(Казан
шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Бүген «Казан»
агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл продукциясе күргәзмәсе ачылды.
Анда Татарстаннан, шул исәптән Казаннан, шулай ук Ираннан, Сенегалдан һәм
Төркиядән 100 эре җитештерүче катнаша.
Ярминкәне
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин ачты. Экспозиция белән
шулай ук Малайзиянең ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары
Сираҗеддин Сухаими һәм ТР мөселманнары Диния идарәсе рәисе, Татарстан мөфтие
Камил Сәмигуллин танышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр
иттеләр.
Татарстанда
хәләл стандарты буенча 100 дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә.
Бу товарларны якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлыйлар, дип билгеләп үтте
Рөстәм Миңнеханов.
«Ел
саен республикада узучы KazanForum һәм RUSSIA Halal Expo күргәзмәсе әлеге
өлкәне популярлаштыруның төп инструментларының берсе булып тора. Алар бөтен
дөньядан килгән индустрия әгъзаларына сәүдә-икътисади элемтәләрне җайга салырга
һәм уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә», – диде ул.
Тәкъдим
ителгән продукцияне мөмкин кадәр күбрәк шәһәр халкы сатып ала алсын өчен,
ярминкә беренче тапкыр «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә ачылды.
«Минемчә,
бу бик уңышлы карар. Биредә катнашучылар хәләл стандартлары буенча җитештерелә
торган ит, сөт һәм яшелчә продукциясен, кондитерлык эшләнмәләрен, шулай ук кием
һәм сувенирларны тәкъдим итә һәм сата алачак. Шунысы куанычлы, җирле
җитештерүчеләрдән тыш, безнең чит ил партнерларыбыз да бар», – дип өстәде ТР
Рәисе.
Russia
Halal Market күргәзмәсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара
икътисадый форум көннәрендә үткәреләчәк. Казанлылар һәм Татарстан башкаласы
кунаклары продукцияне 8:00 дән 19:00 гә кадәр 21нче майга кадәр Аграр урамы, 2
адресы буенча сатып ала алачак.
Видеорепортаж