(Казан шәһәре KZN.RU 24 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Казанда 10 ел эчендә 16,9 млн кв.м юл төзелде һәм ремонтланды. Шулай итеп, шәһәр юлларының гомуми мәйданы 22,24 млн кв.м кадәр арткан, ә аларның норматив торышы күрсәткече 84% тәшкил иткән. Бу хакта Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов Казан Мэры Илсур Метшин каршындагы хисабында хәбәр итте.
Узган ел Татарстан башкаласында Мехчылар урамында магистраль – Зур Казан боҗрасының бер өлешен ачтылар, Осиново урамын реконструкцияләделәр, Горький шоссесының дублерының беренче участогын һәм Оренбург трактында борылыш элмәген төзеделәр. Шулай ук «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 8,4 км озынлыктагы алты тузган юл участогы ремонтланган.
Быел Вознесение тракты төзелеше, Назарбаев урамындагы күперне, урам-юл челтәрен ремонтлау, шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасын һәм «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
И.Сәлахетдинов сүзләренчә, юлларны ремонтлау һәм аварияләр концентрациясе урыннарын бетерү юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә мөмкинлек бирә. 2022 елда Казанда аварияләр 9% ка кимрәк һәм зыян күрүчеләр 8,5% ка кимрәк теркәлгән – бу автотранспорт саны ел саен арта барган хәлдә.
«Безнең ишегалды» программасы буенча өч ел эчендә 1356 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндерелгән, яңартылган асфальт-бетон өслегенең гомуми мәйданы 2 млн кв.м. тирәсе тәшкил иткән. Узган ел 530 мең кв.м мәйданлы 466 йорт территориясендә эшләр башкарылган. Ел саен программаны тормышка ашырудан 100 меңгә якын казанлы уңай нәтиҗә тоя.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2023 елда 12 объектта эшләр планлаштырылган.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе шулай ук Мамадыш трактындагы бөке ситуацияләре темасына да тукталды, анда микрорайонда яшәүчеләр көн саен пик сәгатьләрендә кимендә бер сәгать бөкеләрдә торалар. Бүгенге көндә проблеманы хәл итү өчен эре төзүчеләр белән бергә финанслау мәсьәләсе эшләнде һәм Мамадыш трактындагы чишелешләрне проектлау башланды. Төзелешнең нинди суммага төшәчәге билгеле булганнан соң, Тышкы төзекләндерү комитеты проектны тормышка ашыруга акча бүлеп бирү өчен республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.