(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь, Диана Жиленкова). Бүген Ратушада Казан Мэры
Илсур Метшин «Күн туп» турниры суперфиналында җиңгән иң көчле спортчылар һәм
«Юнит» командасы уенчылары арасында җәйге спорт төрләре буенча Бөтенроссия
спартакиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде. Тантанада ТР спорт
министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашты.
«Октябрьдә
иң көчле спортчылар арасында җәйге спорт төрләре буенча Бөтенроссия спартакиадасы
тәмамланды. Илебезнең 12 субъектында узган ярышларда 39 спорт төре буенча 9
меңнән артык спортчы катнашты», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
И.Метшин
зур халыкара ярышларның спортны популярлаштыруын ассызыклады. «Әмма бүген
олимпия хәрәкәте сәяси хәлгә әйләнде һәм үзенең уңышсызлыгын күрсәтә – Россия
спортчылары халыкара ярышларда катнашу мөмкинлегеннән вакытлыча мәхрүм ителә, катнашкан
очракта, ил гимны яңгырамый һәм флагы кулланылмый. Шуңа күрә безнең олимпия уеннары
– иң көчлеләр спартакиадасы, үзебезнең беренче милли ярышлар, анда инде атаклы
спортчылар да, яшь перспективалы яшьләр дә үз осталыкларын күрсәтә алды», – дип
ассызыклады Мэр.
И.Метшин
сүзләренә караганда, Казан һәрвакыт спорт буенча алда барган, үзенең
спортчылары һәм спорт мәктәпләре белән дан тоткан. Су полосы буенча Казан
олимпия резервы спорт мәктәбенең «Россия өмете» конкурсында җиңүе моңа тагын
бер дәлил булды.
Шәһәр
башлыгы спартакиадада бронза, көмеш һәм алтын медальләр яулаган спортчыларга,
командаларга һәм аларның тренерларына мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары
тапшырды. Шәһәр Мэры кулыннан бүләкләрне ярышларда җиңгән түбәндәге спортчылар
алды: Вәлиев исемендәге бадминтон буенча олимпия резервы республика спорт
мәктәбе спортчысы Сергей Сирант, Ишкәкле спорт буенча олимпия резервы спорт
мәктәбе спортчысы Александра Фомина, «Батыр» республика олимпия резервы спорт
мәктәбенең дзюдо бүлеге спортчысы Ксения Задворнова, шулай ук Ишкәкле спорт
төрләре буенча олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Елена Гаранина, ТР Спорт
министрлыгының Спорт әзерлеге үзәгенең өстәл теннисы буенча баш тренеры Дмитрий
Криушкин һәм башкалар.
Шулай
ук И.Метшин «Юнит» футбол клубының 2009 елгы уенчыларына һәм команда капитаны
Вадим Костягинга рәхмәт хатлары тапшырды, команданың баш тренеры Рөстәм
Каниповны мактау грамотасы белән бүләкләде. Исегезгә төшерәбез, «Күн туп»
турниры суперфиналы нәтиҗәләре буенча «Юнит» уенчылары Михаил Шатов иң яхшы
бомбардир, ә Амил Гайнуллин иң яхшы уенчы дип танылды. «Гадел һәм
киеренкелексез көрәштә сезнең команда иң көчле көндәшләрне җиңде, үҗәтлекне,
җиңүгә омтылышны һәм характер ныклыгын күрсәтте. Бу җиңү Татарстан Республикасы
өчен чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булып тора, Казан командасы беренче тапкыр
«Күн туп» турниры титулын яулады, шул ук вакытта ярышларның барлык этапларында
бер генә матчта да оттырмады», – дип искәртте Мэр.
Яшь
футболчыларга шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче
урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте, ул төрле спорт ярышларында
республиканы күтәрәчәкләренә ышаныч белдерде. Ул И.Метшинга Казан спортчыларына
ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аның сүзләренчә, республика
башкаласында алар өчен барлык техник шартлар тудырылган. «Казан спортчылары үз
сүзләрен әйтер дип ышанам. Киләчәктә безнең өчен халыкара стартлар, Европа һәм
дөнья чемпионатлары, Олимпия уеннары ачылыр дип өметләнәм. Ял итмәячәкбез – спортта
каникуллар юк», – диде Х.Шәйхетдинов.
ТР
башкаласы Мэры, үз чиратында, республика җитәкчелегенә һәм аның Президенты
Рөстәм Миңнехановка спортчыларга, шулай ук тренерлар составына ярдәм итүе өчен
рәхмәт белдерде. «Хезмәтегез, егетләр белән уртаклашкан бәяләп бетергесез тәҗрибәгез,
аларга үз җаныгызны биреп эшләвегез һәм спортка ихластан бирелүегез өчен
рәхмәт. Сезнең ярдәм белән балалар Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге иң дәрәҗәле
спорт ярышларында призлы урыннар яулап, Татарстан Республикасы һәм Россия
җыелма командалары составында шәһәребезне лаеклы рәвештә тәкъдим итеп,
максатчан, кыю һәм үз-үзләренә ышанып үсәләр», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин. Ул
шулай ук һәр җиңүдә хезмәте, тәрбиясе, мәхәббәте һәм ныклы ышанычы булган
ата-аналарның катнашуын билгеләп үтте.
Татарстан
Республикасының атказанган артисты Артур Исламов, балалар музыка мәктәбенең Дмитрий
Железнов җитәкчелегендәге малайлар һәм яшүсмерләр капелласы, «Казан» бию
ансамбле һәм башка иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәм атмосферасын
тулыландырдылар.