(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь, Юлия Летникова). Узган җомгада Альберт Салихов Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы итеп билгеләнде. Бүгенге көндә район администрацияләре башлыкларының уртача яше – 38, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
«Безнең район администрацияләре башлыкларының яшь булуына карамастан, мондый сандагы шәһәрлеләр, мәктәпләр, бакчалар, торак фонд һәм башка социаль объектлар өчен җаваплы булу өчен аларның һәркайсы Башкарма комитетта 10 елдан артык эшләгән һәм «җир»дән башлаган. Соңгы 10 елда Казанда берничә халыкара вакыйга, халык санын алу узганын исәпкә алып, стаж елын бер ел урынына ике дип санарга мөмкин, - диде шәһәр башлыгы. - Шуңа да, яшь булуына карамастан, алар барысы да әзерлекле. Һәр карьера баскычында аларның җаваплылык өлкәсе арта барды. Мондый темпны фәкать үз эшләренә, шәһәргә, кешеләргә һәм җитәкчегә тугры хезмәткәр генә үти ала. Үз эше, тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре белән алар көн саен иң яхшылары булуын раслый һәм аларга ышанып була. Альберт Салихов та шул ук төркемнән».
Илсур Метшин Альберт Салиховның 2008 елда Башкарма комитетның кадрлар идарәсе ишеген шакыганын, белгечтән башлавын һәм район башлыгына кадәр үсүен искәртте. «Бу ачыктан-ачык безнең социаль лифтларның ничек эшләве һәм башкалага читтәге бер җирлектән килеп, үзеңне ничек тормышта табып булуы турында сөйли», - диде Казан Мэры яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Теләге булган һәркем Башкарма комитет хезмәткәрләре сафын тулыландыра ала, дип өстәде ул. «Игелек өчен эшли башлагыз, үзегез генә турында уйларга өйрәнмәгез, сезнең хезмәтегез һәм талантыгыз тормышны үзегез һәм якыннарыгыз өчен генә түгел, күп кеше өчен яхшы якка үзгәртә ала. Бу – дәүләт һәм муниципаль хезмәттә кешеләргә хезмәт итүгә беренче адым. Моның өчен шундый булып туарга кирәк, ә калганында юлны алга баручы гына җиңәчәк», – диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры район башлыгы булырга яки җитәкче булып эшләргә өйрәтә алырлык югары уку йорты булмавын билгеләп үтте. Теләсә нинди юнәлешнең катлаулы һәм күпкырлы бурычлары бар. «Бүген Казанны шундый итеп кешеләр ясый. Безгә рәхим итегез», - диде И.Метшин. Ул шулай ук шәһәрлеләрнең теләкләрен исәпкә алу өчен Башкарма комитетка кире элемтә кирәклеген ассызыклады. Бүгенге көндә программаларны гамәлгә ашыру халык белән диалогта алып барыла, ә социаль объектларда эшләгән вакытта – педагоглар, директорлар, тәрбияләнүчеләр белән. «Без алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез», - диде шәһәр башлыгы.