(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Быел ТР башкаласы урамнарын
җыештыру сыйфатын махсус система бәяләргә ярдәм итәчәк, ә шәһәрлеләр юлларны
чистарту проблемалары турында Telegramдагы «Минем Казаным» махсус чат-боты
ярдәмендә хәбәр итә алачаклар. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле
дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.
«Хаталар өстендә эшне без һәр сезоннан соң башкарабыз. Максималь эффектив эшләү өчен бездә булган ресурсларны рациональ куллану мөһим. Быел күзәтчелек системасының ничек эшләячәген карыйк, әлеге яңа технологияне идарәче компанияләргә, төзекләндерү предприятиеләренә ярдәмгә җәлеп иттек. Бу – кар эретү пунктына кертелгән кар күләмен күзәтү һәм аңа автоматик керү системасы. Элек безнең машина йөртүчеләр кәгазь бланкларны рәсмиләштерүгә вакытларын сарыф итсә, бүген бу автомат режимда эшләнәчәк», – дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Ул ишегалларын җыештыру вакытында яшәүчеләр белән эшләүне координацияләүгә игътибар итте. «Без бу хакта берничә тапкыр сөйләдек, сүз автомобильләр турында. Махсус техника эшләгән вакытта машиналарны алып кую, барыннан да элек, бер-беребезгә карата җаваплылык һәм хөрмәт дигән сүз. Бу идарәче компанияләрнең эше. Хәзер игъланнарны ябыштырырга кирәк түгел, бүген әлеге диалогны булдыру өчен чатлар бар. Бу – һәрбер кеше белән турыдан-туры элемтә, зинһар, моны көндәлек эшегездә һәм килеп туган мәсьәләне хәл иткәндә кулланыгыз», –диде Мэр.
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы юлларның җыештыру мәйданы агымдагы елда 4 млн 147 мең кв.метр тәшкил итә, дип хәбәр итте районнар администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов. Аның сүзләренә караганда, контракт буенча урам-юл челтәрен карап тоту буенча төп оператор «Шәһәрне төзекләндерү» МУП булды. Субподряд килешүләре буенча юлларны карап тоту белән «Легион» ҖЧҖ һәм 4 торак оешмасы шөгыльләнә.
Бу оешмаларның техникасы бердәм машина мониторингы һәм контроль системасына тоташтырылган. Эштә 107 махсус техника берәмлеге һәм 141 юл эшчесе эшли. Карны Несмелов, Васильченко һәм Короленко урамнарында урнашкан «Водоканал» предприятиесенең 3 стационар кар эретү пунктына чыгарачаклар.
Ф.Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, узган кыш кар эретү пунктларына 60 мең тонна кар китерелгән. Ә Әмирхан урамындагы буш урында урнашкан ачык кар полигонына – 130 мең тонна кар. «Полигон киләсе кышта да кулланылачак», – диде спикер.
Районнар администрациясе башлыгы хәбәр иткәнчә, аларның территориясендә 2309 сәүдә, туклану, кече һәм урта бизнес предприятиеләре бар, шулардан 196 объект аерым тора. Алар барысы да карны чыгару һәм утильләштерү турында килешүләр төзегән. «Узган кышкы чорда хокук бозулар турында 332 беркетмә төзелгән һәм административ комиссиягә карауга җибәрелгән – территорияне тиешенчә карап тотмау, кар җыю, түбәләрне кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән вакытында чистартмау өчен. Салынган штрафлар суммасы 12 млн сум тәшкил итте», – дип җиткерде ул.
Ф.Нурмөхәммәтов искәртеп үткәнчә, ТР башкаласында, кагыйдә бозулар кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамаса, кече һәм урта бизнес өчен штрафларга мораторий әле дә бар. Агымдагы елда бу юнәлештәге эш күбесенчә кисәтү характерына ия. «Без сәүдә челтәрләре, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре һәм идарәче компанияләр вәкилләре белән очраштык, аларда еш очрый торган хокук бозулар турында фикер алыштык, – дип аңлатты ул. – Төзекләндерү таләпләре ничек үтәлергә тиешлеген конкрет мисалларда күрсәттеләр. Алар барысы да юл хезмәте белән хезмәттәшлек тәртибе турында хәбәр алды, шулай ук аларга кар чыгаруга һәм утильләштерүгә бәяләр турында мәгълүмат җиткерелде».
Спикер сүзләренә караганда, йортларның беренче катларында урнашкан объектларның хуҗалары идарәче компанияләр белән кар җыештыру буенча килешүләр төзегән. Ә эре сәнәгать предприятиеләре үз территорияләрендә кар җыя. Явым-төшем күп булган очракта, алар «Водоканал» МУП яки «Шәһәрне төзекләндерү» МУП белән кар чыгару турында килешәләр.
Шул ук вакытта Киров һәм Мәскәү районнарында җыештырыла торган юлларның мәйданы 4,5 млн кв. метрдан артык дип бәяләнә. Бу 1 млн кв. метрдан артык тротуар, 4,5 мең кв. м юл чаты һәм 6 мең кв. м җәяүлеләр кичүе, дип сөйләде район администрациясе башлыгы Сергей Миронов. Аның сүзләренә караганда, йөк төяү һәм җыештыру техникасының тулы арсеналы булган 4 оешма юл өслекләренә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. «Барлык махсус техника да заманча GPS системалары белән җиһазландырылган, бу кар җыюны, төяүне һәм чыгаруны оператив рәвештә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады ул.
Районнар территориясендә – Несмелов һәм Васильченко урамнарында – 2 кар эретү пункты эшли. Кар уртача күләмдә яуганда, бу карны тулысынча утильләштерү өчен җитә. Өстәмә рәвештә Васильченко урамында, «Салават Күпере» торак комплексында һәм Путейская урамында карны җыю өчен 3 вакытлы мәйданчык булдырылган.
Урамнарны кардан чистартуда 122 берәмлек техника, 78 юл эшчесе һәм 124 машина йөртүче-механизатор катнаша. «Бу – югары хәрәкәт интенсивлыгы булган төп магистраль юллар, җәмәгать транспорты маршрутлары, күпер корылмалары, тукталышлар һәм социаль, медицина һәм мәгариф оешмалары урнашкан биналар янындагы территорияләр», – дип сөйләде С.Миронов һәм бүгенге көндә 27,5 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 2,5 мең тонна реагент әзерләнүен җиткерде.
Шулай ук Киров һәм Мәскәү районнарының 14 торак массивында 19 иҗтимагый үзидарә оешмасы эшли. «Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә ярдәмендә ветераннарга һәм өлкән яшьтәге гражданнарга кар чистарту буенча үз вакытында ярдәм күрсәтелә», – диде С.Миронов. Шулай ук идарәче компания белән тыгыз элемтәдә тору аркасында 922 ишегалды җыештырыла, 617 ишегалды җыештыручы һәм 30 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Спикер искәртеп узганча, йорт яны территорияләреннән карны чыгару, төяү һәм утильләштерү чыгымнары халык тарафыннан счет-фактура буенча түләнә торган бер генә тарифка да керми. Шуңа күрә әлеге хезмәт өчен түләүне исәпләгәндә, идарәче компания счет-фактурага тариф кертеп, бина милекчеләренең гомуми җыелышларын үткәрә. «Райондагы бер йортның территориясеннән кар чыгару чыгымнары декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында һәр фатирдан 201 сум тәшкил итә», – дип билгеләп үтте С.Миронов. Аның сүзләренә караганда, кар чыгарылмаган һәм ишегалларында җыелган йортлар янында парковка урыннары кимегән, балалар мәйданчыкларына якын килү авыр булган һәм яшел үсентеләр зыян күргән.
«Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә кулланучылар базарының 1359 объекты урнашкан, аларның яртысында кар чыгару буенча килешүләр бар, 36% ы юлларны карап тотуны үз көчләре белән гамәлгә ашыра, 11% ы килешүләр төзи. Әлеге объектларда территорияләрне җыештыру көн саен башкарыла», – дип хәбәр итте спикер.
Вахитов һәм Идел буе районнарында юлларны кардан чистартуның гомуми мәйданы 7 млн 300 мең кв. метр тәшкил итәчәк, дип сөйләде районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов. Аның сүзләренә караганда, быел җыеп алына торган юллар мәйданы Зур Казан боҗрасы буенча яңа территорияләр һәм Лесной городоктан Май комбинатына кадәр, Салмачы бистәсендәге Центральная урамына, шулай ук «Брайт парк», «Казан утары» торак комплексларындагы юллар исәбенә 170 мең кв. метрга арткан.
Район урамнарын кардан 400 эшче һәм 230 махсус техника берәмлеге чистартачак, алар навигацион контроль системасы белән җиһазландырылган. 21 чистарту маршруты эшләнде, ләкин бу соңгы күрсәткеч түгел. Тротуарларны, баскычларны һәм социаль учреждениеләргә керү урыннарын җыештыруда 31 берәмлек тротуарларны җыештыру техникасы җәлеп ителәчәк.
Юлларның чисталыгын контрольдә тоту 15 оешмага да йөкләнгән. Иң күп эшләрне «Горводзеленхоз» МУП башкара. Быел техника паркы 24 берәмлек белән тулыланган, алар арасында ел әйләнәсендә эшләү өчен 19 «КамАЗ» коммуналь юл машинасы да бар.
«Бу ялларда без көчле кар яву белән бәйле булган беренче сынауны уздык, ике көндә 7 мең тонна кар чыгарылды һәм 135 тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы сарыф ителде», – дип билгеләде А.Салихов. Аның сүзләренә караганда, 11 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 3 мең тонна ике компонентлы реагент әзерләнгән.
«Цифрлаштыру шулай ук карны утильләштерү процессына да кагылды. Безнең районнарда Порт һәм Тула урамнары буенча ике кар эретү пункты урнашкан, ә нормативтан артык явым-төшем төшкәндә вакытлыча кар ташлау өчен 3 урын файдаланыла», – диде спикер. Аның сүзләренә караганда, тест режимында Тула урамындагы кар эретү пунктында контроль системасы урнаштырылган, ул кар кертелә торган күләмне күзәтергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә быел кар эретү пунктларына автоматлаштырылган керү системасын сынау башланачак. «Элек машина йөртүчеләр кәгазь талоннарны тутыру өчен 440 сәгать сарыф итсә, шул исәптән пунктларга керү юлларында бөкеләр барлыкка килсә, безнең фаразлар буенча системаны автоматлаштыру процессны 3-4 тапкыр тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, бу пунктларда вакытны экономияләячәк һәм юлларны җыештыруга күбрәк игътибар бирергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады А.Салихов.
Ул предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм муниципаль учреждениеләр арасында карны җыештыру һәм утильләштерү буенча 347 килешү төзелгәнлеген җиткерде.
Быел Совет районындагы юлларның гомуми озынлыгы 17 км арткан һәм 605 км тәшкил итә. Урамнарны кардан чистартуга 261 кеше һәм 200 махсус техника берәмлеге чыгачак. Җәй көне 14 машина сатып алынган. Барлык махсус техника да маяклар белән җиһазландырылган һәм GPS-мониторинг ярдәмендә җыештыру барышын реаль вакыт режимында күзәтеп булачак, дип сөйләде район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов.
Аның сүзләренә караганда, контракт нигезендә генераль подрядчы «Шәһәр күперләре» МУП булган.
Кышка әзерлек барышында 25 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы һәм реагент әзерләнде. Ике кар эретү пункты Җиңү проспектында һәм Родина урамында урнашкан. Аларның һәрберсе тәүлегенә 1,7 мең тоннадан артык кар кабул итәргә әзер. «Экология министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белән килештереп, карны вакытлыча кую өчен 4 урын бар. Мәйданнар күп кар яуган көннәрдә ярдәм итәчәк», – диде спикер.
Карны җыештыру, чыгару һәм утильләштерү мәсьәләсе барлык 210 эре предприятие белән дә эшләнде, аларның бер өлеше подряд оешмалары белән килешүләргә ия, калганнарының үз кар чистарту техникасы паркы һәм склад участоклары бар.
Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү урыннары милекчеләре белән аерым эш алып барыла. Барлыгы 1,2 мең шундый объект исәпләнә, шуларның 920 се кирәкле шартнамәләр төзегән. Калганнары белән тиешле эш алып барыла.
Күпфатирлы йортлар территорияләрен җыештыруда 73 берәмлек махсус техника һәм 650 дән артык ишегалды җыештыручы җәлеп ителгән. Кар күп булган очракта тагын 21 машина җәлеп ителәчәк. «Кар чыгару эшләрнең мәҗбүри исемлегенә керми, һәм халык (районның 124 йортында яшәүчеләр эшләгән кебек) карны чыгару зарурлыгы турында карар кабул итәргә һәм финанслау чыганакларын билгеләргә тиеш», – дип ассызыклап үтте Р.Фәтхетдинов.