(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель, Юлия Летникова). Бүген Казанда гомумшәһәр өмәсе уза. Анда, беренчел мәгълүматлар буенча, 25 мең кеше һәм 900 предприятие хезмәткәре катнаша, 250 дән артык берәмлек техника җәлеп ителгән. Мирный поселогындагы каенлыкта генераль җыештыру «Чиста уеннар» форматында узды. Казан Мэриясе СИБУР гавами акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлектә оештырган өмәгә Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Сафин кушылды.
«Традиция буенча апрель һәм май айларында шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык уза. Җыештыруга кичә, бүген чыккан һәм иртәгә чыгачак һәркемгә рәхмәт белдерәм. Бүген генә дә шәһәр мәйданчыкларында үз шәһәрен яраткан, аны чиста, төзекләндерелгән, каралган итеп күрергә теләгән 25 мең кеше, 900 предприятие хезмәткәре җыштыра. Казанның чисталыгы – бу инде безнең визит карточкасы», - диде И.Метшин.
«Без яңалыкларга һәрвакыт шат, СИБУР компанияләр төркеменә чираттагы керткән яңалыгы – «Чиста уеннар» проекты өчен рәхмәт белдерәсебез килә. СИБУР компаниясе «Казаноргсинтез» йөзендә юбилей алдыннан өмә генә түгел, ә ярыш форматында бәйрәм бүләк итү инициативасы белән чыкты. Бу гадәти эшне бәйрәмгә әйләндерүнең яхшы мисалы. Без моны хуплап кына калмыйча, башка компанияләр үрнәк алсын өчен искиткеч мисал дип әйтәбез», – дип өстәде Мэр.
Казан заводы генераль директоры А.Сафин билгеләп үткәнчә, партнерлык – СИБУРның кыйммәтләренең берсе, компания үзенең булган урыннарында шәһәр һәм предприятиеләрнең ышанычлы партнеры булып тора. «Бүген без шәһәр халкы өчен чиста, уңайлы булсын өчен Мэрия белән партнерлыкта чыгыш ясыйбыз. «Казаноргсинтез» – эре предприятие, зур эш бирүче, без дә шәһәр халкы, без монда уңайлы шартларда яшәргә телибез һәм яшәячәкбез. Шуңа күрә бүген чыннан да гадәттәгечә эш түгел, ә бәйрәм, без ял итәбез, рәхәтлек алабыз, һичшиксез яхшы кәеф һәм позитив белән китәчәкбез», – диде предприятие генераль директоры.
А.Сафин «Чиста уеннар»ның тагын бер өстенлеген – «акыллы» нәтиҗә, дип өстәде. «Бүген өмә генә түгел, ә уен-квест, катнашучылар уйнарга, нәтиҗәгә эшләргә тиеш: кем күбрәк җыя, креативлык күрсәтә, чыннан да финалга «акыллы» нәтиҗә белән чыгачак. Нәтиҗәләрне караячакбыз һәм бәяләрбез», - диде ул.
«Чиста уеннар» квест форматындагы Казан өмәсе «Казаноргсинтез» экологик белем атналыгының символик старты булды. Атналык марафоннар кысаларында СИБУР предприятиеләре Татарстанда ачык форумнар, интеллектуаль конкурслар, экологик темаларга иҗтимагый дискуссияләр, лекцияләр һәм заводка экскурсияләр үткәрә, аларда предприятие хезмәткәрләре, аларның гаиләләре һәм шәһәр халкы катнаша. Күптән түгел Түбән Камада шундый атна узды, хәзер Казан чираты.
«Чиста уеннар» форматы чүп-чарны тизлек белән җыештыруны күздә тота, җиңүчеләргә призлар бирелә. Ярыш кагыйдәләре һәм мәйданчыктагы активлыклар турында Илсур Метшинга һәм Айрат Сафинга Татарстандагы проект координаторы Максим Антонов сөйләде. Аның сүзләренчә, ярышларга 133 команда теркәлгән, алар 500 дән артык кешене берләштергән. Аларга чүп җыярга һәм аны сортларга аерырга кирәк. Иң яхшы командалар спорт кибетенә сертификатлар алачак, ә чемпионнарга шулай ук эшкәртелгән икенчел чималдан кубок тапшырылачак.
Мирныйда өмә мәйданчыгында казанлылар өчен кыр кухнясы эшләде, музыка яңгырады һәм мастер-класслар үткәрелде. Илсур Метшин эко-футбол уйнады. Моннан тыш, мәйданчыкта пластик капкачларны эшкәртү буенча остаханә ачылды. Теләге булган һәркем велосипедка утырып, педальләрне әйләндерә һәм икенчел чималны ваклый алды. Аннары аннан значок ясарга мөмкин иде. Мэр активистларга кушылды: капкачларны, педальләрне әйләндереп, ваклап, значоклы булды. Шуннан соң Илсур Метшин һәм Айрат Сафин участокны җыештыруга киттеләр.
Гомумшәһәр өмәсе традицион рәвештә 1 нче апрельдә башланган территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча республика икеайлыгы кысаларында уза. Быел сулыкларның яр буе зоналарын һәм шәһәр урман полосаларын чистартуга басым ясалды. Әйтик, бүген шәһәр халкы 1325 мең кв.м мәйданлы яшел зоналарны, шулай ук 45 гектар мәйданлы бакчаларны, паркларны һәм скверларны чистартачак. Горки-Әмәт урманында, Горький исемендәге, «Крылья Советов», «Комсомолец», Тинчурин исемендәге паркларда, Ленин бакчасында, Салават Күпере микрорайонындагы паркта, Универсиада проспектындагы яшел авышлыкларда һәм башка мәйданчыкларда үткәрелә.
Моннан тыш, өмә вакытында 1318 мең кв.м мәйданлы юллар, 1789 ишегалды һәм предприятиеләргә якын 73 мең кв.м мәйданлы территорияләр чистартылачак. Шулай ук бүген тукталыш павильоннарын, коймаларны, светофорларны, тышкы яктырту терәкләрен юачаклар һәм чистартачаклар.
Бүген Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре Мирныйдагы каенлыкта, Борһан Шәһиди һәм И.Усманов, Гаврилов урамы буенча Казансуның яр буе зонасында, Су спорт төрләре сарае районында, Киров дамбасы буйлап һәм Клара Цеткин урамы буенча, шулай ук Зур Урам урамга җыештырырга чыктылар.
Территорияләрне җыештыруга кушылган казанлылар бүген җәмәгать киңлекләрендә уза торган төрле экологик акцияләрдә катнаша ала. Мәсәлән, өч паркта электр өмәләре оештырылды, аларда иске көнкүреш техникасын эшкәртүгә тапшырырга мөмкин.
«Барыгызга да өмәгә чыкканыгыз өчен тагын бер тапкыр рәхмәт. Без урман-посадкаларга, җыештыручылар, идарәче компанияләр, төзекләндерү предприятиеләре булмаган яр буйларына чыгабыз, әмма кешеләр ел дәвамында анда килеп чүп-чар калдыралар, - дип билгеләп үтте И.Метшин. - Җәйге сезон яңа бит ачар дип өметләнәбез, казанлылар һәм кунаклар үз артларыннан җыештырырга һәм чүп-чар ташламаска гадәтләнер. Бу, шул исәптән, безнең тәрбияви бурычыбыз. Еллар узу белән машиналардан чүп-чар ташлаучылар һәм аны урнадан читкә ыргытучылар саны кими бара. Бу иң кыйммәтлесе, бу шәһәргә мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт. Бу нормага әверелер һәм Казан иң чиста һәм төзекләндерелгән шәһәр булыр дип ышанам», – диде Мэр ахырда.