(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче апрель). Бүген Казанда метрополитенның икенче тармагында «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр уң аралык тоннелен казу тәмамланды. Тоннель уздыру машинасының чыгуын Татарстанның Рәисе һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин күзәтте.
Эшләрнең барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде. Аның сүзләренчә, метро төзелеше график буенча бара. «Зилант»тан «Академия»гә кадәр тоннельнең гомуми озынлыгы 870 метр тәшкил итә, казу ярты ел вакыт алган. Метроның икенче тармагының беренче чираты буенча барлык тоннельләрнең 65% ы казылган.
«Хәзер без кирәкле ремонт эшләрен башкарачакбыз, машинаны котлованның чираттагы очына күчерәчәкбез һәм якынча бер айдан соң киләсе Фучик урамына кадәрге тоннельне казый башлаячакбыз», – диде Марат Рәхимов. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы ел ярымда метро төзүчеләр әкренләп илебез җиһазларына, программаны тәэмин итүне дә кертеп, күчкән, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Метроның икенче тармагының беренче җибәрү комплексын төзүне 2027 елда тәмамлау планлаштырыла. Дүрт станциядән торган беренче участокның гомуми озынлыгы 5 км 750 метрга җитә. Проект документациясен «Татинвестгражданпроект» ДУП эшләгән. Барлыгы тармак дүрт станциядән торган өч блокны үз эченә алачак.
Узган ел Казанда метрополитен станцияләренең иң яхшы интерьер концепциясенә ачык бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. «Академия» станциясенең иң яхшы концептуаль карары дип Мәскәүдән Алиса Силантьеваның «Ткань познания» проекты танылды. «Зилант» станциясе өчен Мәскәүнең Rokot Studio архитектура бюросы проектын нигез итеп алырга булдылар. «Тулпар» станциясен бизәү нигезенә Мәскәүдән Денис Хохловның социаль проекты алыначак. «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә килгәндә, фикер алышу вакытында тәкъдим ителгән концепцияләрнең берсе дә жюри әгъзаларының уңай бәясен алмады.