(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь, Диана Жиленкова). Бүген Казаннан Лисичанскига 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм белән 5 фура җибәрелде. Шефлыкка алынган территориядә яшәүчеләр өчен азык-төлек продуктлары, медикаментлар, төзелеш материаллары һәм башка кирәкле әйберләр җыелган. Горький шоссесында урнашкан складтан йөк җибәрүне Казан Мэры Илсур Метшин контрольгә алды. Ул гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бүген шундый зур күләмдә беренче гуманитар ярдәм эшелоны җибәрелә. Ел ахырына кадәр «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте белән берлектә ким дигәндә өч рейс оештыру планлаштырыла. «Күптән түгел генә без гуманитар ярдәм җыю шәһәр пунктын оештырдык, - дип искәртте шәһәр башлыгы. - Халыкның мөнәсәбәте гаҗәпләндерә. Бер атна эчендә без беренче гуманитар эшелонны җыйдык. Битараф булмаган шәһәрлеләр, якынча 300 кеше, шулай ук 90 предприятие катнашты, өстәвенә, эшмәкәрләрдән һәм зур булмаган фирмалардан алып эре бизнеска кадәр. Барыгызга да зур рәхмәт. Казан да безнең мобилизацияләнгән сугышчыларыбызны, Лисичанск халкын бу этапта озак саклана торган азык-төлек, шулай ук медикаментлар һәм төзелеш материаллары белән тәэмин итү өчен кирәк булганның барысын да эшләячәк», - диде Мэр.
ТР башкаласында яшәүчеләр мохтаҗларга матди яктан гына түгел, мораль яктан да ярдәм итә. Күпләр үз теләкләрен махсус открыткаларга язып, гуманитар ярдәм җыю нокталарыннан җибәрделәр. «Безнең балалар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында рәсемнәр ясыйлар, хатлар язалар. Бүгенге көнгә шундый 180 юллама җыелды. Балалар сугышчыларыбызга тиз арада әйләнеп кайтуларын, гомерләрен саклап калуларын, тыныч күк йөзе телиләр. Бу эшне оештырган балаларга да, аларның әти-әниләренә дә, сыйныф җитәкчеләренә дә аерым рәхмәт сүзләре», - диде Илсур Метшин.
Казанның бер эшкуары Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан 800 кв. м мәйданлы складын түләүсез нигездә тәкъдим итте. «Казан-Восток-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән махсус кием, эш өчен аяк киеме һәм шәхси саклану чаралары партиясе килде инде, дип сөйләде компаниянең коммерция директоры Тимур Заһидуллин. «Ил мондый мөһим чарада – махсус операциядә катнашканда без читтә кала алмыйбыз. Безнең туганнар, дуслар, хезмәттәшләр мобилизацияләнергә мөмкин. Компаниябездән ике кешене мобилизацияләделәр. Шуңа күрә без ярдәм күрсәтергә тиеш», - дип уртаклашты ул.
Төрле ассортименттагы 10 тоннага якын продукцияне – ярма, шикәр, тоз һәм консервлар – складка «Привоз» җиләк-җимеш базасы китерде. «Без моның белән туктарга җыенмыйбыз, – дип сөйләде аның директоры Айнур Гәрәев. - Иртәгә үк җибәрер өчен тагын 10 тоннага якын продукция китерәчәкбез. Лисичанск халкының тормышын бераз гына булса да җиңеләйтербез дип өметләнәбез. Әлеге шәһәр бүгенге көндә бик күп кыенлыклар кичерә. Анда яшәүчеләр иң кирәкле әйберләргә, шул исәптән ризыкка да мохтаҗ. Бу очракта без читтә кала алмыйбыз».
Ярдәм җыюга шулай ук «Нәфис Косметикс» АҖ, «Нега» кәгазь фабрикасы, «Бриз» ҖЧҖ, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ, Казан һәм ТР рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, «Химград»ның 17 резиденты һәм башкалар да үз өлешен кертте.
Исегезгә төшерәбез, Горький шоссесындагы склад гуманитар йөк, беренче ихтыяҗ әйберләрен җыю һәм комплектлауның бердәм ноктасына әверелде: бу – азык-төлек продуктлары (тушенка, бәрәңге, макарон, көнбагыш мае, чәй, тоз), кием-салым (куртка, шарф, баш киеме, аяк киеме), гигиена чаралары (бәдрәф кәгазе, салфетка, сөлге) һәм башкалар. Сортировкалау белән волонтерлар шөгыльләнә. Җыю пунктларында һәм үзәк складта көн саен 30 волонтер хезмәт куя, шуларның 15 е – өлкән яшьтәге. Пунктлар эшләү дәверендә аларда 100 гә якын кеше эшләде.
Гуманитар ярдәм җыю пунктлары Казанның төрле районнарында урнашкан, аларның һәркайсы «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы логотибы белән билгеләнгән. Теләүчеләр әйберләрне мохтаҗларга көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тапшыра ала. Горький шоссесында склад эш көннәрендә – 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 9:00 дән 14:00 гә кадәр эшли.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларында озак саклана торган азык-төлек товарлары, әйтик, консервлар (ит, балык, сөт, борчак, кукуруз һәм фасоль), пакетлы чәй, эри торган кофе, ультрапастеризацияләнгән һәм коры сөт, макарон эшләнмәләре, ярмалар һ.б. кабул ителә. Казанлылар гигена чараларын – теш пастасы һәм щеткасы, шампунь, сабын, кырыну өчен пена, кер юу порошогы, бәдрәф кәгазе тапшыра алалар.
Шулай ук Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләр мобилизацияләнгән гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен, мәсәлән, дарулар һәм планнан тыш медицина тикшерүләре яисә әйберләр сатып алу өчен акча күчерә алалар. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитларны тутырырга кирәк. Түләүнең билгеләнеше – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.
Моннан тыш, Казанда мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү буенча шәһәр чаралары гамәлдә: бушлай җәмәгать транспортында йөрү, мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризык белән туклану, балалар бакчаларына йөрү һәм аларда туклану. «Батыр» картасы буенча балалар бушлай спорт объектларында шөгыльләнә һәм мәдәният учреждениеләренә йөри ала. Детальләрне сылтама буенча белергә мөмкин.