(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар, Юлия Летникова). 2022 елда Казанда 8 км яңгыр челтәрен чистарттылар, шуның аркасында аларның үткәрү сәләте артты. Бу максатларга республика бюджетыннан 50 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга ел нәтиҗәләре буенча хисап барышында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, Казанда яңгыр челтәрләренең гомуми озынлыгы 467 км тәшкил итә, шуларның 24 км 2022 елда урам-юл челтәрен төзекләндерү кысаларында салынган.
И.Сәлахетдинов хәбәр иткәнчә, Кабан күленә яңгыр канализациясен чыгару өчен ике чистарту корылмасын проектлау тәмамланган, аларны төзүгә 4 млрд 640 млн сум кирәк. Бүгенге көндә шәһәр балансында суны Идел, Казансу, Нокса, Кабан күлләре, Адмиралтейство буасына чыгара торган 20 чистарту корылмасы бар. «Чистарту корылмаларын карап тотуга 91 млн сум кирәк. Хәзер без акча бүлеп бирелсен өчен эш алып барабыз», – дип билгеләде И.Сәлахетдинов.
Авария хәлендәге объектларга килгәндә, Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Яшьләр урамындагы яңгыр канализациясе челтәрләрен ремонтлауның тәмамлануы турында сөйләде, участок 2019 елдан ябык булган. Эшләр республика юл программасы хисабына алып барылган. Быел участок янындагы территорияне төзекләндерәчәкләр.
Шулай ук муниципаль резерв фонды акчалары хисабына Болак ермагы буендагы терәк диварны торгызу эшләре башкарылган. Исегезгә төшерәбез, аның җимерелүенең сәбәбе – тышлау панельләре беркетелгән нигез детальләрнең тузуы.
Түбән Кабан күле яр буе хәрәкәт өчен ябык булып кала, анда терәк диварның тайпылышлары бар. И.Сәлахетдинов сүзләренчә, бу җир асты технология галереясының авария хәлендә булуы белән бәйле. Тикшерү уздырылган инде, хәзер театр янындагы мәйдандагы җир асты галереясын һәм аның тирәсендәге күперләрне капиталь ремонтлауга техник бирем әзерләнә.
«Пушкин һәм Петербург урамнарын су басу проблемасы беренче ел гына түгел. Сезнең ярдәмегез нәтиҗәсендә республика бюджетыннан яңгыр челтәрләрен чыгару проектын эшләүгә акча бүлеп бирелде», - дип сөйләде И.Сәлахетдинов. Тышкы төзекләндерү комитеты челтәрләрне реконструкцияләү буенча техник бирем әзерләде, дип өстәде ул. Эшләрнең заказчысы – «Татарстан Республикасының төп инвестиция-төзелеш идарәсе» МКУ. Эшләрне проектлаштыруны быел башкарырга планлаштыралар.
И.Сәлахетдинов шулай ук бу елга планнары белән дә уртаклашты. Әйтик, Казанда Серов урамы буенча, «Ярдәм» мәчете янында яңгыр канализациясе системасын төзекләндерергә ниятлиләр. Шуннан соң участокта парк төзелеше башланачак. Шулай ук яңгыр канализациясе челтәрен Мәүлетов урамындагы яңа җәяүлеләр кичүе янында салу һәм аларны Юдино микрорайоны (Ильич урамы) өчен проектлау планлаштырыла.