(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь,
Юлия Летникова). Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюда 1,5 мең
казанлы һәм 300 дән артык оешма катнашты. Тулы булмаган ике айда шәһәрлеләр 540
тонна йөк җыйдылар һәм озаттылар. Өлешчә мобилизациягә бәйле социаль-гуманитар
мәсьәләләр буенча штаб утырышында Казан Мэры Илсур Метшин фураның чираттагы
партиясен гыйнварның 20 нче числоларында Лисичанскига җибәрергә
планлаштыруларын хәбәр итте.
«Авырлыклар
кешеләрне якынайта, без моны Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю
мисалында күрәбез. Зур эш башкарылды: 1,5 ай эчендә без 540 тонна йөк җыя алдык
– бу лаеклы нәтиҗә. Лисичанск халкы нинди шартларда яшәвен һәркем аңлый.
Казанлыларның битараф булмавы ел башында эшне дәвам итү карарына ышаныч бирә.
Лисичанскида яшәүчеләргә алга таба да ярдәм күрсәтү өчен барысын да
эшләячәкбез», – дип белдерде Илсур Метшин.
Шәһәр
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров «Игелекле Казан» химаясе
астында гуманитар складларның 31 нче октябрьдә ачылуын искәртте. Бу вакыт
эчендә халык, оешмалар һәм предприятиеләр ярдәме белән Лисичанскига 27 фура
җибәрелде. Аларны 137 тонна азык-төлек, 300 тонна азык-төлек булмаган товар,
100 тонна төзелеш материаллары белән тулыландырдылар, гомуми суммасы якынча 150
млн сум булды.
«Җибәрү
өчен әйберләр исемлеге Лисичанскида яшәүчеләрнең ихтыяҗлары буенча формалаша.
Шәһәрне торгызу өчен шефлыкка алынган территориягә берничә тапкыр төзелеш йөге
– түбә материаллары һәм монтаж өчен җиһазлар, электр инструментлары, агач
материаллары, төзелеш пленкасы җибәрделәр», – дип сөйләде И.Шакиров. Ул шулай
ук салкыннар башлану белән Лисичанскида яшәүчеләрне җылы кием һәм җылыту
приборлары белән тәэмин итү мөһим булуын билгеләп үтте. Моның өчен шәһәргә
кышкы әйберләр, буржуйка мичләре, җылылык җиһазлары һәм утын әзерләү өчен
бензин белән эшли торган пычкы җибәрелде.
Яңа
ел алдыннан Казан Лисичанскины бәйрәм кәефеннән башка калдыра алмады, шуңа күрә
20 нче декабрьдә шефлыкка алынган шәһәргә киткән фураларга балалар бүләкләре,
мандариннар һәм башка күчтәнәчләр төялде.
Гуманитар
ярдәмне тапшыруда сәнәгать предприятиеләре, идарәче компанияләр, реклама һәм
төзелеш фирмалары, мәктәпләр, спорт учреждениеләре һәм яшүсмерләр клублары,
сәүдә комплекслары мөһим роль уйный. Әйтик, «Нәфис Косметикс» Лисичанскига 44
тонна көнкүреш химиясе җибәрде, ә Казанда мобилизацияләнүчеләр өчен әйберләр
җыю пунктларында санитар шартлар тудыру өчен компания кер юу машиналары сатып
алган һәм кер юу биналары ачкан.
Ярдәм җыюда 307 оешма катнашты, алар
арасында түбәндәгеләр бар:
«Волга-Автодор»,
«Нәфис Косметикс» АҖ, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Казан-Восток-Сервис» махсус кием
җитештерүче, «Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ, «Титан Серджикл» ҖЧҖ, «Сафьян» АҖ,
«Техвент» җитештерү предприятиесе ҖЧҖ, «Нега» кәгазь фабрикасы сәнәгать
предприятиеләре;
«Унистрой»
ҖЧҖ, «Бриз» ҖЧҖ, «Экострой ТК» ҖЧҖ, «Казаньдорстрой» ҖЧҖ, «Кулонстрой» ҖЧҖ,
«Грань» ҖЧҖ төзелеш фирмалары;
«Привоз»,
«Центральный», «Анис» базарлары, «Мегастрой», KazanMall, «Азино», «Тандем»,
«Олимп» сәүдә комплекслары;
11
идарәче компания, 7 мәктәп һәм яшүсмерләр клубы;
«Рубин»
футбол клубы һәм «Форвард» спорт-сәламәтләндерү комплексы;
«РИМ»
медиагруппасы», «АПР-Сити» реклама компанияләре.
«Мобилизацияләнүчеләрнең
гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб эшли башлаганнан бирле чыгымнар артты,
бюджеттан акчалар шактый бүленде. Ләкин кыска вакыт эчендә без хәйриячеләрдән
җитди сумма җыя алдык. Читтә калмаган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Сүз акча
турында түгел, ә киң күңелле йөрәкләр турында бара. Яңа елда да эш дәвам
итәчәк», - дип белдерде шәһәр Мэры.
Исегезгә
төшерәбез, Казан предприятиеләреннән һәм халкыннан ярдәмне Горький шоссесы, 53а
адресы буенча йөкләр җыю, комплектлау һәм формалаштыру складында кабул итәләр.
Ул дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне
9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшли. Үзәк склад һәм гуманитар ярдәм җыю пунктлары әйберләрне 29 нчы декабрьгә
кадәр кабул итәчәк. Яңа елда алар 9 нчы гыйнварда эшли башлаячак. Гуманитар
складлар эшли башлаганнан бирле барлыгы 200 гә якын волонтер йөк кабул итүгә,
сортлауга, исәпкә алуга һәм төргәкләүгә җәлеп ителгән.