(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар, Татьяна Марюхова). 2022 елда Казанда 37 мең кв.м чәчәклек төзекләндерелгән һәм 24 күләмле чәчәк композициясе урнаштырылган. Шәһәрне яшелләндерү һәм шәһәрне бизәү буенча бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшинга хисап киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов сөйләде.
Ул ассызыклаганча, шәһәрдә утыртыла торган агачлар һәм куаклар саны автомобильләштерү темпыннан артып китә. Әйтик, 2022 елда урам-юл челтәре буенда да, Казан паркларында һәм скверларында да 32 меңгә якын агач һәм 67 мең куак утыртылган. Шул ук вакытта теркәлгән машиналар саны 8 меңгә генә арткан. Соңгы 10 елда шәһәрдә барлыгы 560 меңнән артык агач һәм 290 мең куак утыртылган.
«Агачлар шәһәрнең үпкәсе, алар тузан һәм пычрактан саклыйлар, һаваны кислород белән туендыралар, дымны һәм һава температурасын көйлиләр. Безгә шәһәр урамнарын яшелләндерү буенча эшне дәвам итү бик мөһим», - диде И.Сәлахетдинов.
Чәчәкләр утырту нәтиҗәсендә Казан җәйге чорда сизелерлек үзгәрә. «Чәчәк фестивален уздыру территориясе торгызылды, анда гомуми мәйданы 23 мең кв.м булган 32 чәчәк мәйданчыгы булдырылды. Без шәһәрдә күпьеллык үсемлекләрне утыртуны дәвам итәбез, алар төрле мәйданчыкларны озаграк вакытка бизәргә мөмкинлек бирә. Узган елда шундый 29 мең үсемлек утыртылды», - дип сөйләде ул.
Тышкы төзекләндерү комитетының 2022 елгы эшчәнлеге турындагы хисапны тыңлаганнан соң, Илсур Метшин яшелләндерү – эш күрсәткечләренең берсе, аның буенча комитетның да, район администрацияләренең дә эше бәяләнәчәк, дип билгеләп үтте.