(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель). Бүген «Корстон»да Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль хакимият органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Чарада ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Кунакларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларның базис, халык белән эшләгәндә нигез булуын ассызыклады. «Җирле хакимият һәрвакыт идарә итү системасында кешеләргә иң якын һәм аңлаешлы звено булды һәм булып кала. Безнең бөтен тормышыбыз –урыннарда бара. Федераль хакимият тә, региональ хакимият тә – алар беренче чиратта сезгә мөрәҗәгать итәләр. Сез социаль үсешнең төрле юнәлешләре, торак-коммуналь хуҗалык, юл-транспорт һәм башка өлкәләр буенча көндәлек тормышның актуаль проблемаларын хәл итү өчен җаваплы», – диде ТР Рәисе.
Шул ук вакытта җирле хакимиятнең турыдан-туры җаваплылыгы зонасында шәһәрләрнең һәм районнарның, авыл җирлекләренең тотрыклы тормыш-көнкүрешен тәэмин итү, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, социаль йөкләмәләрне үтәү, икътисадны үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләре кала, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
«Бу бурычларны уңышлы тормышка ашыру өчен без илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашырабыз. Дәүләт дәрәҗәсендә социаль-икътисади үсеш темпларын һәм гражданнарыбызның иминлек дәрәҗәсен саклау өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Әлбәттә, күп нәрсә җирле хакимият органнарының нәтиҗәле эшенә бәйле. Шуңа күрә без җирле үзидарәнең нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирәбез», - дип өстәде республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Моннан тыш, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары вәкилләре автомобильләргә сертификатлар алды. Чара концерт белән тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж