(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь,
Алсу Сафина). Казанда быелгы кышкы сезонда 11 спорт төре буенча 150 дән артык
спорт-массакүләм чара узачак. Ә Махсус Олимпиаданың бердәм уеннары төп спорт
вакыйгасы булачак, алар гыйнварда интеллект үзенчәлекләре булган 2 меңнән артык
атлетны һәм бөтен Россиядән командалар вәкилләрен җыячак. «Бу безнең өчен мөһим
вакыйга, спорт ярышлары югары дәрәҗәдә узсын өчен кулдан килгәннең барысын да
эшләячәкбез», – диде Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан
Мэры Илсур Метшин.
6
кышкы һәм 12 җәйге спорт төре буенча 14 заманча объектта узачак ярышларны
бергәләп уздыру Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарының үзенчәлеге булып тора.
Ярышларда катнашучылар Универсиада Авылында һәм «Свияжские холмы» курортында
урнашачак. «Без инвалидлар өчен шартлар булдыруны кайгыртабыз. Мондый зур
вакыйганы уздыру объективы аша безнең инфраструктурабызның уңайлылыгын – спорт
һәм кунакчыллыкны тикшерү файдалы булачак», – диде шәһәр башлыгы. Ул шәһәр
Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка ел ахырына кадәр чараларны
үткәрүдә катнашкан барлык инфраструктураны тикшерергә кушты.
Киңәшмәдә
шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр иткәнчә,
Бердәм Уеннарны оештыруда һәм үткәрүдә 800 дән артык волонтер ярдәм итәчәк.
Ачылу тантанасы 22 нче гыйнварда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә
булыр дип көтелә.
Яңа
кышкы сезонда Физик культура һәм спорт комитеты һәм ведомство карамагындагы спорт
учреждениеләре тарафыннан 11 спорт төре буенча 150 дән артык спорт-массакүләм
чара планлаштырылган. Алар арасында шайбалы хоккей, чаңгы ярышлары, фигуралы
шуу, тимераякта шуу, туплы хоккей, чаңгыда ориентлашу, кышкы триатлон, тау
чаңгысы спорты, бозга менү ярышлары популяр булып тора.
Традицион
рәвештә яшь хоккейчыларның «Алтын алка» бөтенроссия ярышлары
узачак, алар ике дивизионда – «Спорт» һәм «Ишегалды спорты»нда уздырылачак.
«Быел беренче тапкыр Казан шәһәре вәкилләре, «Ак бүре»нең 2007 елда туган яшьләре
командасы Пермь шәһәрендә узган суперфиналның көмеш медальләрен яулады, – дип
искәртте Л.Гарипов. – Киләсе сезонның суперфиналы барлык яшь категорияләре
буенча да язын Казанда узар дип көтелә».
13-18
нче гыйнварда KazanSummit кысаларында Татарстан башкаласында ислам
дөньясы илләре арасында хоккей буенча турнир узачак. Хоккей буенча
хатын-кызлар һәм ир-атлар командаларыннан тыш, Казанга Босния һәм Герцеговина,
Иран, Индонезия, Төркия, Таиланд, Катар, Непал, Согуд Гарәбстаны һәм Малайзия
милли федерацияләре президентлары да килергә планлаштыра.
1-4
нче февральдә Казан епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы
буенча ел саен үткәрелә торган «Дуслык Кубогы» хоккей буенча
өченче конфессиональара турнир узачак. Әлеге турнирның төп максатларының берсе
– республикада тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, шулай ук төрле конфессия
вәкилләрен спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, дип билгеләп үтте Л.Гарипов.
Кышын
Казанда 20 төп чаңгы стартлары планлаштырылган. Russian Loppetка кертелгән
дәрәҗәле узышлар сериясенә 56 нчы Казан чаңгы марафоны керә,
анда Россиянең 500 дән артык көчле спортчысы 5 км, 25 км һәм 50 км
дистанцияләрне узачак.
Иң
массакүләм «Россия чаңгы юллары» бөтенроссия чаңгы ярышы 11 нче февральдә Горки-Әмәт урманында, Гаврилов
урамында, Нагорный бистәсендәге Каенлыкта, «Локомотив» стадионында һәм
чаңгы-биатлон комплексында узачак.
Илнең
иң көчле спринтер-спортчылары Top sprint чаңгы ярышлары буенча Казан
Мэры Кубогында җыелачак.
Яңа
трассада Мирныйда Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары
буенча ачык чемпионат һәм Казан беренчелеге үткәреләчәк. «Быел без
катнашучылар санын арттырырга планлаштырабыз», – диде Физик культура
һәм спорт комитеты рәисе.
Шәһәрнең
ябык һәм ачык боз мәйданчыкларында фигуралы шуу һәм тимераякта шуу буенча
бөтенроссия, республика һәм шәһәр ярышлары узачак.
Йөгерү,
велосипед спорты һәм чаңгы ярышларын берләштергән кышкы триатлон буенча
Казан чемпионаты һәм беренчелеге Үзәк стадионда узачак.
Ярышлардан
тыш, Физик культура һәм спорт комитеты Парклар һәм скверлар дирекциясе белән
берлектә тимераякта шуу һәм чаңгыда шуу буенча мастер-класслар үткәрергә
планлаштыра. «Черек күл» паркында узачак һәм шәһәрнең барлык спорт җәмгыятьләре
вәкилләрен җыйган өченче кышкы спорт төрләре фестивале сезонның
кульминациясе булачак.
Казан
Мэры шәһәрдә турнирлар күп булачагын билгеләп үтте. «Без үзебез дә чаңгы
ярышларында һәм хоккей буенча турнирларда катнашачакбыз, иптәшләрчә очрашулар
уздырачакбыз», – диде ахырда шәһәр башлыгы.