(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Татарстан башкаласының җәмәгать киңлекләрендә 2022 елда 886 чара узган – бу биш ел элек 98 булган вакыт белән чагыштырганда 9 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәт күрсәтә торган җәмәгать киңлекләре саны шушы ук чорда ике тапкырга арткан. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга ел нәтиҗәләре буенча хисап вакытында дирекция җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
Быелдан дирекция 317,6 га мәйданлы 33 җәмәгать киңлеге белән кураторлык итә. Ул шулай ук «Светлая долина» торак комплексындагы яңа парк, ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы, Зәңгәр күлләр һәм «Акчарлак күле» паркын да үз канаты астына алачак.
Узган ел шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә чаралар җәйге һәм кышкы программалар кысаларында узган. Әйтик, җылы вакытта паркларда һәм скверларда 520 вакыйга үткәрелгән, аларда 250 мең кеше булган. Иң эреләре арасында Айгөл Латыйпова Горький исемендәге паркта узучы туңдырма һәм «Итил» Идел буе халыклары фестивальләрен, Кабан күле яр буенда «Милли кием» һәм Горки-Әмәт урманындагы «Гриль-фест»ны аерып әйтте. Яңа проектлар да тормышка ашырылды, алар арасында – «сансетлар» сериясе, Г.Камал исемендәге театр оркестрының «Черек күл» паркында чыгышы, «Ак чәчәкләр» бульварында стрит-арт фестивале һәм башкалар.
Кышын казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен паркларда 103 бушлай чара узды, аларда 95 мең кеше булды. Чагыштыру өчен – бер ел элек җәмәгать киңлекләрендә 87 чара оештырылган иде. Яңа ел төнен халык «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы чыршы шәһәрчегендә үткәрә алды. Мәйданчыкларда бәйрәм программалары узды, аларда 30 мең кеше булды.
Шулай ук ел дәвамында Pet-friendly проектлары тормышка ашырылды: казанлылар 20 этне сыендырган «Лапа дружбы» хәйрия акцияләре һәм шәһәрнең 45 кешесе укыган «Яшь эт асраучы мәктәбе».
Казанлыларның һәм кунакларның яраткан урыны булып «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы кала бирә. 2022 елда анда 280 мең кеше булган – 2021 ел белән чагыштырганда 106 меңгә күбрәк.
Җитешсезлекләрне бетерү һәм паркларны ремонтлау өчен узган ел авария бригадасы булдырылды. Шуның аркасында җәйге сезонда 2800 кв.м артык идән ремонтланды һәм алыштырылды, 200 кв.м язулардан чистартылды һәм 160 кв.м өслекне буядылар, чаралар үткәрү өчен 500 метрдан артык кабель салдылар.
Моннан тыш, җәмәгать киңлекләрендә юл тамгалары яңартылды, Горки-Әмәт урманында, «Калейдоскоп» паркларында балалар мәйданчыклары төзекләндерелде, Җиңү паркында хәрби техниканы буядылар, «Континент» паркында һәм «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкта чүп савытлары алыштырылды. Урицкий исемендәге паркта күлне чүп-чардан чистарттылар, ә Мир урамындагы һәм «Калейдоскоп» паркларында футбол кырларын яңарттылар.
Шулай ук быел берничә паркта эксперимент сыйфатында дирекция калдыкларны сортлау системасын берьюлы кертергә тәкъдим итә. Айгөл Латыйпова аңлатып узганча, бу 50% калдыкны эшкәртүгә җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер чүпне Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта аералар. Горький исемендәге, «Черек күл» паркларында, Кабан күле яр буенда, Лядской бакчасында һәм Горки-Әмәт урманында яңа проект эшләтеп җибәреләчәк – эшмәкәрләр өчен калдыкларны аерым җыю буенча уңайлы инфраструктура булдырылачак.
Доклад вакытында А.Латыйпова дирекциянең быел тормышка ашырырга планлаштырган проектлары белән уртаклашты. Алар арасында паркларның һәм Казанның архитектурасы һәм тарихы турында подкастлар сериясе, инклюзив чаралар, Горки-Әмәт урманында стендап фестивале, ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында экохаб, Салават Күперендәге вакыйгаларның җәйге программасы һәм Зәңгәр күлләрдәге экопрограмма бар.