(Казан
шәһәре KZN.RU, 18 нче май, Юлия Летникова). Казанның «Ак бүре» командасы
беренче тапкыр яшь хоккейчыларның «Алтын алка» бөтенроссия ярышларында җиңү
яулады. Хәлиткеч матчта спортчылар өч алка керттеләр һәм көндәшләрен –
Краснодар краеннан «Айсберг» командасын узып киттеләр. «Ак Бүре» уенчыларына
континенталь балалар хоккей лигасының «Стихияләр кубогы» күчмә трофеен
тапшырдылар. Бүләкләү тантанасында Россия спорт министры Олег Матыцин катнашты.
Татарстан командасы һәм «Алтын
алка» җыелма командасының гала-матчы ярышлар көненең кульминациясе булды. Спорт
сараендагы бозга Казан Мэры Илсур Метшин, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь
Бабушкин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, РФ спорт министрының беренче
урынбасары Азат Кадыйров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы
министры Марат Айзатуллин, шулай ук Россиянең танылган хоккейчылары – Павел
Дацюк, Кирилл Петров, Динар Хафизуллин һәм башкалар чыкты.
«Без турнирның суперфиналы хуҗалары
булуыбызга бик шат. «Алтын алка»да уйный башлаганда, миңа Дацюкның үзе белән
бер өчлектә уйнаячаксың дип әйтсәләр, – ышанмас идем. Бу эшне юкка гына
башламадык дип уйлыйм. Балалар һәм ата-аналар моны хуплыйлар. «Ак Барс» һәм
«Алтын алка»сыз Россия җыелма командасы булмый. Хоккейның барлык легендаларына
килүләре һәм безгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт. «Алтын алка» – традицион турнир
гына түгел, бу безнең хоккейның киләчәге», – диде Мэр.
Казан хоккейчылары «Стихияләр кубогы» алды
Турнирның җиңүчеләренә һәм
катнашучыларына сәламләү сүзе белән Россия спорт министры Олег Матыцин
мөрәҗәгать итте.
«Бүген әлеге тарихи бозда булу
минем өчен зур хөрмәт, биредә 1998 елда «Ак Барс» беренче тапкыр Россия
чемпионы исемен яулаган. Кемдер икенче һәм өченче урыннарны алса да,
җиңелүчеләр юк, сез барыгыз да җиңүчеләр. Чөнки безнең төп бердәм бурычыбыз –
балаларның сәламәт булуы, туган илләре һәм үзләренең тренерлары тәкъдим иткән
төбәкләр белән горурлануы», – диде ул.
«Бүген без «Алтын алка» проектының
үсеш алуын, елдан-ел популярлашуын һәм массакүләм булуын күрәбез. Димәк, без
дөрес юлда, безнең яхшы киләчәгебез бар, ә илебез хоккееның даны дәвам итәчәк»,
– дип өстәде ул һәм турнир хуҗаларына ярышларда тудырылган искиткеч дуслык
атмосферасы өчен рәхмәт белдерде.
Суперфиналда медальләр өчен 16
команда көрәшә – алар турнирда дүрт яшь категориясендә уйнадылар. Мәсәлән,
2006-2007 елларда туган хоккейчылар арасында Ярославль өлкәсеннән «Ярославич»
командасы вәкилләре иң яхшылары булды. Шул ук клуб тәрбияләнүчеләре турнирда
2010-2011 елгы яшь категориясендә дә җиңү яулады. 2008-2009 елгылар
категориясендә Казанның «Ак бүре» командасы чемпион булып танылды. Ә 2012-2013
елгы уенчылар арасында Хабаровск краеннан «Амур» командасы тәрбияләнүчеләре
үзләрен башкалардан яхшырак күрсәттеләр. Җиңүчеләргә – медальләр, ә команда
капитаннарына континенталь балалар хоккей лигасының күчеп йөрүче трофее
«Стихияләр кубогы» тапшырылды.
Метшинның хет-тригы һәм Вольфсонның алкасы
Гала-матчта хоккейчыларны бозга
Татарстан җыелма командасын җитәкләгән команда капитаннары – Илсур Метшин һәм
«Алтын алка» җыелма командасы өчен уйнаган Азат Кадыйров чыгарды.
Счет очрашуның икенче минутында
ачылды. Руслан Ризаев һәм Динар Хафизуллин тапшыруларыннан алканы Илсур Метшин
кертте. Беренче тайм ахырында «Алтын алка» уенчылары исәпне тигезләделәр.
Александр Рыбаков һәм Данил Макаров тапшыруларыннан Динар Хәмидуллин алка
кертте. Беренче тайм 1:1 исәбе белән тәмамланды.
Икенче период җанлы башланды –
Илсур Метшин көндәш капкасына гол кертте. Павел Дацюк һәм Наил Якупов
ассистентлар булдылар. Татарстан җыелма командасы моның белән генә тукталып
калмады һәм берничә минуттан Максим Пестушко тагын ике алка кертте – аңа Динар
Хафизуллин һәм Илья Вольфсон ярдәм иттеләр. Уен исәбе «Алтын алка» уенчыларын
канәгатьләндермәде. Павел Куликов һәм Азат Кадыйров тапшыруларыннан көтеп
алынган очконы Станислав Альшевский китерде. Тәнәфескә командалар 4:2 исәбе
белән киттеләр.
Өченче периодта беренче алканы
көндәшләр капкасына Татарстан җыелма командасы кертте. Икенче минутта Илсур
Метшин үзен күрсәтте, аның кәшәкәсенә алканы Павел Дацюк тапшырды. Шуннан соң
ук Илья Вольфсон гол кертте, аңа Кирилл Петров ярдәм итте. Көндәшләр көрәшне
дәвам иттеләр – Павел Куликов һәм Станислав Альшевский тапшыруларыннан Альберт
Вишняков алка кертте. Тайм уртасында исәп 6:3 булды.
Татарстан командасы моның белән
генә канәгатьләнмәде, Илсур Метшин тапшыруыннан алканы Наил Якупов кертте. Уен
ахырына ике минут калганда, Станислав Альшевский һәм Александр Рыбаков
тапшыруларыннан голны Даниэль Насыйбуллин кертте. Көрәш моның белән генә
тәмамланмады – Рафик Якубов тапшыруыннан Рафаэль Әхмәтов алка кертте. Матч 8:4
исәбе белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, «Алтын алка»
ярышлары илнең 80 төбәгеннән 45 меңнән артык яшь хоккейчыны берләштерә. Турнир
муниципаль, төбәк, финал этапларыннан һәм суперфиналдан тора. Һәр этап
җиңүчеләре үз төбәкләрен ярышларның киләсе дәрәҗәсендә тәкъдим итәләр. Казан
2023 елда суперфинал уздыру урыны итеп билгеләнде, узган ел Пермьдә ТР
башкаласы «Ак Бүре» хоккей командасы беренче тапкыр «Алтын алка»ның көмеш
призеры булды.
«Алтын алка» турниры тарихы 1964
елның 8 нче декабрендә башлана. Шул ук елда беренче ярышлар уздырыла, аларда 57
команда катнаша. Танылган тренер Анатолий Тарасов турнирга нигез салучы һәм
«Алтын алка» клубы рәисе була.