(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче декабрь).
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 311 мең тонна кар чыгарылган. Бу узган
елның шул чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Узган тәүлектә 15 мең
тонна кар чыгарылган. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм
Гафаров шәһәр Мэры Илсур Метшинга хәбәр итте.
Декабрь
башыннан, Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республика
башкаласында 60,5 мм явым-төшем булды, бу айлык норманың 121% ын тәшкил итә.
Кар эретү пунктларына – 206 мең тонна, коры чүплекләргә 105 мең тонна кар
озатылган. Чагыштыру өчен – узган елның шул ук чорында подрядчы оешмалар Казан
урамнарыннан 108 мең тонна кар чыгарган. Р.Гафаров, һава шартлары ягыннан
декабрьнең катлаулы булуын искәртте – күпләп кар яву боз яңгырлары белән
чиратлашты, бу җәяүлеләр зоналарының бозлануына китерде. Илсур Метшин юл
хезмәтләре һәм подрядчы оешмалар өчен шартларның авыр булуы белән килеште, әмма
ул билгеләп үткәнчә, казанлыларның канәгатьсезлеге аңлашыла – юлларны һәм
тротуарларны тәртиптә тоту зарур. Мэр алга таба карарлар кабул итү өчен
башкарылган эшләргә анализ әзерләргә кушты.
Исегезгә
төшерәбез, кичә Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыклары белән
киңәшмәдә подрядчы оешмаларның эшен тәнкыйтьләде. Шәһәр Башкарма комитеты
җитәкчесе тротуарларның, җәяүлеләр юлларының һәм тукталыш мәйданнарына килү
юлларының канәгатьләнерлек булмавына игътибар итте. Ул район администрацияләре
башлыкларына һәм Тышкы төзекләндерү комитетына җәяүлеләр зоналарын бозлавыкка
каршы эшкәртүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
Бүген
шәһәр урамнарын кардан чистартуга 551 юл эшчесе һәм 362 берәмлек махсус техника
чыкты, шул исәптән 60 катнаш юл машинасы, 69 трактор щеткасы, 93 үзбушаткыч, 75
фронталь төягеч һәм башка транспорт. Төнлә юлларны чистартуда 96 эшче һәм 430
махсус техника берәмлеге катнашты. Бозлавыкка каршы юл эшкәртү өчен 177,6 тонна
реагент һәм 565,6 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.