр үткәрә алачакбыз – планнарыбыз бар инде. Ләкин безгә бу яктан ярдәм кирәк», - дип төгәлләде ул.
Шәһәр Мэры хәбәр иткәнчә, узган ел бу туристик артерияне төзекләндерүгә 100 млн сумнан артык акча тотылган. Музыкантларның чыгышларын теркәү өчен артпроспект кушымтасы булдырылган, брусчатка җәелгән, яшел зоналар һәм башка күп нәрсәләр урнаштырылган. Хәзер, чыннан да, янәшәдәге урамнарны тәртипкә китерергә кирәк. Метшин Вахитов районы башлыгы Альберт Салиховка милекчеләрне билгеләү белән шундый участокларның картасын төзергә кушты, шуннан соң киләчәк планнар турында сөйләргә мөмкин булачак.
Gali брендына нигез салучы Рөстәм Галимов чаралар һәм туристик вакыйгалар турында мәгълүмат тупланачак эшмәкәрләр өчен бердәм мәйданчыкка кызыксыну белдерде.
Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр иткәнчә, чаралар календаре эшкуарларга таратыла һәм социаль челтәрләрдә бастырыла.
«Хәзер без уңайлы туристик портал ясыйбыз, анда төрле вакыйгалар турында бөтен мәгълүмат тупланачак. Якын арада без проектны башлап җибәрербез дип ышанабыз. Эшмәкәрләргә мәгълүмат җиткерүне тагын бер кат карап бетерергә кирәк, без моның өстендә эшләячәкбез», – диде ул.
Мэр сайт проектын килештерергә һәм башка коммуникация каналларын оештырырга кушты.
«Монда сүз вакыйгалар турында гына түгел, ә башка мәйданчыклар – форумнар, конференцияләр, очрашулар турында да барырга тиеш. Эшмәкәрләр вакыйгаларның бөтен калейдоскобын алдан белергә һәм конкрет даталарга әзерләнергә тиеш. Үзеңне 100 миллионга охшатып сатарга, ә моның өчен 1 миллион сарыф итәргә кирәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкилләре шундый проблема белән очрашкан. «Әкият» кафесының генераль директоры Михаил Шәрипов хәбәр иткәнчә, бу күп кенә рестораторларны борчый.
«Без бу мәсьәлә буенча уйланабыз, һәм, безнең фикеребезчә, һөнәрләрнең абруен күтәрүгә басым ясарга кирәк», – дип билгеләп үтте ул. Узган елны без үз көчебез белән яшь пешекчеләр турнирын оештырдык. Ул онлайн-форматта узды, әмма финалистларны Казанга китерттек, аларга экскурсия оештырдык. Без креатив рәвештә пешекченең пешерә белгән виртуоз гына түгел, ә киң фикерле һәм белемле кеше булуын күрсәттек».
Ул шулай ук тәҗрибәне башка шәһәрләрдән коллегалары да өйрәнә дип хәбәр итте. Үз чиратында Мэр әлеге вакыйганы үткәрү өчен кирәкле тәкъдимнәр эшләүне йөкләде. Шәһәр әлеге чараны оештыруда һәм финанслауда ярдәм итәчәк.
Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов официантлар булып еш кына өлкән сыйныф укучылары яки студентлар эшкә урнашалар дип сөйләде.
«Безнең балаларны укытып, официант яки бармен профессиясе турында рәсми таныклыклар бирә торган проект бар. Хәзер без аны Совет районының өч мәктәбендә гамәлгә ашырабыз, әмма шәһәргә дә таратырга телибез. Проект балаларга киләчәк һөнәрләрен билгеләргә һәм уку йортларында үз профиле буенча укырга мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте ул.
Гаязов шулай ук ассызыклаганча, җәйге вакытта студентлар тулай тораклардан файдалана алмый, әмма бу вакытта официантлар һәм барменнар аеруча кирәк. Ул бу чорда яшьләр шәһәрдә калып, предприятиеләрдә эшли алсын өчен, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мәсьәләне карарга тәкъдим итте.
«Универсиадага әзерләнгәндә, без шәһәргә кунакханә бизнесының иң яхшы тренерларын чакырдык, - дип билгеләп үтте Метшин. Оятка калмадык, ә бу өлкәдә яхшы төп күнекмәләребезне күрсәттек. Әгәр эшләр моннан да торса, мин хезмәткәрләрне укыту өчен спикерларны чакырырга әзер. Коллектив турында кайгырта белергә кирәк. Мин хезмәттәшләремә җәйге чорда студентлар өчен төрле торак вариантларын карарга кушачакмын, бу Универсиада Авылы да, яшәү өчен компенсацияле башка вариантлар да булырга мөмкин. Мәктәп укучылары буенча – югары сыйныф укучыларына җәйге чорда эшләп алу мөмкинлеге турында хәбәр итсеннәр өчен, Мәгариф идарәсенә йөкләмә бирәм».
Шәһәр пляжларын төзекләндерү халыкны гына түгел, эшмәкәрләрне дә борчый. «Локомотив» пляжы суыннан файдаланучы Ринат Арсланов аның командасы пляж территориясен төзекләндерү буенча зур эш башкарганын сөйләде. Әмма бүген туризм һәм инфраструктураны үстерү өчен яр буе зонасын арендага алу мөмкинлеге юк – бу мәсьәләнең хокукый өлеше белән бәйле.
«Бүгенге көндә иң ташландык хуҗалык – шәһәрнең су акваториясе. Мондый бардак башка җирдә юк. Күптән түгел сезнең янга, минем йөкләмәм буенча, Башкарма комитет җитәкчесе килде, чөнки хәзер эшмәкәрләрдән аларга җир биреп, тәртипкә китерүне сорап мөрәҗәгать бар. Киләсе атнада очрашырга, тәкъдимнәрегез һәм концепциягез турында сөйләшергә тәкъдим итәм. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, су инфраструктурасы мәсьәләләрендә без камил түгел, һәрвакытта да ресурслар җитми – ә хәзер вакыт җитте. Быел һәм аннан соңгы елларда нәрсә эшләячәгебез турында килешербез», - дип аңлатма бирде Мэр.
Ул Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салиховка пляж үсеше буенча идеяләр ачык күрсәтеләчәк, шулай ук зоналар бүленәчәк картаны эшләргә кушты.
«Универсаль спорт мәктәбе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры һәм профессиональ волейболчы Толмаз Хәсәнов Метшинга пляж волейболы һәм теннис уеннары өчен алты мәйданчык, шулай ук Ленин дамбасы янындагы Түбән Заречьеда спортчылар өчен киенү бүлмәләре турында сөйләде.
«Хәзер безнең Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетыннан пляжны төзекләндерүгә субсидия алу мөмкинлеге бар, әмма моның өчен җир кишәрлеген арендалаучы булырга кирәк. Ләкин җир кишәрлегеннән файдалану мәсьәләсе килеп туа», - дип сөйләде ул.
Шәһәр башлыгы шәһәр хакимиятенең бурычларының берсе – бөтен яр буе зонасын тәртипкә китерү дип җавап бирде. Ул пляж территориясен төзекләндерү концепциясенә кертергә мөмкин булган тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Ял итү өчен товарлар прокаты һәм арендалау белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Александр Мусаев хәбәр иткәнчә, узган ел аның хезмәтләреннән Татарстан башкаласында яшәүче 50 меңнән артык шәһәрле һәм кунак файдаланган.
«Кызганычка каршы, хәзер шундый проблема бар – стационар булмаган сәүдә объектларында сәүдә алып барыла алмый, шул исәптән мин башкарган хезмәтләрнең төрләре белән дә. Бездә килешүләр бар иде, ләкин алар киләсе елда озайту мөмкинлеге булмаганлыктан тәмамлана. Боларның барысы да федераль законнар белән бәйле рәвештә мөмкин түгел», - дип төгәллек кертте ул.
Метшин бу өлкәнең барлык вәкилләре белән диалогта законнарга төзәтмәләр кертергә кушты, ә шәһәр башлыгы, үз чиратында, бу хакта Дәүләт Думасы депутатлары һәм профильле министрлык вәкилләре белән фикер алышачак.
Шәхси эшмәкәр Роман Булаев биш ел элек стационар булмаган сәүдә объектларын моның өчен аукционнар үткәрмичә урнаштыру мөмкинлеге бирелгәнен сөйләде. Быел килешүләрнең гамәлдә булу вакыты бетә һәм аларны озайтырга мөмкинлек бирә торган карар кирәк.
«Кем белән без партнер буларак аңлашып эшләдек, һәм кайда барлык критерийлар буенча тәртип, без, әлбәттә, хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Кайда искәрмәләр бар – без моның чишелеш табачагына гарантия алырга тиеш, һәм, әлбәттә, озайтачакбыз һәм хәлгә керәчәкбез. Без сезне ишетергә әзер, әмма буш вәгъдәләр булырга тиеш түгел», – дип аңлатма бирде Казан Мэры.
Очрашуда шулай ук «Данилов мануфактурасы» предприятиесе башкарма директоры Никита Панченко да катнашты, Метшин анда узган ел булган иде. Ул шәһәр җитәкчелегенә мондый авыр вакытта ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук башка илләргә товар җибәрү буенча яңа килешүләр турында сөйләде.
Очрашуга йомгак ясап, Казан Мэры эшкуарларга нәтиҗәле очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм булачак һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Мондый коллаборация булырга тиеш, һәм без, әлбәттә, моңа лаек булган һәркемгә рәхмәт әйтербез. Бер урында тормас өчен, тиз йөгерергә кирәк диләр. Шулай итеп, әйдәгез нәтиҗә булсын өчен педальләрне бергә әйләндерик. Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Бизнесның чәчәк атуын, ә эшнең рәхәтлек китерүен телим», – диде ул.
Очрашу – шәһәр бизнесы белән даими рәвештә барган диалогның бер өлеше. Пандемия башланганнан бирле Казанда кризиска каршы оператив штаб эшли. Аның эше кысаларында бизнес белән 86 эш очрашуы узды, аларда 327 компания һәм оешма катнашты.
Шәһәр кече бизнеска ярдәм итү өчен пандемия чорында Башкарма комитет тарафыннан кабул ителгән кризиска каршы чараларның бөтен пакетын диярлек саклап калган.
«Эшлекле иртәнге аш»та шәһәр районнары администрацияләре башлыклары, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова һәм башкалар катнашты.