(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь, Юлия Летникова). Бүген Казанда төзүчеләр өчен «Торак төзелеше: трендлар, финанслау, яңа мөмкинлекләр» төбәкара конференциясе уза. Чара ТР башкаласы, Самара, Төмән, Орел, Тамбов, Краснодар, Барнаул һәм башка шәһәрләрдән әйдәп баручы белгечләрне берләштерде. Катнашучылар һәм спикерлар алдында сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
«Бүгенге конференция темасы бик әһәмиятле. Нәкъ менә торак төзелеше күләме шәһәр үсеше күрсәткечләренең берсе булып тора», - диде И.Метшин. Әйтик, 2021 елда Казанда 1 млн 253 мең 506 кв. м торак файдалануга тапшырылган. Агымдагы елның беренче алты аенда Татарстан башкаласында 594 мең кв. м артык торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 62% ын тәшкил итә. Шуның 346 мең кв. м – күпфатирлы йортлар. Агымдагы елда барлыгы 956 мең кв. м торак төзү планлаштырыла.
Соңгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласында бүгенге көндә 1,3 млн кеше яши. 2050 елга Казан халкы саны 2 млн кешегә кадәр артачак, дип фаразлады Мэр. «Иң компактлы, идарә ителә торган һәм икътисадый яктан акланган модель – ул 2 млн кеше яшәгән шәһәр, – дип билгеләде И.Метшин. - Бу безнең бурычыбыз, һәм аны үтәүдә төп рольне төзелеш өлкәсе белгечләре уйный, нәкъ менә сез алга китешне хәрәкәткә китерәсез. Казанның хәзер шушындый булуы төзүчеләрнең белеме һәм таланты аркасында. Безнең белгечләр биредә яшәргә теләгәннәре белән аерылып тора, балалары һәм оныклары өчен уңайлы шәһәр калдырырга омтылалар һәм бер-берсе белән ак көнләшү белән узышып эшлиләр».
«Без яңа белемнәргә комсыз, шуңа күрә безгә даими рәвештә белгечләр килә, үзебез дә башка шәһәрләргә барабыз. Шәһәрне яхшырак итү һәм аңа яңа нәрсә кертү теләген алга сөрәбез. Команда белән горурланам, без бергәләп билгеләнгән планнарны тормышка ашыра алырбыз дип уйлыйм», – диде Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, барлык башлангычларда да Казанга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итә.
Әйтик, быел ТР башкаласында масштаблы проектларның берсен – елга порты янындагы территорияне реновацияләүне гамәлгә ашыруга керештеләр, анда 1,5 млн кв. м торак һәм 1,3 млн кв. м административ һәм коммерция биналары төзеләчәк. Хәзерге вакытта Порт урамын реновацияләү кысаларында 6 га мәйданлы беренче торак микрорайон төзү турында килешү имзаланды.
Моннан тыш, Салават күперендә «Сандугач» торак комплексында «машинасыз ишегалды» концепциясе тормышка ашырылган, яшел зоналар, уен һәм спорт мәйданчыклары булдырылган.
«Безнең бурыч – шәһәрне уңайлы итү. Казанлыларга һәм ТР башкаласына күченергә теләүчеләргә тормыш шартларының сыйфатлы булуы кирәк: мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре шәһәрдә һәртөрле зәвыкка булырга тиеш. Әмма Универсиада һәм дөнья чемпионатлары кебек төрле категория кешеләрне берләштерә торган вакыйгалар да кирәк», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Конференциядә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстан 2021 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында төзелә торган торак күләме буенча алда бара, ә Россия буенча 6 нчы урында тора. 9 айда республикада төзелешкә 277 рөхсәт бирелгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 1,8 тапкыр күбрәк. «Хәзер төзелеш өлкәсендә 80 мең кеше эшли. Аларның айлык хезмәт хакы артуын дәвам итә һәм бүгенгә 48 мең сум тирәсе тәшкил итә», – дип белдерде И.Гыймаев.
Региональ корпоратив бизнес департаменты җитәкчесе, ВТБ банкының өлкән вице-президенты Руслан Еременко ел ахырына кадәр аларның төзелеш тармагында финанс оешмалары катнашуын үстерү планнары белән уртаклашты.
Конференциянең модераторы консалтинг агентлыкларының берсенең директоры Сергей Разуваев булды. Катнашучылар алдында шулай ук икътисадчы Петр Гришин, «Страна Девелопмент» компанияләр төркеме президенты Александр Гайдуков һәм партнерлык ипотека программалары идарәсе башлыгы, ВТБ вице-президенты Ирина Качурина чыгыш ясады. Конференциядә шулай ук Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина да катнашты.