(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь, Юлия Летникова). Киләсе елда Казанда барлык муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру һәм аларны күрсәтү вакытын кыскарту, шәһәрнең 3D-моделен булдыру, чиктәш системаларны бер системага интеграцияләү планлаштырыла. Бу хакта бүген Татарстан Милли китапханәсендә проект офисы буенча киңәшмәдә билгеле булды. Очрашуны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
«Ел тиз үтте, яңа мәсьәләләр барлыкка килде, әмма гадәти бурычларны беркем дә бетермәде, – диде шәһәр башлыгы. - Цифрлаштыру эш процессын сыйфатлы үзгәртә, муниципаль хезмәтләрне халык, бизнес вәкилләре өчен уңайлы итә – шуның өчен дә без тырышып эшлибез».
Казанда 98 муниципаль хезмәттән 66 сы цифрлаштырылган
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин сөйләгәнчә, бүгенге көндә Казанда 98 муниципаль хезмәтнең 66 сы электрон рәвештә күрсәтелә, шулай ук тагын 46 хезмәт оптимальләштерелгән. «Шул ук вакытта ел саен муниципалитет карамагында Россия законнарындагы үзгәрешләр аркасында барлыкка килә торган яңа хезмәтләр шунда ук цифрга күчерелә», - дип ассызыклады Р.Шәфигуллин.
Электрон формат халыкка хезмәтләрне, учреждениеләрнең кабул итү бүлмәләрен читләтеп үтеп алырга мөмкинлек бирә. Әйтик, ел башыннан бирле шәһәрлеләр 186 мең гариза биргән, шуларның 77% ы – цифрлы каналлар буенча. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү вакыты да кыскарган – кайбер гаризалар 14 көннән дә азрак вакыт эчендә карала, ә кайбер хезмәтләр буенча сроклар 10 тапкырга кимегән.
Гомумән, Р.Шәфигуллин сүзләренә караганда, хезмәтләрне цифрлаштыру гаризаларны кулдан тутырганда һәм эшкәрткәндә китә торган хаталардан котылырга, шулай ук мөрәҗәгатьне карау процессын күзәтергә ярдәм итә.
2023 елның 1 нче мартыннан җир участоклары буенча сатулар электрон рәвештә узачак
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында цифрлаштыру нәтиҗәләре турында аның рәисе Ренат Галәветдинов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, учреждение электрон документ әйләнеше белән эшли: хәзер 8 процесс цифрлы форматта тормышка ашырыла, алар арасында – шартнамәләргә, актларга, килешүләргә кул кую һәм документлар алмашу. Әлеге системага 658 муниципаль учреждение һәм 12 муниципаль унитар предприятие тоташтырылган. «Бу документларга кул кую срогын 30 көннән 5 көнгә кадәр кыскартты, архив документларны саклау өчен кәгазь һәм мәйдан экономияләнә», – дип белдерде Р.Галәветдинов. Киләсе елга планнарда – системага тагын ике процессны тоташтыру.
2023 елда булачак яңалыклар арасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе 1 нче марттан җир кишәрлекләре буенча электрон форматта сату үткәрүне хәбәр итте. «Бу катнашучылар санын арттырачак, сәламәт көндәшлек тудырачак һәм хезмәтне җиңеләйтәчәк», - дип аңлатты докладчы.
Моннан тыш, физик затлар белән килешүләргә имзалар кую процедурасын электрон форматка күчерү күздә тотыла. Р.Галәветдинов сөйләвенчә, мәсьәләнең чишелешен озак вакыт таба алмаганнар, әмма күптән түгел федераль дәрәҗәдә «Госключ» кушымтасы эшләнгән, аның ярдәмендә киләсе елда комитет килешүләргә кул кую процессын цифрга күчерергә ниятли.
Казанның геоинформация системасында 9 миллионнан артык объект теркәлгән
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев үз чиратында Татарстан башкаласының геоинформация системасы эшләве турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ул Россиянең әлеге системадан файдаланучы башка шәһәрләре белән чагыштырганда иң тулысы, анда 9 млн артык объект исәпләнә. Моннан тыш, Казан системасыннан файдаланучылар саны башка шәһәрләргә караганда күпкә күбрәк. Вакыт узу белән системага һәм андагы мәгълүматларга карата кызыксыну арта: аңа Башкарма комитет учреждениеләре генә түгел, ә чит оешмалар да кушыла.
Моннан тыш, Росреестр һәм Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе бүлекләре, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, шулай ук Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты системага тоташтырылган. Әйтик, соңгы ведомстволар система ярдәмендә реклама конструкцияләре схемасын килештерә, шуның нәтиҗәсендә сроклар 30 көннән 3 көнгә кадәр кимегән.
Казанның геоинформация системасы нигезендә «Шәһәр аналитикасы» сервисы булдырылган. Монда 10 модуль буенча мәгълүмат җыелган, шул исәптән ТКХ, автомобильләштерү, халык саны һәм җир эшләре концентрациясе буенча. Системадагы барлык мәгълүмат визуальләштерелгән. Мисал өчен, ТКХ бүлегендә һәр йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләр санын күрергә була, шулай итеп җылылык картасы булдырыла. «Мондый картаның һәр көн район администрацияләре башлыкларының эш өстәлендә булуы кирәк», – дип билгеләде И.Метшин. Р.Шәфигуллин аңлатып узганча, Башкарма комитетның барлык бүлекчәләре үз эшләрендә мондый мәгълүматларны куллану өчен сервиска тоташа ала.
«Цифрлы бухгалтерия» проекты турында Казан муниципаль учреждениеләренә бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге директоры Юрий Синников сөйләде. Ул быел проект буенча 35 мәгариф учреждениесе һәм 7 мәдәният учреждениесе яңа системага күчерелүен искәртте. Киләсе елга планнарда – зооботаника бакчасында, шәһәр филармониясендә бухгалтерияне цифрлаштыру, шулай ук хезмәт хакын исәпләү һәм түләү өчен яңа роботлар эшләтеп җибәрү.
«2022 елны республика Президенты Цифрлаштыру елы дип игълан итте. Бүген без сөйләшкән нәрсәләр һәм без куйган бурычлар эшебезнең актуальлеген күрсәтә. Күп нәрсә эшләнгәнен күрәбез, әмма ахырына кадәр барып җитә алмадык», - диде И.Метшин һәм проект офисы кысаларында цифрлы проектлар буенча фикер алышуны дәвам итәргә тәкъдим итте.