(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар,
Татьяна Марюхова). Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан дәүләт
медицина университетының студентлар активы белән очрашты. Шәһәр башлыгы вуз
укучыларын Татьяна көне белән котлады, Казанда яшьләр өчен нәрсәләр эшләнүе
турында сөйләде, студентларның сорауларына җавап бирде.
Очрашу
башланыр алдыннан И.Метшин югары уку йорты ректорының мемориаль кабинетын һәм
акушерлык үзәген, имитация палатасын һәм студентларның мөстәкыйль эше өчен
бүлмәләрне карап чыкты, шулай ук пациентларны карау буенча практик дәрестә
булды. Шәһәр башлыгы өчен экскурсияне КДМУ ректоры Алексей Созинов үткәрде.
Шәһәр башлыгы вузда табиблар әзерләү һәм уку өчен бик яхшы шартлар тудырылуын
билгеләп үтте.
1,3
миллион кеше яшәгән Казанда 158 мең студент белем ала, шул ук вакытта аларның
һәр өченчесе республикадан читтәге төбәкләрдән – Россиянең башка урыннарыннан
һәм 70 тән артык илдән килгән. «Без Казанның яшьләр шәһәре булуына, Татарстан
башкаласына белем алырга килгән студентлар ярдәмендә дә, туучылар санына да
динамик рәвештә үсә торган мегаполисларның берсе булуына шатбыз, – диде
И.Метшин студентлар белән аралашканда. – Без яшьләрнең Татарстан башкаласын
яшәү, эшләү һәм гаилә кору өчен сайлауларын телибез. Һәм без әлеге юнәлештә
актив эшләүне дәвам итәбез».
«Сезнең
һәркайсыгызның Казанда калуын, үз ярын табуын теләр идем. Сез бәхетле булсын
һәм гаиләләрегезне корсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», –
диде И.Метшин. Социаль ипотека программасы гамәлдә булган соңгы 17 елда Казанның 30 меңнән артык гаиләсе торак шартларын
яхшыртты, шул исәптән яшь парлар. Узган атнада Казанда социаль ипотека
программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йортка күчтеләр, яңа
төзелештә медицина хезмәткәрләре 96 фатир алды.
И.Метшин
шулай ук Казанда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләү өчен шартлар тудырылуын
ассызыклады. «Соңгы елларда Татарстан башкаласында сәламәтлек саклау системасын
модернизацияләү, эре югары технологияле үзәкләр булдыру буенча масштаблы
чаралар үткәрелде, бу Казанга әлеге өлкәдә лидерларның берсе булырга мөмкинлек
бирде. Без халыкара медицина хезмәте күрсәтү стандартларына, халык өчен
медицина ярдәменең югары сыйфатын тәэмин итүгә омтылабыз», – диде Мэр.
КДМУ
студенты Ираклий Чантурия алып барган очрашу барышында И.Метшин студентларның
сорауларына җавап бирде. Әйтик, Иран студенты шәһәрдә крикет уйнау өчен
мәйданчык оештырырга тәкъдим итте, әлеге өлкә белән бик күп чит ил студентлары
кызыксына икән. Илсур Метшин әлеге тәкъдимне уйлап карарга вәгъдә итте, аның
сүзләренчә, нинди шартлар кирәклеген һәм кырның нинди булырга тиешлеген аңларга
кирәк. «Бәлки ул ярышлар үткәрерлек зур да булмас, ләкин сез уйнарга килә
алырлык итеп ясарга мөмкин», – диде ул. Шулай ук студентлар шәһәр башлыгыннан
тайм-менеджмент буенча киңәшләр сорадылар: укырга һәм иҗтимагый эшчәнлек белән
шөгыльләнергә, шулай ук шәхси вакытка ничек өлгереп була диделәр. Иң мөһиме,
күп эш булганда, кәеф күтәренкелеген сакларга кирәк, вак-төяк эшләрдә уңай
якларны күрә белү көч бирә һәм күбрәк эшләргә мөмкинлек тудыра, дип җавап бирде
Мэр.
Очрашуда
студентлар шулай ук Мэрның кечкенә чакта табиб булырга теләве хакында белделәр.
«Әнием район үзәк хастаханәсендә 27 ел шәфкать туташы булып эшләде. Мин аның
янына эшкә килә идем, халат киеп, хастаханә коридорлары буйлап йөрдем, әлеге
пациентларны дәвалаучы табиб булуымны күз алдыма китердем. Булып
чыкмады. Әмма медицинага булган мәхәббәтне сәламәтлек саклау системасына хезмәт
итәргә тиешле проектлар аша тормышка ашырдык», – диде Мэр. Сүз уңаеннан,
экскурсия вакытында студентлар И.Метшинга операция ясарга өйрәнгән тренажерны
күрсәттеләр. Мэр шулай ук манекендагы яраны кисәргә, эшкәртергә һәм яраны
тегәргә тырышты.
Очрашу
азагында Мэр бүген очрашуга килгән Татьяналарны котлады, аларга чәчәкләр
тапшырды, шулай ук студентлар белән истәлеккә фотога төште.
Бүген
1814 елда нигез салынган университетта 5,7 меңнән артык студент белем ала.
Булачак белгечләрне 9 факультетта 758 профессор һәм укытучы әзерли. Югары уку
йортында 63 фәнни түгәрәк эшли, 5 бию коллективы формалаштырылган, вокал
студиясе, «Безнең сайлау» иреклеләр үзәге һәм медик-волонтерлар штабы эшли.
Профком рәисе Нәфис Гыйльфанов сүзләренчә, барлык студентлар һәм укытучылар
халыкара фәнни конференцияне аеруча да көтеп ала. Узган ел анда Россия һәм БДБ
илләреннән 1300 дән артык студент катнашкан.