(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Иртәгә, 3 нче ноябрьдә, Татарстан башкаласында мобилизацияләнгән
шәһәр кешеләренә, шулай ук «Тимер»
һәм «Алга» батальоннарындагы хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә һәм кушылган
территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю башлана. Казанның барлык
районнарында 18 гуманитар ярдәм җыю пункты эшләячәк, ә шушы көннәрдә Горький
шоссесында ачылган склад хәйрия йөген комплектлауның бердәм ноктасы булачак. Бу
хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров өлешчә
мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышында
хәбәр итте.
«Бердәм Россия»
партиясенең Казан җирле бүлекчәсе линиясе буенча апрель аеннан ук без Донбасска
ярдәм итәбез. Август аенда продуктлар белән беренче 1,5 тонна гуманитар йөк Лисичанскига
җибәрелде. Сентябрьдә балаларга гуманитар ярдәм күрсәтелде, 24 нче октябрьдә без гуманитар ярдәм партиясен,
җылы әйберләр, азык-төлек җибәрдек. Бу эш дәвам иттерелеп кенә калмыйча, без
аны системалы шартларга куячакбыз»,
– диде утырышта Татарстан Республикасы
башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, казанлыларга,
сәнәгать предприятиеләренә һәм бизнеска мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә, шулай ук
Лисичанск халкына нәрсә кирәклеге турында хәбәр итәргә кирәк. «Җыелма исемлек «Ярдәм янәшә» республика штабы тарафыннан әзерләнде.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча без шәһәр штабының «Ярдәм
янәшә» хәрәкәте белән актив хезмәттәшлеген дәвам
итәчәкбез.
«Даими нигездә Лисичанск халкы,
мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре һәм барлык мохтаҗлар өчен кирәкле күләмдә
гуманитар ярдәм җыюны оештыра алубызда шик
юк. Әлеге зур эштә катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә», – дип
өстәде И.Метшин.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, гуманитар ярдәм
кабул итү пунктларының өзлексез эшләве өчен кирәкле барлык инфраструктура
әзерләнгән. «Казанлыларның, эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләренең күпсанлы
инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, без барлык тәкъдимнәрне
һәм мөмкинлекләрне «Игелекле Казан» фонды химаясе астында тупларга булдык. Гуманитар ярдәм
җыю һәм җибәрү тәртибе буенча эшкуарлык җәмгыяте белән берничә очрашу
үткәрдек», – дип аңлатты ул.
Йөкләрне җыю һәм
комплектлауның бердәм ноктасы итеп Горький шоссесы, 53а адресы буенча 800 кв. м
мәйданлы склад билгеләнгән. Биредә Лисичанскига һәм мобилизацияләнгән
гражданнарга җибәрү өчен җирле предприятиеләрдән йөкләр урнаштырыла һәм
формалаша. Кирәкле әйберләр исемлегендә барлыгы 200 ләп позиция бар, шул
исәптән азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, көнкүреш химиясе, төзелеш
материаллары һәм медикаментлар. Эш көннәрендә пункт 9:00 дән 18:00 гә кадәр
эшли, шимбә көнне – 9:00 дән 14:00 гә кадәр.
«Склад
эшли башлады, һәм без беренче йөкләрне кабул итәбез. Шәһәрнең 6 оешмасы хәйрия
ярдәме кысаларында 5 тонна азык-төлек һәм Лисичанск ихтыяҗлары өчен 10 тонна стрейч-пленка китерде. Моннан тыш,
дүшәмбе көнне җибәрелгән колонна Казанның юл оешмалары көче белән җыелган
беренче кирәк-ярак һәм төзелеш материаллары товарлары белән бүген килеп җитте», – дип сөйләде И.Шакиров.
Иртәгә Казанда 18
гуманитар ярдәм җыю пункты эшли башлаячак, шуларның 6 сы сәүдә объектлары
базасында, калганнары шәһәр спорт комплексларында урнашачак. Һәр нокта «Игелекле Казан» логотибы белән
билгеләнәчәк.
Монда бозылмый торган
азык-төлек кабул ителә, мәсәлән, консервлар, ярма, макарон, чәй һәм шикәр,
кием-салым һәм аяк киеме, көнкүреш химиясе һәм индивидуаль гигиена чаралары. «Әлеге товарлар ярдәм
күрсәтүнең барлык юнәлешләре буенча да бик кирәк», – дип ассызыклады спикер.
Өстәмә рәвештә, Лисичанскига
җибәрү өчен теләүчеләр өске кием, аяк киеме һәм балалар продукциясе, шул
исәптән туклану һәм подгузниклар, канцелярия товарлары алып килә ала.
Фонарьлар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм башка товарлар
мобилизацияләнүчеләр өчен файдалы. Исемлектә барлыгы 50 дән артык позиция бар.
Җыела торган әйберләрнең тулы исемлеге «Игелекле Казан» сайтында, Башкарма
комитет структураларының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында һәм ярдәм
җыю пунктларында урнаштырылган.
«Кирәкле әйберләрнең исемлеге
онлайн режимда актуальләштерелә. Көн саен шәһәрлеләрдән теләсә нинди ярдәм
кабул итәчәкбез, аны мохтаҗларның барлык категорияләренең ихтыяҗларына карап
бүләчәкбез», – дип өстәде ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Гуманитар ярдәм җыю
пунктлары көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр өзеклексез эшләячәк.
Гуманитар ярдәм җыю пунктлары:
Адоратский, 12;
Ш.Усманов, 1 (Мәскәү базары);
Копылов, 1а;
Гәрәев, 92;
Восстание, 115а;
Курск, 10Б;
Халтурин, 3 («Баско» СК);
Ленинград, 26 («Мотор» СК);
Ваһапов, 17а ( «Ак Бүре» УСК);
Гаврилов, 48а («Алтын алка» СК);
Чуйков, 8 («Ватан» СК);
Химиклар, 40 («Форвард» СК);
Җ.Фәйзи, 2а (Бокс һәм өстәл теннисы үзәге);
Футбол,1 («Локомотив» стадионы);
Гагарин, 56 («Тасма»);
Ташаяк, 2а (Үзәк стадион);
Стадион, 1а («Ракета» стадионы);
Н.Ершов, 7 («Хезмәт
резервлары» стадионы).
Гуманитар ярдәм җыю пунктларындагы эш шәһәр Башкарма комитеты структуралары
көче белән оештырылачак. Анда моңа кадәр шәһәр хәйрия чараларында катнашкан
волонтерлар җәлеп ителә.
Хезмәткәрләре үзәкләштерелгән ярдәм җыюда катнаша торган предприятиеләр әйберләрне складка
чыгаруда ярдәм ала ала. Тулырак мәгълүматны «Игелекле Казан»ның +7(843)558-74-18 кайнар линиясе телефоны аша белергә мөмкин.