(Казан
шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь, Анна Санникова). Казанда муниципаль дәрәҗәдә
коррупция куркынычлыгын күзәтүче һәм киметүче мәгълүмат системалары – «Хокукый
контроль», «Контур куркынычсызлыгы» һәм «Цифрлы ревизор» кертелә. Бу эшнең
беренче нәтиҗәләрен шәһәр Башкарма комитетында Казан муниципаль берәмлеге
башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев
хәбәр итте.
«Яңа
автоматлаштырылган системаларның күп полюслары бар – алар эш вакытын
экономияли, мәгълүматны оештыралар, тулы үтәренмәлелек бирәләр. Тик бу
IT-технологияләрнең иң төп плюсыдыр, чөнки башка кешеләр белән элемтә юк,
хезмәткәрләр ят әйберләр турында уйламый, димәк, эш вакытын тулысынча үзләренә
йөкләнгән бурычларны үтәүгә файдалана», – диде киңәшмәдә Казан Мэры Илсур
Метшин. «Шуңа күрә әлеге проектларны тулысынча гамәлгә ашыруыгызны сорыйм», –
дип ассызыклады ул.
Кыям
Беляев сүзләренчә, «Хокукый контроль» системасының төп идеясе
– муниципаль берәмлек юристлары өчен бердәм хокукый киңлек булдыру. Анда
метамәгълүматлар форматында суд процессларының барышы турында мәгълүматлар бар.
Программа реаль вакыт режимында теләсә нинди аналитиканы формалаштырырга мөмкинлек
бирә. Әйтик, 2021 елда гына да система аша 13 меңгә якын суд документлары
теркәлгән һәм эшкәртелгән.
Аналитик
модуль шулай ук юристлар эшчәнлегендә төрле «аномалияләрне» ачыклый ала, бу
эшне аерым контрольгә алып, тәҗрибәсез яки намуссыз юристларны вакытында
алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.
К.Беляев
билгеләп үткәнчә, быел җәй әлеге системаны республика судлары базасы белән
интеграцияләү эше алып барылды. Аерым алганда, республиканың Суд департаменты
идарәсе белән электрон хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, аның ярдәмендә
Казанда киләсе елда ук гомуми юрисдикция судлары белән хезмәттәшлек иткәндә
кәгазь йөртүчедән тулысынча баш тартырга ниятлиләр.
Икенче
«Контур куркынычсызлыгы» системасы җитәкчеләрнең намуссыз кызыксынуларын
ачыклый. «Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, системаны гамәлгә кертү безгә
тендер эшчәнлеге, шәһәр төзелеше, шулай ук муниципаль милек һәм җирләр бирү
кебек мөһим юнәлешләрдә коррупцион элемтәләрне үз вакытында ачыкларга ярдәм
итәчәк», – дип аңлатты К.Беляев.
Хәзер
системаның тәҗрибәле эксплуатациясе бара. Әлеге программаның аналитик
модуле җитәкчеләрнең бер-берсенә төрле өстенлекләр һәм преференцияләр бирү
очракларын ачыклый ала.
«Цифрлы
ревизор» автоматлаштырылган мәгълүмати
системаның өченче программасы Административ-техник инспекция идарәсе һәм район
администрацияләрендә, шулай ук шәһәрнең административ комиссияләрендә җәмәгать
тәртибен саклау өчен җаваплы вазыйфаи затларның эшчәнлеген контрольдә тота. Система
контролерларның эшен мөмкин кадәр үтәкүренмәле итә.
Әлеге
программада хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту процессы
цифрлаштырылган. Система:
реаль
вакыт режимында инспекторның геолокациясен күзәтә;
муниципаль
мәгълүмат базасы белән интеграцияләнгән мобиль кушымта ярдәмендә административ
хокук бозуны теркәп тора;
мобиль
термопринтер ярдәмендә автоматлаштырылган протокол ясарга мөмкинлек бирә;
административ
комиссияләргә, аннары суд приставларына электрон форматта карау өчен
административ эшләрне тапшыра;
ЕСИА
аша җаваплылыкка тарту турында повесткалар һәм карарлар җибәрә.
2022
ел башыннан әлеге системаны Казанның район администрацияләрендә уңышлы
кулланалар. Ул беркетмә төзү вакытын 2,5 тапкырга кыскартты.
Кыям
Беляев хәбәр иткәнчә, инновацион системалардан тыш, коррупциягә каршы торуның
традицион формалары – муниципаль берәмлек хезмәткәрләре һәм вазыйфаи затлары
өчен агарту чаралары (семинарлар, укулар, түгәрәк өстәлләр) кулланыла.
2021-2022 елларда гына Казан шәһәр Думасы депутатлары, шулай ук 700 дән артык
муниципаль хезмәткәр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 600 җитәкчесе
өчен коррупциягә каршы укыту семинарлары узды.
Агарту
эшенә коррупциягә каршы тематикага квизлар да керә. Җәйге чорда мондый чаралар
– балалар лагерьларында, язгы-кышкы чордашәһәр мәктәпләрендә үткәрелә. Быел
гына да 40 тан артык шәһәр мәктәбендә күчмә интеллектуаль уеннар үткәрелде.
К.Беляев
искәртеп узганча, хәзер коррупциягә каршы тематик шәһәр иҗади конкурслары уза.
Шәһәр кешеләреннән 200 гә якын эш килгән инде, алар арасында видеороликлар һәм
график плакатлар бар. Казанның KZN.RU рәсми порталында ачык онлайн-тавыш бирү
нәтиҗәләре буенча шәһәр халкы һәр номинациядә иң яхшы 10 эшне сайлады, 8 нче
декабрьдә комиссия җиңүчеләрне билгеләячәк.