(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Казанда беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча төп капиталга кертемнәр 86,6 млрд сумга җиткән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 17,5% ка артыграк. Эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 63,4 млрд сум тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсеннән 24% ка артыграк, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Инвестицияләрнең шактый өлеше төзелеш өлкәсенә кертелгән
И.Шакиров сүзләренчә, инвестицияләрнең шактый өлеше төзелешкә һәм мөлкәт белән операциягә туры килә, кертемнәрнең гомуми күләме 98% ка җиткән. «Бу оптимизм уята, – дип игътибар итте Казан Мэры Илсур Метшин. – Без иҗат итүне һәм төзүне дәвам итәбез. Юл һәм торак төзелеше планнары үз көчендә кала. Шуңа күрә кыенлыклар булуга карамастан, шәһәребезне яхшыртуны дәвам итәбез, аны төзекләндерәбез һәм уңайлы итәбез».
ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сөйләвенчә, төзелеш өлкәсендә эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан башкарылган эшләр күләме 49 млрд сумнан артып киткән – бу узган ел белән чагыштырганда 38% ка артык. Иң зур күрсәткечләр торак төзелеше өлкәсендә теркәлгән. Әйтик, әлеге чорда 709,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. 6 мең 766 фатир һәм 2 мең 38 шәхси торак йорт төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
«Россиянең эре шәһәрләре арасында социаль-икътисадый хәлгә рейтинг бәяләмәсе нигезендә, Казан дүртенче урыннан икенче урынга күчеп, торакны файдалануга тапшыру буенча үз позицияләрен яхшыртты», – дип билгеләде И.Шакиров.
Сәүдә күләменең кимүе 15,5% ка җитте
Быел кулланучылар базары тиңдәшсез кыенлыклар белән очрашты, дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Алар арасында логистик чылбырларны югалту, тизләтелгән рәвештә яңа поставщикларны эзләү, инфляция һәм сатып алу мөмкинлеге кимү бар.
Инде икенче квартал рәттән Татарстан Республикасы башкаласында кулланучылар активлыгы 2021 ел белән чагыштырганда түбәнрәк кала, дип хәбәр итте И.Шакиров. 9 ай нәтиҗәләре буенча сәүдә күләме 15,5% ка яки 204 млрд сумга кимегән.
«Ел дәвамында без күтәрелүләрне дә, төшүләрне дә күрдек. Нигездә азык-төлек булмаган товарлар сегменты зыян күрде. Аңлатма гади: кешеләр тотрыксызлык, турбулентлык һәм дөньяда булган вакыйгалар шартларында экономияли башлыйлар. Без моны 2008 елда да, элегрәк тә уздык. Төшүдән соң үсеш башлана. Ләкин, һичшиксез, вакыт узарга тиеш», – дип ассызыклады И.Метшин.
И.Шакиров хәбәр иткәнчә, азык-төлек булмаган товарлар сату әйләнеше 24,2% ка кимегән. Шул ук вакытта азык-төлек чыгымнары 4% ка артты.
Җәмәгать туклануы предприятиеләренең керемендә дә күрсәткечләрнең кимүе чагылыш тапкан. 9 айда җәмәгать туклануы әйләнеше 10 млрд сум тәшкил иткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 10% ка кимрәк. Шул ук вакытта түләүле хезмәтләр күләме 9% ка арткан һәм 78 млрд сум дәрәҗәсендә калган.
«Казан буенча барлык товарларга һәм түләүле хезмәтләргә куллану бәяләренең җыелма индексы 114,8% тәшкил итте», - дип тәмамлады сүзен И.Шакиров.
Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко фотолары