(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче май). Болгарда бүген «Изге Болгар жыены» традицион чарасы уза. Идел буе Болгарстанында ислам
динен рәсми кабул итү көненә багышланган әлеге чараларга 40 меңгә якын кеше килер
дип көтелә.
Аны ачу
тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры
Илсур Метшин, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән
хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Россиянең югары мөфтие
Тәлгать Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния идарәсе рәисе Равил Гайнетдин, Мәскәү
һәм Үзәк Россия мөфтие Әлбир Крганов катнашты.
«Борынгы
Болгар изге җирләрендә сезне сәламләвемә шатмын. Бер ел элек без сезнең белән
дәүләт дәрәҗәсендә Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 ел
тулуны билгеләп үттек. Бу чыннан да тарихи вакыйга булды», – дип мөрәҗәгать
итте ТР Рәисе кунакларга.
Рөстәм
Миңнеханов ассызыклаганча, «Изге Болгар җыены» алдыннан «Россия – Ислам
дөньясы: KazanForum» ХIV Халыкара икътисади форумы һәм «Россия – Ислам дөньясы»
стратегик күзаллау төркеме утырышы узды. Бу көннәрдә Казанга дөньяның 80 нән
артык иленнән 16 мең кеше килде.
«Безне
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл үзенең визиты белән хөрмәтләде, шул
исәптән Болгарда да булды. Ул дөньяның тискәре тенденцияләренә каршы тору өчен
ислам һәм православиеның үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үтте», -
диде ТР башлыгы.
Шулай ук
Миңнеханов Дагыстан мөфтиенә Мөхәммәд пәйгамбәрнең чын ядкәрләре күргәзмәсен
оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Исламның иң кыйммәтле мирасы
булган экспозицияне теләгән һәркем күрә ала.
Аннан соң
бәйрәм кунаклары Болгарның җыен мәйданында өйлә намазында катнаштылар, РФ
мөселманнары Диния нәзарәтенең бәйрәм чатырында һәм билбау көрәше буенча
халыкара ярышларының финал уеннарында булдылар.
«Изге Болгар
жыены» традицион рәвештә 21 нче майда билгеләп үтелә. Быел бәйрәмдә 40 меңгә
якын кунак, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» форумында һәм XIII Бөтенроссия
татар дин әһелләре форумында катнашучылар көтелә. Болгар шәһәрчеге
территориясендә сәнгать кәсепләре күргәзмәләре, ярминкәләр, мастер-класслар,
хәләл продукция һәм рухи билгеләнештәге товарлар белән сәүдә оештырылган, дип
хәбәр иттеләр ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә.