(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь,
Диана Жиленкова, Зилә Гайфи). Узган атнада «Урам» экстрим-паркында Казан Мэры
Илсур Метшин инициативасы буенча шәһәрне үстерү институтын оештырган «Казаныш»
II архитектура-төзелеш форумы 2 меңнән артык катнашучыны җыйды. Мәскәү,
Санкт-Петербург, Новосибирск, Владивосток һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 150
дән артык танылган экспертлар өч көн дәвамында дөнья трендлары турында фикер
алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге тормышка
ашырылган проектлар турында сөйләделәр. Тыңлаучылар өчен 100 сәгатьтән артык
лекция, диалог һәм презентация үткәрелде, ә быел 22 оешма форумның партнерлары
булды.
Эшлекле
дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин форумда яңгыраган идеяләргә һәм
концепцияләргә анализ ясауны йөкләде һәм «тимерне кайнар вакытында сугарга
кирәк» дип билгеләп үтте. «Казаныш» форумы кебек вакыйгалар яңа трендларны
белергә ярдәм итә. Без мөмкин булганча төп мәйданчыкларда катнашырга тырыштык –
бу файдалы, мондый кысан вакытта без бүген Россиядә гамәлгә ашырыла торган төп
нәрсәләрне белдек. Рәсемнәр генә күрсәтеп калмадык, теге яки бу проектта
катнашучы үз фикерләрен белдергәндә, дискуссияләр алып барылды», – диде Мэр.
И.Метшин
форумны уздыруның ачык форматын ассызыклады – Казанның архитектура
җәмәгатьчелеге вәкилләре дискуссияләргә кушылды, тәҗрибә туплады һәм бу өлкәне
эчке яктан белде. «Без квадрат метрлар төзергә тиеш түгел, яшәү рәвешен
формалаштырырга кирәк, һәм һәр торак комплексның үз үзенчәлеге булырга тиеш, бу
уңайлы торак һәм коляскалы әниләрдән алып өлкән яшьтәге казанлыларга кадәр
төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлы яшәү рәвеше булсын иде», – дип билгеләде
шәһәр башлыгы.
Мэр
форумның Россия девелопер базарында үзләрен тәкъдим иткән абруйлы архитектура
бюролары һәм шәһәр төзүчеләренең Казан белән кызыксынуын раславына игътибар
итте. «Без, девелоперлар, теге яки бу архитекторны яки архитекторлар төркемен
тыңлап, мәйданчыкны күрсәткәндә, форум нәтиҗәләре буенча килешүләр бәяләмәсен
билгеләдек. Бу форумның нәтиҗәсе, җыелуыбызның нәтиҗәсе булып тора. Шуңа күрә
Казан белгечләре өчен дә, чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен дә архитектура
шедеврларына киндер бирергә әзербез дип белдердек һәм хәзер дә шуны
кабатлыйбыз. Иң яхшы проектлар, киләчәк архитектура шедеврлары булдырырга әзер
булган һәрбарчагыз рәхим итегез», –диде И.Метшин.
Казанның
баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина чараның беренче көне, форум ачылу һәм «Яшьләр өчен шәһәр» пленар дискуссиясендә Казан Мэры
катнашында бер меңнән артык кеше булуын билгеләп үтте. «Чара Илсур Рәис улы
инициативасы белән үткәрелде, ярдәмегез, илһамыгыз өчен зур рәхмәт. Төп
презентацияләрдә, диалогларда катнашуыгызга бик күп җаваплар һәм гаҗәпләнүләр
булды. Башка шәһәрләрдә җитәкчеләрнең мондый форумнарда катнашуы күзәтелми
диярлек», – диде ул.
Экспертлар
фикер алышу өчен төп тема «Яшьләр өчен шәһәр» булды. «Урам» экстрим-паркы
павильонында параллель рәвештә 5 мәйданчык эшләде. Аларның берсендә мәгариф
мохитен үзгәртү турында фикер алыштылар, спикерлар булып Казан халыкара мәктәбе
директоры Нияз Гафиятуллин һәм «Студия 44» архбюросы җитәкчесе Никита Явейн
чыгыш ясады, ул Эйфман балет академиясе һәм Мәскәү өлкәсендәге Примаков
гимназиясе проектлары турында сөйләде.
И.Төхвәтуллина
сүзләренә караганда, «Заманча кампуслар: мәгариф һәм шәһәр мохитенең үзара
керешүе» дискуссиясе зур кызыксыну уяткан. Фикерләре белән «Студия 44»
архбюросы партнеры Антон Яр-Скрябин, Россия архитекторлар берлегенең шәһәр
төзелеше советы әгъзасы Максим Загваздин һәм Citymakers компаниясенә нигез
салучы Петр Кудрявцев уртаклашты.
Спикерлар
– «Цимайло Ляшенко һәм Партнерлар» архбюросына нигез салучылар Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко, АПЕКС проект бюросы
архитектура остаханәсе җитәкчесе Антон Бондаренко, Megabudka архбюросы партнеры
Артем Укропов, WALL архбюросы җитәкчесе Рубен Аркелян, Pergaev Bureau нигез
салучысы Сергей Пергаев.
Форумда
балалар белән эшләү аерым блокка бүленде. Дәресләр өчен Мәскәү белгечләрен –
«ФА-САД» архстудиясен оештыручы Инна Салихова һәм Валерия Салихова, филолог,
педагог, заманча әдәбият белгече Анна Делианиди, рәссам, дизайнер, язучы һәм
педагог Александр Коротичны чакырдылар. И.Төхвәтуллина хәбәр иткәнчә, әлеге
команда белән Казанда балалар һәм студентлар өчен айлык дәресләр үткәрү турында
килешкәннәр.
Форумның
йомгаклау көнендә 126 эш килгән Казан архитектура проектлары ачык конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр. Шулай ук ел саен
үткәрелә торган «Кирпеч конкурсы» призерларын бүләкләделәр.
И.Төхвәтуллина
хәбәр иткәнчә, киләсе елда «Казаныш» өченче форумын уздыру планлаштырыла.
Әзерлек башланды инде, дип өстәде Мэр. «Яңа «Казаныш» әзерлибез, хаталар
өстендә эшлибез. Барлык оештыручыларга да рәхмәт әйтәсем килә, бик яхшы диалог
барлыкка килде, Казан үсеше өчен бик яхшы мәйданчык», – дип йомгаклады
И.Метшин.