(Казан
шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь, Юлия Летникова). Бер ай эчендә «Игелекле Казан»
кайнар линиясенә 1085 гаилә мөрәҗәгать итте, бүгенге көндә 967 мөрәҗәгать
эшкәртелгән. Хокук мәсьәләләре буенча грамоталы консультация алу өчен кайнар линия
эшендә юристлар катнаша. Бу турыда шәһәр Башкарма комитетының Социаль сәясәт
идарәсе башлыгы Ирина Смирнова мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү
штабы утырышында сөйләде.
«Без
мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары пакетының федераль һәм
республика дәрәҗәсендә киңәюен күрәбез. Яңа карарлар кабул ителүе дәвам итә,
чөнки моңа кадәр мондый хәлләрдә эш тәҗрибәсе һәм алгоритмы юк иде. Кулыбызны
пульста тотабыз, барлык яңалыкларга күз салабыз һәм гаиләләргә ярдәм чаралары
турында оператив мәгълүмат җиткерергә тырышабыз», – дип белдерде Казан Мэры
Илсур Метшин.
«Игелекле
Казан» кайнар линиясе мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен
мөһим каналга әйләнде», – дип билгеләде И.Смирнова. Белгечләр мөрәҗәгатьләрне
теркиләр һәм мәгълүматны район администрацияләренә һәм җаваплы структур
бүлекчәләргә тапшыралар. Моннан тыш, ихтыяҗ буенча халыкка психологик ярдәм
күрсәтелә: психологлар консультациясен 112 кеше алган.
Кайнар
линиягә мөрәҗәгать итү темасы төрле. Кайнар линия белгечләренең күпчелек
сорауларга җаваплары бар, ләкин кайбер мөрәҗәгатьләрне республика структуралары
белән берлектә генә хәл итеп була. «Без бердәм чишелеш эшләү өчен мондый
мәсьәләләр исемлеген формалаштырдык», – дип белдерде И.Смирнова.
«Игелекле
Казан» акционерлык җәмгыяте волонтерлары 73 гаиләне патронажга алды, аларга
азык- төлек, 26 гаиләгә – балалар ризыгы, 8 гаиләгә дарулар сатып алырга ярдәм
итте. Шулай ук «Игелекле Казан» 14 гаиләнең дәвалануы өчен түләгән, тагын
икесенә көнкүреш техникасын ремонтлаган. Волонтерлар 12 гаиләгә балаларын
мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына озатырга булышкан. Тагын 18 гаилә балалар
ризыгы алуда ярдәм көтә.
Кол-үзәктә
9:00 дән 21:00 гә кадәр 4 линия эшли, тагын бер линия 21:00 дән 9:00 гә кадәр
резерв булып кала. «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләренә
+7(843)558-74-18 телефоны номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мобилизацияләнүчеләрнең
гаиләләре «Ышаныч» үзәге бүлекчәләрендә психологик ярдәм ала ала. Белгечләргә
104 кеше мөрәҗәгать иткән инде. Түләүсез консультацияне тәүлек буе
+7(843)277-00-00 телефоны буенча күрсәтәләр. Психологлар белән шәхси очрашулар
9:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр үткәрелә.
«Игелекле
Казан»да мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм фонды эшли, теләгән һәркем
шунда акча күчерә ала. «Игелекле Казан» базасында финанс ярдәме чыганагы
формалаштырылган. Акча күләме әлегә зур түгел, әмма фонд кайбер мәсьәләләрне
хәл итәргә ярдәм итә һәм без әлеге эшне көчәйтергә әзер», – диде Илсур Метшин.
Ул ассызыклаганча, фонд эшчәнлеге буенча хисап алып барыла, аның белән хәйриячеләр
таныша алачак.
И.Смирнова
сүзләренчә, шәһәрлеләрдән башка ярдәм дә килә. Әйтик, Тимер юл техникумының 1
курс студентлары, беренче стипендияләренә шәхси гигиена предметлары сатып алып,
«Игелекле Казан»га китергән. Әбиләр оекбашлар бәйли, кайберләре моны «Игелекле
Казан» коворкинг бинасында ук эшли. «Ярдәм» хәйрия фонды мобилизацияләнүчеләрнең
гаиләләренә азык-төлек сатып алу өчен 2 мең сумлык сертификатлар тапшырды.
Штаб
вакытында район администрацияләре башлыклары да Казан халкыннан килгән ярдәм
үрнәкләрен җиткерделәр. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Людмила Лисова
10 мең сум акча һәм шигырьләр җыентыгын мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең
ярдәм фондына тапшырды, дип сөйләде Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов. Яңа Савин районындагы Ветераннар
советы мобилизацияләнүчеләр өчен 30 мең сумга җылы әйберләр сатып алды.
«Ярдәм
итәр чак!» акциясе кысаларында 146 нчы лицей укучылары һәм педагоглары канцелярия
товарлары, китаплар, көнкүреш химиясе һәм кирәкле продуктлар җыйдылар. 67 нче
номерлы Донецк мәктәбе 73 гуманитар ярдәм тартмасы алды. 33 нче гимназиядә
мәктәп кирәк-яраклары һәм матур әдәбият китаплары җыю буенча акцияләр узды.
Якын арада посылкалар Донецкига җибәреләчәк.
Моннан
тыш, Ф.Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, мобилизацияләнүчеләр һәм аларның
гаиләләренә, шулай ук илнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүгә район
предприятиеләре һәм идарәче компанияләр кушылган. Алар җылы әйберләр һәм
кирәкле продуктлар белән гуманитар йөкләр җибәрәләр, бер көнлек табышны хәйрия
фондларына күчерәләр. Әйтик, «Элекон», «Татэлектромонтаж», «Гипронииавиапром»,
«Күмәч-кондитерлык комбинаты» предприятиеләре 1 млн сумнан артык ярдәм
күрсәткән. Шулай ук район хакимияте хезмәткәрләре «Игелекле Казан» фондына бер
көнлек хезмәт хакын күчерде.
Киров
һәм Мәскәү районнарында авыр финанс хәлендә калган 13 гаиләгә адреслы ярдәм
күрсәтелде, тагын 8 гаилә белән эш дәвам итә. Район администрациясе башлыгы
Сергей Миронов сөйләгәнчә, балалар өчен өске сезонлы кием, яңа туган балага
кирәк-яраклар җыелмасы, дару җыелмалары, бала өчен ортопедик корсет сатып
алынган.
Үз
чиратында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе ярдәме белән
шәһәрнең мобилизацияләнгән халкына формалы кием алу һәм коммуналь хезмәтләр
буенча бурычларны өлешчә ябуда ярдәм күрсәтелде, дип сөйләде администрация
башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин. Аның сүзләренчә, Отар бистәсендә
яшәүчеләр дә мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә әзер булуларын дә җиткергәннәр.
Совет
районында агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә, ремонтны тәмамларга һәм газны
тоташтырырга ярдәм итүче идарәче компанияләр адреслы ярдәм күрсәтә. «Сәүдә
предприятиеләре һәм оешмалары да читтә калмады. Алар мобилизацияләнүчеләрнең
гаиләләренә матди яктан ярдәм күрсәтә һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашалар», –
дип уртаклашты Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары
Андрей Яковлев.
«Гомуми
ярдәм чаралары белән беррәттән колясканы сатып алудан алып ремонт
тәмамланганчыга кадәрге башка мәсьәләләр дә хәл ителә. Бу эшне дәвам итәргә
кирәк. Адреслы ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең саны күп, безнең уртак бурыч –
хәйриячеләрне мөмкин кадәр тиз арада ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән тоташтыру.
Район башлыклары ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне белергә һәм барлык мәсьәләләрне
шәхси контрольдә тотарга тиеш. Әгәр проблеманы район башлыклары дәрәҗәсендә хәл
итеп булмаса, башкарма комитетка һәм кирәк булган мәгълүматларны республика
хакимиятенә җиткерергә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин район
администрацияләре башлыкларына.