(Казан
шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь, Алсу Сафина). Быелгы
кышкы сезонда Казанда тимераякта шуу өчен 102 урын – 81 хоккей тартмасы һәм 20
шугалак, шулай ук 14 чаңгы трассасы оештырылачак. Карбышев урамындагы скверда
беренче тапкыр шугалак ясалачак, ә Мирный поселогында яңа чаңгы-биатлон
комплексы эшләячәк. «Һәр кышта спорт объектлары исемлеге үсә, яшәү урыны һәм
сәламәт яшәү рәвеше буенча спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр
барлыкка килә. Без моңа зур игътибар бирүне дәвам итәчәкбез», – диде Башкарма
комитеттагы эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Аппарат
киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр
иткәнчә, быелдан башлап кышкы чорда муниципаль спорт корылмаларын
эксплуатацияләүнең көндәлек мониторингы алып барылачак. «Учреждение җитәкчеләре
территорияләрне, керү төркемнәрен, тротуар юлларын үз вакытында җыештыру һәм
карап тоту, түбәләрне һәм кәрнизләрне чистарту буенча фотоотчетлар бирә», – дип
сөйләде ул яңалык турында. «Яхшы инициатива, процессны контрольдә тоту һәм күп
кенә мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирүче гади чишелеш», – дип шәрехләде
И.Метшин.
Бүгенгә
«Ракета», «Локомотив» стадионнарында, Чирәмдәге хоккей үзәгендә һәм Дубравная
урамында шугалак ясалган. Узган ялларда «Ак Барс Арена» стадионы каршында
шугалак ачылды, ул үз эченә 1800 кв. м мәйданлы боз кырын, балалар зонасын,
парковканы, ял итү урыннарын һәм кафены ала. Моннан тыш, әлеге сезонда Карбышев
урамы буенча ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында 1158 кв. м мәйданлы яңа
шугалак ачылачак. «Якын арада «Тасма», «Мотор» стадионнарында һәм Кремль яр
буенда шугалаклар ачылачак», – дип өстәде Л.Гарипов. «Триумф», «Баско»,
«Форвард», «Ватан», «Юдино» һәм «Зилант» кебек ябык боз ареналарында массакүләм
шуу оештырылган.
Моннан
тыш, 81 хоккей тартмасы ясалачак, анда тренерлар яшүсмерләр клубларында
тәрбияләнүчеләр һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән дәресләр
үткәрәчәк. «Бүгенге көндә шәһәрдәге хоккей тартмаларының 85% тан артыгына боз
салынган», – дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Быелдан
Мирный поселогындагы яңа чаңгы-биатлон комплексы үз эшен башлап җибәрәчәк. Ул
үз эченә чаңгы трассаларын, 40 коридорлы ату урынын, трибуналарны һәм
вакс-кабиналарны ала. Объектта халыкара чаңгы трассалары гомологиясе булган
(FIS) 5 дистанция (1,16 км, 2,5 км, 3,3 км, 3,75 км һәм 5 км) бар. Биеклекләр
аерымлыгы суммасы 5 км дистанциядә 160 метр, максималь күтәрелеш 32 метр тәшкил
итә. «Трасса дәвамында кискен һәм салмак менү һәм төшү урыннары бар, бу спорт
белән яңа шөгыльләнә башлаучылар өчен аеруча мөһим. Профессиональ
күнегүләр өчен чаңгы һәм биатлон трассалары 800 метрдан 5 километрга кадәр
булсын өчен конфигурацияләнергә мөмкин», – дип сөйләде докладчы. Комплексның
үзенчәлеге – 3,5 км озынлыктагы кар системасы, ул уңышлы сыналган. Объект
заманча чаңгы трассаларын әзерләү машиналары (карйөргечләр, трактор һәм ратрак)
белән җиһазландырылган, дип өстәде Л.Гарипов. Комплекс спортчыларны кабул
итәргә һәм аларга хезмәт күрсәтергә, төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздырырга әзер,
дип ассызыклады ул. Шул ук вакытта комплекста тренировкалар ел әйләнәсендә
үткәрелә.
«Әлеге
объект шәһәр һәм республика территориясендә гамәлгә ашырылган катлаулы
проектлар категориясенә керә. Эш барышында эксплуатация мәсьәләләре барлыкка
килә, алар буенча бүгенге көндә гарантия йөкләмәләре кысаларында карарлар кабул
ителә», – дип билгеләде Л.Гарипов.
Ул
шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ чаңгы ярышлары һәм Казанның спорт ориентлашуы
буенча спорт мәктәбенә заманча техника һәм җиһазлар сатып алуга 30 млн сум акча
бүлеп биргәнен җиткерде.
Экстремаль
спорт төрләрен яратучылар өчен тау битендәге комплекс базасында 28 м, 12 м һәм
4 м биеклектәге 3 трамплин һәм күтәргечле тау чаңгысы трассасы, шулай ук 2 км
һәм 5 км чаңгы трассасы эшләячәк.