(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Юлия Летникова). Сентябрьгә Казанда «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерен масштаблы модернизацияләүне тәмамлау планлаштырыла. Шуннан соң аны ел әйләнәсе кулланачаклар. Шәһәрнең иң борынгы лагеренда ашханә капиталь ремонтланган, корпуслар өр-яңадан төзелгән, бер өлеше ел әйләнәсе ял итү өчен җылытылган. Бүген эш барышын Казан Мэры Илсур Метшин карады.
Хәзер лагерьда тышкы инженерлык челтәрләре салалар, 280 урынлык тамаша залы булган клубны төзеп бетерәләр, янәшәдәге территорияне төзекләндерү, беседкалар урнаштыру һәм медицина пунктын җылыту бурычы тора. Лагерь территориясендә 90х60 м зурлыктагы 200 урынга исәпләнгән трибуналар белән футбол кыры барлыкка киләчәк, анда төрле дәрәҗәдәге турнирлар үткәреләчәк. Яңартудан соң «Яшь Гвардия»нең үткәрү сәләте бер сменада 242 дән 280 балага кадәр артачак. Җәй көне генә анда 1100 дән артык бала ял итә алачак.
«Традиция буенча, җәйге каникулларга, балаларның ялына, әзерлек вакытында зур эш алып барыла. Быел Казанның 27 лагеренда 15 меңнән артык бала ял итәчәк», – диде шәһәр башлыгы. Мэр билгеләп үткәнчә, «Яшь гвардия» лагерен 90 ел элек төзегәннәр, ә реконструкцияне 60 ел элек үткәргәннәр. «Ниһаять, без бу объектка капиталь ремонт белән генә түгел, ә капиталь төзелеш белән дә кердек: 10 яңа торак корпус, аларның кайберләре, ашханә кебек үк, ел әйләнәсе эшләячәк, иркен клуб һәм спорт инфраструктурасы. Балаларның яхшы, уңайлы, экологик чиста шартларда ял итүләре, көч туплаулары һәм яңа спорт рекордларына әзерләнүләре өчен бар да бар», – дип өстәде ул.
Лагерьда иске агач йортлар урынында 30 кеше сыйдырышлы 10 йокы корпусы, персонал өчен 2 корпус һәм 2 склад, сауналар белән душ комплексы, медицина пункты һәм КПП төзелгән. Елның салкын вакытында 4 торак корпус, персонал өчен бина, ашханә һәм медицина пункты җылытылачак. Барлык эшләр дә булган яшеллекне мөмкин кадәр саклап башкарыла.
Хәзер йокы һәм административ корпусларда буяу эшләре алып барыла, дип хәбәр итте Мэрга «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ подряд оешмасы директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин. Клуб төзелеше дә дәвам итә – ул 40% ка башкарылган, төзүчеләр эшләрнең фасад өлешенә керешкән. Мэр төзелеп килүче клубны карады. Анда 280 урынга исәпләнгән тамаша залы, сәхнә, костюмнар һәм декорацияләр өчен кладовая, артистлар өчен бүлмәләр, остаханә һәм санузеллар барлыкка килә. Монда ук Мэрга лагерь логотибының вариантын тәкъдим иттеләр, анда пионер галстугы сурәтләнгән, ә төсләр гаммасы совет плакатыннан алынган. Шәһәр башлыгы вариантларның берсен раслады, әмма төсләрне уйлап бетерергә кушты.
Илсур Метшин шулай ук торак корпусларның берсендә булды. Аларда йокы бүлмәләре, душ бүлмәләре, юыну урыннары һәм бәдрәфләр белән санузеллар, юу, киптерү һәм үтүкләү бүлмәләре, кладовая, шулай ук ял итү зонасы булачак холл бар.
Сакланып калган торак корпусларның берсендә И.Метшин музей ачарга тәкъдим итте. Лагерьның гасырлык тарихында анда дистәләгән мең казанлы ял иткән. Пионерлар лагереның көнкүрешен чагылдыручы музей берничә зонадан торачак: ашханә, медицина палатасы, китапханә залы һәм гитаралар һәм велосипедлар белән холл.
Лагерь кунакларын фотозона каршы алачак. Моның өчен трансформатор подстанциясе бинасы граффити белән бизәләчәк.
Җиңел атлетика буенча тренировкалар өчен «Яшь гвардия»дә йөгерү юллары һәм сикерү зонасы төзеләчәк, воркаут-зона, мини-футбол мәйданчыгы булдырылачак. Элегрәк лагерь территориясендә республика программалары буенча баскетбол-волейбол мәйданчыклары төзелгән иде. «Яшь гвардия» – традицион рәвештә спортны яратучы яшьләрне, юниорларны, командаларны әзерләгән лагерь. Шуңа күрә без балалар, ата-аналар һәм тренерлар белән ачылуны түземсезлек белән көтәбез. Эш әле күп», - дип ассызыклады Мэр.
Илсур Метшин белән бергә лагерьга ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов килде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисенең комплекслы программасы ярдәмендә 4 муниципаль лагерь капиталь ремонтланды: «Заречье», «Юнитур», «Восток» һәм «Молодежный». Аларның үткәрү сәләте 50-75% ка артты.