(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Узган елда Казан бюджетына 1,8 млрд сумнан артык керем керде. Җир кишәрлекләрен арендалау һәм сатудан кергән табышның төп суммасы 758 һәм 601 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, 2021 ел белән чагыштырганда, штрафлардан керемнәр 32 тапкырга кимегән. Бу Россиядә кертелгән мораторий белән бәйле. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2022 елдагы эш нәтиҗәләрен шәһәр Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов җиткерде.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ел саен сатарга яки арендага тапшырырга мөмкин булган муниципаль биналар саны кими бара. Әйтик, 5 ел һәм аннан да күбрәк ел биналарны арендалап торучы эшмәкәрләр аны торгларсыз сатып ала ала. «Без бу алымны нәтиҗәле милекчеләр килсен һәм эш урыннары булдырсын өчен хуплыйбыз. Кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны даими рәвештә үсә һәм шәһәр казнасында салым түләүләре өлеше арта бара, шуңа күрә бу шәһәребезнең сәясәте, без аны саклаячакбыз, шул исәптән биналар азрак калуга, ә булганнары нәтиҗәле файдалануга бәйле планнар төзиячәкбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Муниципаль җир кишәрлекләрен милеккә күчерү өлешендә контрольне көчәйтергә кирәк, дип саный Илсур Метшин. «Җир муниципалитетның төп байлыгы булды, булып тора һәм булачак, аның белән нәтиҗәле идарә итәргә һәм закон бозучыларны игътибар белән күзәтергә кирәк», – дип белдерде шәһәр башлыгы. Р.Галәветдинов үз докладында хәбәр иткәнчә, узган ел Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты Казан Прокуратурасына һәм район прокуратурасына 72 җир кишәрлеге буенча 37 хат юллаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук саклау органнары 13 җир кишәрлеге буенча 2 җинаять эше ачкан.
Ел дәвамында комитет белгечләре 500 млн якын сумга җир кишәрлекләрен алу турында 35 килешү төзегән. «Серебряный бор» торак комплексы, Вознесение тракты, Горький шоссесы, Зур Казан боҗрасы, метрополитенның икенче линиясе һәм башка объектлар аша юл төзү өчен территорияләр алынган.
Шулай ук, Р.Галәветдинов сүзләренчә, 2022 елда парклар һәм скверлар төзү өчен 21 җир кишәрлеге бирелгән, шул исәптән Салават Күпере торак районындагы, Л.Толстой исемендәге сквердагы һәм Акчарлак күле территориясендәге җәмәгать киңлекләрен кертеп.
Шул ук вакытта Җәмигъ мәчетен, Галиәскәр Камал театрының яңа бинасын, 1 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе бинасын урнаштыру өчен участоклар рәсмиләштерелгән. Шулай ук мәгариф, социаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләре рәсмиләштерелгән. 17 җир кишәрлеге республика милкенә тапшырылган.
Инде 11 нче ел Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты күп балалы гаиләләрне бушлай җир участоклары белән тәэмин итә. Бүгенге көндә күчемсез милеккә хокукы булган кешеләр исемлегенә 18 меңнән артык гаилә керә. Аларның 7 меңнән артыгы участокларны алган, шул исәптән 2022 елда 208 не. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе сүзләренчә, быел участоклар бирү өчен федераль территорияне Биектау районында бүлү планлаштырыла, шулай ук Лаеш районында җирләр бирү дәвам итәчәк. Тагын 3700 гаилә участоклар алыр дип планлаштырыла.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты эшен яхшырту өчен, 2022 елда тагын 7 хезмәт республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр платформасына күчерелде. Аерым алганда, җир участогы чикләренең урнашу урынын килештерү электрон рәвештә уза башлады. Цифрлаштыру процессы елдан-ел яңа өлкәләргә тарала. Р.Галәтдинов 1 нче марттан коммерцияле күчемсез милек һәм индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен электрон рәвештә сату мөмкин булачагын искәртте. Бу сатуда катнашучыларның географиясен киңәйтергә һәм участокларның соңгы бәясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.