(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь, Юлия Летникова). 1-3 нче декабрьдә «Урам» экстрим-паркында «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы узачак. Чара архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге 200 экспертны берләштерәчәк, алар тәҗрибә уртаклашачак һәм тармакның актуаль проблемалары турында фикер алышачак. Быел форум «Шәһәр – яшьләр өчен» темасына багышланган. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе барышында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.
«Аралашу һәм фикер алышу, архитектура дөньясы һәм урбанистика үсеш алган тәҗрибәләрне һәм тенденцияләрне ишетү өчен теләсә нинди мөмкинлек мөһим, кулны импульста тотарга кирәк, – диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Быелгы форумның тематикасы без башка яшьтәге шәһәрлеләрне санга сукмыйбыз дигән сүз түгел. Барлык яшь төркемнәрен җентекләп өйрәнергә телибез». Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, форумда аеруча игътибар яшьләрнең яшәү шартларына, шулай ук нинди шәһәр турында хыяллануы, ни өчен Казанда уку һәм күченү перспективалы һәм кызыклы сорауларына җавап эзләүгә биреләчәк. «Экспертлар гына түгел, яшьләр дә чыгыш ясарга тиеш. Заявка бирегез, һәм иң кызыклы катнашучыларга без доклад белән чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәкбез», – дип мөрәҗәгать итте Казан яшьләренә И.Метшин.
Быел «Казаныш» темасы очраклы гына сайланмаган. Ул Татарстан башкаласының Россия шәһәрләре өчлегенә керүе белән бәйле, дип аңлатты Илсөяр Төхвәтуллина. Очрашуда катнашучылар Казанда нинди яшьләр киңлекләре җитмәве, нинди торак һәм эш яшьләрне җәлеп итүе турында фикер алышачак. «Безнең игътибар векторы яшьләрне Казанга җәлеп итүгә юнәлдерелгән, шуңа күрә яшьләр берләшмәсе вәкилләренә аерым игътибар белән колак салачакбыз. Аларның яшәү һәм үзеңне табу өчен өчен нинди киңлек күрүләрен, Казанны ничек хис итүләрен аңларга телибез. Форум безгә шәһәргә яңа караш белән карарга ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады ТР башкаласының баш архитекторы.
Форумда шулай ук сәнәгать территорияләрен реновацияләү турында сөйләшәчәкләр, төзелештә һәм проектлауда яңа технологияләр тәкъдим итәчәкләр һәм архитектура конкурслары уздырачаклар.
Сылтама буенча «Казаныш» турында тулырак мәгълүмат белергә һәм теркәрлергә була.
Моннан тыш, 3 нче декабрьдә форумда шәһәрдәге иң яхшы архитектура объектына смотр-конкурска йомгак ясалачак. Быел ярышларда 126 эш катнаша. 23 нче ноябрьгә кадәр KZN.RU порталында онлайн тавыш бирү ачык, ул тәмамлаганнан соң жюри әгъзалары сайлап алачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Казаныш» форумы ТР башкаласында шулай ук 1-3 нче декабрьдә узды. Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Киров, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Ярославль һәм Россиянең башка шәһәрләреннән архитекторлар катнашты.