(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы декабрь,
Юлия Летникова). Беренче яртыеллыкта Казанга 2 млн 251 меңнән артык турист
килде. Ел ахырына бу сан 3,5 миллион кешегә кадәр артыр дип көтелә. Бүген ТР
башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәр Думасының XIX сессиясендә билгеләп үткәнчә,
Казан алга бер адым ясады, әмма яңа максат – 2030 елга туристлар санын 5 млн га
кадәр арттыру. Моның өчен шәһәр башлыгы эш программасын әзерләргә кушты, аның
белән ярдәм сорап федераль һәм республика хакимият органнарына мөрәҗәгать
итәргә мөмкин булачак.
«Кунакчыллык
өлкәсе теләсә кайсы шәһәр өчен дә мөһим, шуңа да аңа игътибарны тиешенчә
бирергә тырышабыз, бу исә шәһәр инфраструктурасында да чагылыш таба – шәһәрдә
парклар, музейлар, иҗади һәм мәдәни киңлекләр күп. Бу Казанда узган һәм бүгенге
көнгә кадәр уза торган халыкара спорт һәм мәдәни вакыйгалар ярдәмендә мөмкин
булды», – диде шәһәр башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, туристик тармак үсешенә
Башкарма комитет ярдәм иткән һәм барлыкка килгән запросларга оператив рәвештә
җавап биргән эшкуарлар зур өлеш кертә.
«Яңа
шартларда эшләргә өйрәнәбез, быел безгә бөтен Самара өлкәсе яки өч Красноярск
«килде», әмма эшнең яңа офыгы бар – 5 млн турист билгесен узарга телбиез. Бу –
без хәл итәчәк амбициоз бурыч, һәм моның өчен эш программасы кирәк», – дип
белдерде шәһәр башлыгы һәм бизнес, фән, туризм өлкәсе вәкилләре белән очрашу
уздырырга, туристлар санын арттыру буенча фикер алышырга тәкъдим итте.
Казанны,
гадәттәгечә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе федераль округы шәһәрләре халкы
сәяхәт өчен сайлыйлар. Әмма республикадан ерак территорияләрдә яшәүчеләр дә
потенциаль туристлар булып тора, шуңа күрә Казан Башкарма комитетының Туризмны
үстерү комитеты багланышларны актив рәвештә киңәйтә. Комитет директоры Дарья
Санникова хәбәр иткәнчә, быел Казан белән Казахстан һәм Абхазия арасында
хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган, журналистлар өчен матбугат турлары
уздырылган – аларның басмаларын 2 млн кеше укып бара. Шулай ук блог-турлар
оештырылган – роликлар якынча 450 мең кешелек аудиториягә исәпләнгән. Моннан
тыш, партнер-шәһәрләрдә Казан чаралары турында мәгълүмат белән баннерлар
барлыкка килде, шулай ук Мәскәүдән килгән партнерлар белән стратегик сессияләр
үткәрелде. Д.Санникова сүзләренә караганда, 2023 елда комитет шулай ук Казан
янында туры авиаочыш җайга салынган илләрдәге халыкара туристик күргәзмәләрдә
катнашырга ниятли, бу эшне быелдан ук башларга планлаштыра. Шул ук вакытта
комитет директоры елга туризмы өлкәсендә зур потенциал саклануын һәм бу
тармакның ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләп үтте.
ТР
Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Казанның илнең туристик
үзәкләре өчлегенә керүен билгеләп үтте. «2005 елда без 400 мең кунак кабул
иттек, быел Казанга рекордлы санда туристлар киләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк,
сәяхәт өчен Европа юнәлешләре булмаган шартларда халык ял итү өчен Казанны
сайлый. Шул ук вакытта без чит ил шәһәрләреннән бер дә калышмыйбыз», – дип
белдерде ул.
С.Иванов
хәбәр иткәнчә, Дәүләт комитеты Казан кунакларының канәгатьлек дәрәҗәсен бәяли,
бүгенге көндә бу күрсәткеч 90-95% тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда,
туристлар шәһәрнең уңайлылыгын һәм чисталыгын, су бетү, чүп-чар чыгару белән
бәйле көнкүреш проблемаларын оператив хәл итүне, биналарның җәйге террасалары
булуын билгеләп үтә. «Моннан тыш, Татарстан башкаласының җәлеп итүчәнлегенә ял
көннәрендә муниципаль парковкаларда бушлай авто урнаштыру мөмкинлеге дә йогынты
ясый. Шәһәр паркингы системасын үстерүне дәвам итәргә кирәк, әйтик, «Урам»
экстрим-паркы, Горький паркы һәм «Ак чәчәкләр» бульвары янында туристик
автобуслар кую өчен урыннар кирәк», – диде комитет рәисе.
Гомумән,
бүген республиканы туризм үсешеннән башка күз алдына да китереп булмый. Төп
икътисади нәтиҗә Казанга туры килә: ел саен кунаклар ТР башкаласында якынча 30
млрд сум калдыралар, дип йомгаклады С.Иванов.