(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче декабрь,
Диана Жиленкова). Бүген Ратушада Илсур Метшин 2022 ел нәтиҗәләре буенча Казан
Мэрының исемле стипендияләрен тапшырды. Төрле казанышлары өчен балалар музыка,
сәнгать, хореография, спорт мәктәпләре укучылары, студентлар һәм аспирантлар
бүләкләнде. Конкурска барлыгы 300 гариза бирелде, 90 га якын яшь талант стипендиат
булды.
Өстәмә
белем бирү мәктәбенең 30 укучысы һәм 10 спорт мәктәбе укучысы – 25 мең сум,
спорт командасы 150 мең сум стипендия алачак. 16 аспирант – 50 мең сум, 20
югары уку йорты студенты – 35 мең сум, 2 һөнәри белем бирү оешмасы укучысы 30
мең сум күләмендә стипендия алачак.
«Сез
Казанның интеллектуаль, иҗади һәм спорт өмете дип ышанып әйтергә була, – дип
мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы стипендиатларга. – Яшь булуга карамастан, сез
инде югары нәтиҗәләргә ирештегез, һәрберегез үз юнәлешендә уникальлеген
күрсәтте. Бүген без динамик үсеш алган дөньяда яшибез, ул көн саен безнең
алдыбызга яңа бурычлар һәм чакырулар куя. Безнең киләчәгебез, шәһәребез,
республикабыз һәм бөтен зур илебез сезгә бәйле».
Узып
баручы 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде, конкурста
катнашучыларның күбесе IT-технологияләр өлкәсен сайлады, дип игътибар итте
шәһәр башлыгы. «Без мондый ашкынуны тулысынча хуплыйбыз һәм сезнең
инициативаларны үстерү һәм инновацион идеяләрне тормышка ашыру өчен барлык
кирәкле шартларны тудырабыз, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк кебек яңа заманча
мәйданчыклар ачабыз һәм төрле чаралар үткәрәбез. Ә инде 2024 елда Казан реаль
һәм виртуаль дөньяда спорт дисциплиналарын берләштерәчәк дөньядагы беренче
югары технологияле «Киләчәк уеннары»н кабул итәргә әзерләнә», – дип искәртте
Мэр.
Конкурста
IT-юнәлештән тыш, студентлар һәм аспирантлар башка тармакларда – транспорт,
ТКХ, мәгариф, медицина, архитектура һәм төзекләндерү өлкәләрендә идеяләр
тәкъдим иттеләр. И.Метшин күп кенә проектларның практикада кулланылачагына һәм
ТР башкаласы файдасына хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
«Исемле
стипендияләр фәнни казанышлар өчен генә бирелми – конкурсның киңрәк чикләре
бар. Бу залда үз көндәшләреннән тизрәк, югарырак, көчлерәк һәм Казанны халыкара
һәм бөтенроссия спорт ярышларында лаеклы тәкъдим итүче яшьләр дә бар. Иң яшь
стипендиатлар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә – бу безнең йолдызчыклар, алар
үзләренең музыкаль һәм сәнгать сәләтләре белән тамашачыларның йөрәкләрен
яулый», - диде шәһәр башлыгы.
Әйтик,
балалар музыка мәктәпләре укучылары арасында яхшы уку һәм иҗади казанышлары
өчен Казан Мэры стипендиясен Амелия Гатина алды. С.З.Сәйдәшев исемендәге 17 нче
балалар музыка мәктәбе укучысы республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар
лауреаты булып тора. «Бик шатмын һәм бәхетлемен, бу бик озын һәм авыр юл иде, –
дип уртаклашты Амелия Гатина. – Мин инде 8 ел флейтада уйныйм һәм музыка
көллиятенә укырга керергә җыенам. Безнең гаиләдә музыкантлар юк, ләкин хәзер
сеңлем минем юлымнан китте, ул да флейтада уйный».
Спорт
казанышлары өчен Мэр стипендиясе белән Су полосы буенча олимпия резервы спорт
мәктәбенең 2007 елгы уенчылары командасы билгеләнде. Команда капитаны Ян
Полозенко быел Санкт-Петербургта Россия беренчелеге һәм Әстерханда узган җәйге
Спартакиада җиңүчеләре булулары турында сөйләде. «Хәзер без янә Россия
беренчелегенә әзерләнәбез. Тренировкалар атнага өч тапкыр иртән һәм кичен уза»,
- дип билгеләде ул.
Н.Э.Бауман
исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе аспиранты Олег
Новоселов яхшы уку һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уңышлары өчен стипендиатлар
арасына кергән, ул яңа дарулар эшләү белән шөгыльләнә. «Тикшеренү эшемнең төп
максаты – ялкынсынуга каршы һәм бактериягә каршы фармакологик активлык белән,
нигездә, авыл хуҗалыгы хайваннары һәм йорт хайваннары өчен яңа дарулар эшләү, -
дип билгеләп үтте Олег Новоселов. – Без яңа дарулар эшлибез, аларны сынап
карыйбыз, куркынычсызлыкны һәм клиник сынауларны бәялибез. Минем хыялым –
даруларым клиникада яки авыл хуҗалыгында кулланыла торган препаратка әйләнсен
иде».
Илсур
Метшин стипендиатларның укытучыларына, педагогларына һәм тренерларына, вуз
ректорларына, мәктәп һәм һөнәри белем бирү оешмалары директорларына, шулай ук
яшь талантларның ата-аналарына һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре, кайгыртулары өчен
аерым рәхмәт белдерде. «Күп балалы әти буларак, мин балаларга үз эшләрендә
булышу һәм аларның сәләтләрен үстерү никадәр мөһим икәнен бик яхшы аңлыйм. Шуңа
күрә әлеге конкурсны аеруча дулкынланып уздырам. Без балалар һәм яшьләрнең
тенденцияләрен һәм теләкләрен тыңлыйбыз. Сезнең белән бергә без дә үзгәрәбез»,
- диде Мэр.
Ахырда
шәһәр башлыгы бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм киләсе 2023 елда яңа
казанышлар теләде.
Исегезгә
төшерәбез, Казан Мэрының исемле стипендияләренә конкурс 1994 елдан башлап
укучыларны шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге
фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү өчен үткәрелә.