(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май,
Татьяна Марюхова). Казанның Киров районында, Бирюзовая урамындагы 1 нче йортның
беренче ике катында, «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге төзелеше
тәмамлана. Яңа уку елыннан башлап анда барлыгы 2,4 мең бала йөри алачак.
Балалар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр, чүлмәкчелек эшен
һәм техник фәннәрне өйрәнә, спорт, сәнгать һәм хореография белән шөгыльләнә,
шулай ук 36 педагог җитәкчелегендә социаль проектлар эшли алачак. Казан Мэры Илсур
Метшин төзелеш эшләренең барышын тикшереп кайтты.
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, Юдиноның 100 еллыгына поселокның инфраструктурасы
масштаблы яңартылган, шул исәптән балалар һәм яшьләргә ял һәм белем бирү өчен
яңа объектлар барлыкка килгән. Хоккей сарае (анда хәзер балалар шөгыльләнә) һәм
иң зур спорт яшүсмерләр клубларының берсе «Юлдаш» төзелгән. Һәм менә без яңа
төзелә торган «Сәяхәт» өстәмә белем бирү үзәгендә, биредә ата-аналар, шулай ук
балалар һәм яшүсмерләр теләкләре буенча (алар Юдинода 5 меңнән артык)
инженерлык һәм техник түгәрәкләр – балаларыбызны кызыксындырган бар нәрсә
булачак. Аларга түгәрәккә язылу өчен үзәккә барырга кирәк булмаячак», – диде
Метшин.
Хәзер
эшчеләр яңа үзәктә биналарның эчке бизәлешен тәмамлыйлар, бинаның фасад өлешен
ясыйлар, сантехник һәм электромонтаж эшләре алып баралар, шулай ук ишек
блокларын урнаштыралар. Барлык төзелеш эшләрен җәй көне тәмамлау планлаштырыла,
ә балаларны учреждениедә яңа уку елыннан ук кабул итә алачаклар.
Бирюзовая
урамындагы төп бина 1,5 мең балага исәпләнгән. Якын-тирәдәге 182 нче, 188 нче
һәм 57 нче белем бирү учреждениеләрендә тагын 900 баланы колачлый торган
филиаллар ачу планлаштырыла. Үзәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар
шөгыльләнә алачак. «Безгә үзенчәлекле балалар да килер дип планлаштырабыз. Мәсәлән,
бер түгәрәк аларга юнәлдереләчәк – балалар дымка уенчыклары ясый алачак, шулай
итеп без бүгенге көндә онытылган техникага кызыксынуны яңарта алачакбыз. Уку
кабинетлары, керү төркеме һәм биналар инклюзив мохиткә яраклаштырылган. Юдинода
сәламәтлек үзенчәлекләре булган 30 лап бала яши», – дип сөйләде үзәк директоры
вазыйфаларын башкаручы Марина Захарова. Хәзер алар инвалидлар җәмгыятендә
шөгыльләнәләр, анда тар укыту программасы (башлыча, театр юнәлеше), ә яңа
үзәктә алар өчен программаны киңәйтәчәкләр.
Үзәк
«Сәяхәт» дип атала – белем бирү мохитенә эләгеп, балалар фән дөньясын уен
форматында үзләштерәчәк, дип аңлатты Марина Захарова. «Һәр бала сәяхәтче
көндәлеген алачак, анда дәресләргә йөрү таблицасын тутыра алачак, аның буенча
балаларның уңышлары күзәтеләчәк. Мәсәлән, ел башында баланың ниндидер осталыгы
булмаган, ә укуын тәмамлаганда без аны моңа өйрәтәчәкбез – бу аның көндәлегендә
билгеләп үтеләчәк. Ә безгә, педагоглар буларак, үз дәресләребезне төзәтү
җиңелрәк булачак», – дип сөйләде ул.
Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов Илсур Метшин өчен
экскурсия үткәрде. Шәһәр башлыгы күп функцияле холл һәм хореография залын карап
чыкты, анда паркет өслек, шулай ук тренажерлар белән спорт залы, уку
кабинетлары һәм тавыш яздыру студиясе урнаштырылачак. Учреждениедә
судноавиамодельләштерү һәм инженерлык эше буенча түгәрәкләр ачылачак. «Балалар
яңа эшче һөнәрләренә өйрәнә алсын өчен, без үзебезгә нәкъ менә инженерлык эшен
торгызу бурычын куйдык. Башта балалар үз куллары белән эшләнмәләр ясаячак,
аннары аларны компьютерларда проектлаячак һәм дизайн эшләячәк», – дип аңлатты
Миронов.
Шәһәр
башлыгы үзәкнең йомгаклау проектын югары бәяләде һәм дизайнерлар командасына
эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бик яхшы килеп чыккан. Теләсә кайсы бүлмәне,
теләсә кайсы бинаны алыгыз – һәр җирдә табигый кояш яктысы һәм периметры буенча
матур рәсем бар. Шул исәптән төсләр дә бик гармонияле сайланган: якты һәм
балалар өчен күңелле, ә мондый гамма әлегә бер генә учреждениедә дә юк –
бөтенләй яңа кыяфәт. Җәйге каникуллар тәмамланганчы, балалар үзәктә искиткеч
шартларда шөгыльләнә алачак – барысы да балаларыбыз яшәү урыны буенча үз
сәләтләрен ача алсын өчен булдырылган», – дип ассызыклады Метшин.
Күчмә
киңәшмәдә Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казанның
социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты
директоры Петр Королев һәм башкалар катнашты.