(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче ноябрь, Юлия Летникова).
Соңгы өч елда шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетын
җитәкләгән Альберт Салихов Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы булды. Яңа җитәкчене бүген Казан Мэры Илсур Метшин
администрация хезмәткәрләренә тәкъдим итте.
Казан Мэры Альберт Салиховның Физик культура һәм спорт
комитетына 2008 елда ук килүен, аннары шәһәрнең спорт учреждениеләрен
җитәкләвен искәртте. Өч ел элек, 2019 елда ул Физик культура һәм спорт комитеты
рәисе итеп сайлап алынган иде. «Сайлап алу вакытында нәрсә эшләргә вәгъдә биргән
булса, аларның барысы да гамәлгә ашырылды. Бүген Казан Мәккә кебек: бирегә тәҗрибә
үзләштерергә дә еш киләләр, без белемнәребез һәм хаталарыбыз белән бик теләп
уртаклашабыз. Мин делегацияләрнең спорт өлкәсендәге тәҗрибәләрне өйрәнү өчен
килә башлауларына игътибар итә башладым», – дип ассызыклады Мэр.
«Вахитов һәм Идел буе районнары – Татарстан
башкаласының үзәге, биредә төп югары уку йортлары, сәнәгать оешмалары урнашкан.
Монда эшләү башка районнарга караганда күпкә авыррак. Ләкин администрация
хезмәткәрләре, традицияләрне саклап, һәрвакытта да яңа проектлар белән алга
атлады. Вахитов һәм Идел буе районнары нык үзгәрде, сез һәрвакыт авангардта
булдыгыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте хакимият
хезмәткәрләренә Илсур Метшин. «Альберт Салиховны район администрациясе башлыгы
итеп билгеләү –зур ышаныч, күпмедер дәрәҗәдә аванс кебек. Бу ышаныч яңа үсеш
векторында тормышка ашырылыр дип ышанабыз. Яңа башлыкка ярдәм итүегезне һәм
бергәләп иҗади юлны дәвам итүегезне сорыйм», – диде Мэр.
«Миңа күрсәтелгән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Нәкъ менә әлеге
районнарда хакимиятнең төп органнары, оешмалар, предприятиеләр һәм
учреждениеләр тупланган, болар барысы да җаваплылыкны арттыра һәм ныклап эшләргә
өнди. Миңа күп нәрсәне өйрәнергә һәм күп эшләрнең нечкәлекләрен аңлый башларга
туры киләчәк. Администрациянең зур көчле командасы бар, ул теләсә нинди
нәтиҗәләргә ирешә ала. Һәр ирешелгән максат артында киләсе максат тора. Командабыз
белән барлык бурычларны да үтәрбез дип ышанам», – диде А.Салихов.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы вазыйфасын башкарган Марат Закиров
гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә күчте. Яшьләр эшләре буенча Федераль
агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия укучылар хәрәкәте рәистәше Дамир Фәттахов
белән бергә ул балаларны әхлакый һәм патриотик тәрбияләү эшен кураторлык
итәчәк.
Белешмә
Альберт Иршат улы Салихов 1986 елның 3 нче сентябрендә
ТАССРның Актаныш районының Актаныш авылында туа.
2008 елда «инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт
технология университетын тәмамлый.
2006-2008 елларда Яшел Үзәндә система администраторы
булып эшли.
2008-2011 елларда – Казан Башкарма комитетының Физик
культура һәм спорт комитетының укыту-спорт бүлеге әйдәп баручы белгече.
2011-2017 елларда – Казанда «Спектр»
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль бюджет белем бирү
учреждениесе директоры.
2017-2019 елларда – «Ракета» спорт-сәламәтләндерү
комплексы» МБУ директоры (Казан).
2019-2022 елларда – Казанның Физик культура һәм спорт
комитеты рәисе.
2022 елның 11 нче ноябреннән – Казанның Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы.
«2 класслы муниципаль киңәшче» класслы чины бар.
Казан Мэрының Рәхмәт хаты (2013 ел), «Казан шәһәренең 2013
елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медале (2014 ел), «Сочида
2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Паралимпия кышкы уеннары» истәлек
медале (2014 ел), «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе (2016 ел),
«Казан шәһәренең 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек
билгесе (2014 ел), Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны
үстерүдәге казанышлары өчен» мактаулы билгесе (2021 ел) белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, ике баласы бар.