(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь,
Юлия Летникова). «Игелекле Казан» фондына битараф булмаган шәһәр кешеләре һәм
оешмалар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен 5 млн сумнан артык
акча күчергән. Бу акчаларга махсус-хәрби операциядә катнашучыларның 500 дән
артык гаиләсенә адреслы ярдәм күрсәтелде. Өстәвенә, «Игелекле Казан»га ярдәм
сорап казанлылар гына түгел, башка шәһәр һәм төбәкләрдә яшәүчеләр дә мөрәҗәгать
итә. Бу хакта «Игелекле Казан» коворкингында узган социаль-гуманитар мәсьәләләр
буенча штабның чираттагы утырышында билгеле булды.
Шәһәр
Мэры Илсур Метшин битараф калмаган һәм хәйриячелектә катнашучы предприятиеләргә
һәм халыкка рәхмәт белдерде. «Зур кирәкле эш башкарыла. Без кайнар линияләр
эшен оештыра алдык, волонтерларны җәлеп иттек, акча җыйдык һәм гуманитар ярдәм
җыю пунктларын ачтык. Бу эштә «Игелекле Казан» коворкингы аеруча да кирәк
булды», – диде шәһәр башлыгы. Ул искәрткәнчә, тәҗрибәле һәм яшь хәйриячеләрне
берләштерә торган үзәк булдыру идеясе күптән булган һәм коворкингны ачу бик вакытлы килеп чыккан.
Казан
Башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова сөйләвенчә,
битараф булмаган кешеләр һәм оешмалар ярдәмендә 416 гаилә азык-төлек җыелмалары
алган, 68 гаиләгә подгузниклар һәм балалар ризыгы сатып алынган, 42 гаиләгә
медицина хезмәте һәм дарулар өчен түләгәннәр, тагын 11 гаиләгә коммуналь
хезмәтләр һәм торак арендасы өчен түләүдә ярдәм иткәннәр. «Игелекле Казан»
волонтерлары 27 гаиләне патронаж астына алды. Волонтерлар аларга балаларын мәктәптән
өйләренә озатырга, йорт хайваннарын йөртергә булыша, дарулар һәм продуктлар
китерәләр.
«Игелекле
эшләрнең, «Игелекле Казан» кебек үк, чикләре юк, шуңа күрә оешма башка шәһәрләр
– Ростов, Хабаровск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара һәм Мәскәү халкына да
ярдәм итә», – дип билгеләде И.Смирнова. Әйтик, әниләре Казан хастаханәсендә
дәваланган Ростовтан мобилизацияләнгән ир-атның хатынына сиделка табарга ярдәм
иткәннәр, пациентны ходунки һәм медицина препаратлары белән тәэмин иткәннәр.
«Игелекле
Казан» мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең ихтыяҗлары турында кайнар линиягә
килгән мөрәҗәгатьләр аша белә, кайнар линия 1 нче октябрьдә ачылды. Бу вакыт
эчендә 2859 шалтырату килгән, шуларның 2760 ы эшкәртелгән. Кайнар линиягә еш
кына теге яки бу мәгълүматны аңлату өчен мөрәҗәгать итәләр, ләкин дарулар, кием
һәм продуктлар сатып алуга да заявкалар килә. Мобилизацияләнгән кешеләрнең
туганнары +7(843)558-74-18 телефоны аша мәгълүмати ярдәм ала алалар. 9:00
сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр дүрт линия эшли. Шулай ук бер резерв линия 21:00
сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр эшли.
«Киләсе атнадан шалтыратулар турындагы
мәгълүматларны үзәкләштерелгән эш өчен бердәм республика базасына кертәчәкләр.
Әйтик, кеше кайнар линиягә беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итмәсә, белгечләр шалтырату тарихын һәм мөрәҗәгатьләр
буенча бирелгән мәгълүматны күрәчәк», - диде Социаль сәясәт идарәсе башлыгы.
Чыгышының азагында ул мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам
ителәчәген ассызыклады.